Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Без бергә, гомер-гомергә…
18.04.2018
Без бергә, гомер-гомергә…
Менә шундый исем астында үткән фестивальдә катнашуыбыз белән бик шат без. Чыннан да, әлеге җыр-бию фестивале бик күптәннән башланган иде. Башта Тугызбуй зонасында, соңыннан муниципаль этаплар үтеп, фестиваль талантларны ача. 6нчы апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә узган фестивальдә катнаштык. Номинациябез “Иң талантлы гаилә” иде. Жюри алкышлар белән җавап биргәч, шатлыгыбыз эчкә сыймады. Жюрида утыручы Лидия Әхмәтованың: “Әлеге гаилә талантлы, бик көчле. Кайда, ни эшләр белән кайныйсыз?” — дип соравы, бигрәк тә Фәниснең үткәне, хыяллары белән кызыксынуы безгә канат өстәде. Фестиваль әлегә төгәлләнмәде. 18 май көнне ябылу тантанасы булачак.
Алия Арсланова, Девятерня авылы.