Безнең Мәдинә
«Матурлыкның төсе нинди була?» —
дип сорадым үз-үземнән.
Озак эзләмәдем, туганкаем,
Таптым аны синең күңелдән.
Матурлык төсе ул — нык иман, җаваплылык,
Намуслылык, вөҗдан, саф йөрәк.
Җир йөзендә, аның куенында да,
Бу төснең бәясе бик кыйммәт.
Минск шәһәрендә яшәүче туганым Мәдинә Миңсафа кызы Касимова–Лумпова турында язарга утыргач, иң элек шушы шигырь юллары күңелемә килде. Чөнки туганыбыз акыллы, матур, киң күңелле. Ул һәр эшне зур җаваплылык белән башкара. Лаеклы ялга чыкканчы теш табибы булып эшләде. Пенсиягә чыккач, Мәдинә өчен икенче сулыш ачылды. Иң элек ул Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлады. Минск шәһәрендәге мәчеттә һәм “Чишмә” татар үзәгендә татар теле дәресләрен алып бара. “Сабантуй” бәйрәмен оештыруда, шулай ук төрле фәнни-конференцияләрне әзерләүдә башлап йөри. Мәдинә инглиз телен тирәннән өйрәнү курсларында да шөгыльләнә. Аның һаман чибәрлеген югалтмавына карап сокланабыз, горурланабыз.
Мәдинәнең гаиләсе дә бик матур. Тормыш иптәше Валера белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Олысы Руслан — эшмәкәр. Мәдинә оныклары Тимур белән Сафияне карарга да вакыт таба. Кече уллары Ринат АКШта Гарвард университетын тәмамлап, Бостон шәһәрендә яши, хатыны белән ике кыз бала үстерәләр.
27 декабрьдә Мәдинә Миңсафа кызына 70 яшь тула. Без аны юбилее белән котлап, тән сихәтлеге, җан рәхәте белән озын-озак хәерле гомер, бәрәкәтле мул тормышта, ире Валера белән балаларына, оныкларына куанып яшәүләрен телибез. Бу котлауларга Падера авылында яшәүче барлык туганнары һәм Илмир Касимов та кушыла.
Әминә Солтанова, Ижау шәһәре.