Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


7.06.2013

Безне кем ишетер?

 

Июнь аеның соңгы якшәмбесендә  шәhәребездә уза торган Сабантуй бәйрәмен барыбыз да көтеп алабыз. Ел саен: “Быел Сабан туе кайда була икән?”-дигән сорау туа. Чыннан да, соңгы елларда Сабан туе урыны гел алмашынып тора. Бу нәрсә белән бәйледер, гади халыкка билгеле түгел. Ләкин Татар бистәсендә яшәүче күпчелек халык “Локомотив” стадионында узган Сабантуйларны сагынып искә ала. Нигәдер анда бәйрәм чын татарча, авылча уза кебек  иде. Иртән үк якын тирәгә татар җырлары яңгырап ишетелә башлый. Гомумән,  ул көнне татарларның  бәйрәме икәнлеге башка милләт кешеләренә дә билгеле иде.

Бер уйласаң, шәhәр Сабан туеның  максаты нинди соң? Авылныкын аңлыйбыз: анда язгы кыр эшләре беткән, бакчаларда җиләк-җимеш утыртылган, өйләр юылган. Халык бәйрәм итә. Кунаклар җыелып туганнары, дуслары янына кайткан. Бәйрәмдә кыр батырларын бүләклиләр, авылда тәрбияләнгән атларны чабыштыралар, мәйдан уртасында төрле уеннарда катнашып авыл халкы hәм кунаклар көч сынашалар. Җыр-биюдә кем тели шул катнаша ала.

Ә шәhәрдә максат нинди? “Үзебезнең милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен халкыбызны җыябыз”, — дип уйлыйм мин. Чөнки бездә кыр эшләре дә юк, бүләклисе батырларыбыз, чабыштырасы атларыбыз да юк. Шулай булгач, нигә безгә әллә кайдагы парклар, ипподромнар? Анда көне буе йөреп тә танышларыңны  күрә алмый кайтасың. Шул кечкенә стадионда булса, минемчә, күпкә күңеллерәк булыр иде.

Авылдагыча, бергәләп кемгәдер кунакка җыелып керүләр була иде. Әле исемдә, 90нчы елларда, бик авыр еллар булуга карамастан, Сабан туенда лотерея уйнаттылар. Бүләкләр ул еллар өчен “саллы” гына иде. Безнең туганнар кечкенә телевизор оттылар. Андагы сөенүләр…. Җыелып кереп телевизорны көйләп, аннан соң чәйләр эчеп, сөйләшеп утыруларны хәзер дә искә алабыз. Хәзер Сабан туе ничектер бер чара уздыру булып кына тора, минемчә. Чакырылган артистлар  акчага күңел күтәрергә тырыша. Көрәшчеләр шулай ук алдан чакырылган h.б.. Ә кая соң гади халык белән тыгыз аралашу? Алар уеннарда катнаша алалармы? Ә балалар өчен нинди ял чаралары уздырыла? Уеннарга килгәндә: электән килгән гади уеннар онытылып бара түгелме? Ниндидер яңа уеннар эзләп табалар, ләкин ул уеннар кешенең сәләтен ача алмый кебек. Элек уеннар аша Сабантуйларда халкыбызның талантларын: көчлеләрен, җитезләрен, биючеләрен ачыклаганнар.

Әйтәсе килгән сүзем шул: Сабантуй Сабантуй булып калсын иде. Чираттагы уздырылырга тиешле чара гына булмасын. Оештыручылар халык фикеренә колак салсыннар иде.

Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре