Безне дә хөрмәтләсеннәр иде
Газетаның 14 июнь санында басылган «Гаделлек булырмы?» дигән язманы укыгач, йөрәгем туктагандай булды. Без иптәшем белән икебез дә — әтиләребезне күрмәгән балалар. Үз әти-әнисенә иркәләнеп үскән балаларга кызыгып гомеребез үтте. Ярый аналарыбыз ачка үтермәделәр. Ирсез, ат урынына эшләгән әниләребез безне тәрбияләү өстенә хөкүмәткә күпме салым түләделәр. Рәхмәт сүзләребез аларга дога булып барсын иде. Безгә хәзер икебезгә дә 70 яшь. Үткәнне искә алмаган бер генә көнебез дә юк, аеруча кычыткан, кузгалак, юа, алабута ашап үскән балачагыз күңелдә нык уелган. Якын-тирә авыл кешеләре Иж буена капчыклар белән киләләр иде. Ходай бәндәләр үлмәсен, дип биргәндер инде ул үсемлекләрне, хәзер ул җирләр су астында калдылар. Бәрәңге кәлҗемәсе дә безне ачтан үлүдән саклады. Тик ул кабат ката, теш үтми башлый иде.
Тормыш иптәшем Сәлимәгә дә бик күп авырлыклар күрергә туры килгән. Әнисе иртән сәгать 3тә ат карарга китеп, кичке алтыларда гына кайтып керә торган булган. «Ярый, әби кычыткан җыеп ашарга әмәлли иде», — ди ул. Аның Сабан туена кияргә күлмәге булмаган. «Отышлы заемнарның исемлеге бирелгән газета Хәдичә апаларда бар иде. Аларга барганда юл буе: «Ий, Ходаем, безгә дә уң китер», — дип теләдем» — ди. Шул вакытта 100сум акча отып, 96 сумына штапель материал алганнар. «Әбием күлмәк тегеп бирде. Ул вакыттагы сөенүләрем. 1954 елда гына чын оннан пешергән ипи ашадым. Аның тәмлелеген хәзер дә оныта алмыйм», — дип, башыннан үткәннәрне сөйли тормыш иптәшем.
Депутатлар 1945 елның 8 маена кадәр туган кешеләрнең пенсияләрен карарга, дигәннәр иде. Әле һаман да карар кабул иткәннәре юк. Сугыш ветераннары санаулы хәзер, сугыш чоры балаларының да сафлары сирәгәя бара. Олыгайган көнебездә булса да, хөкүмәт безне дә кайгыртсын иде.
Миңнехан Шәехов, Ижау шәһәре