Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Безнең милләт үлмәгән
17.05.2017

Безнең милләт үлмәгән

26 апрель көнне Муса Җәлил исемендәге китапханәгә үз теленең язмышына битараф булмаган, телне саклау­га үзеннән өлеш кертергә теләүчеләр «Мин татарча беләм» исемле акциядә кат­нашу өчен җыелдылар. Ки­тапханәдә бу акция дүрт­е­н­­че ел рәттән үткәрелә. Бе­ренче ике елда ул Халыкара туган тел көнендә (21 февраль) үткәрелсә, менә ике ел инде апрель аенда, бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көненә багышлап уздырыла. Быелгы акциядә катнашырга теләк белдерүчеләр аеруча күп булды. Җирле шагыйрьләр, өлкән яшьтәге апалар, тәрбиячеләр, студентлар һәм мәктәп укучылары, журналистлар акциядә катнашып, бу чараның никадәр актуаль, кирәкле икәнен дәлил­ләделәр.

Беренче бүлектә катнашучылар академик, филология фәннәре док­торы, профессор Мирфатыйх Зәкиевнең туган тел турындагы язмасыннан өзек яздылар. Диктант тексты карап торышка бик җиңел булса да, тыныш билгеләрен куйганда икеләнерлек урыннар очрады. Татар мәктәбендә укыган милләттәшләр диктантны хатасыз яздылар.
Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназия, 10 мәктәп укучы­ларының күрсәткән нәтиҗәләре сөендерде. Социаль-педагогия көллиятендә белем алучы кызларның эшләрен мин кечкенә батырлыкка тиңләдем. Бу акция кысаларында алар үзләренең татарча белергә теләүләренең никадәр көчле икәнен күрсәттеләр. Телне белмәсәләр дә, әмма рухлары белән милләтебез вәкиле булып калырга теләгәннәренә күңел сөенә. Яшьләргә инша язу яки татар теленнән төрле биремнәр эшләү һәм тест сорауларына җавап бирү мөмкинлеге бирелде. Укучылар бу биремнәрне бик теләп һәм дөрес итеп эшләделәр. Акциядә катнашкан татар яшьләре җәмгыятьтә үз урыннарын табарлар, Тукаебызга ияреп, «Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы» дип әйтерләр, дип ышанасы килә иде. Бу чарада 6 санлы гимназия укытучылары Рәсилә Искәндәр кы­зы, Гөлнирә Фәнис кызы, 10 мәктәптән Фәридә Фрунзе кызы, педагогия көллияте укытучысы Вәсилә Харис кызының телебезне саклау өчен әйтеп бетергесез зур хезмәт куюларына тагын бер кат инандым. Глобальләшү шарт­ларында татар милләте өчен кайгыртучы, йөрәкләре татарлык хисе белән янучы шундый укытучыларның бар­лыгы шатландыра. Ба­­­­ры тик гаилә тәрбиясе, бер­дәм­лек кенә телебезне килә­чәк буыннар хакына саклап калачак, дигән фикердә мин. Бу чарада катнашкан яшь­ләрнең әти-әниләренә дә зур ихтирамымны җиткерәсем килә. Әти-әниләр балалары белән бары тик туган телдә аралашса, туган телнең матурлыгын күрсәтә белсә генә, тел гаиләдә яшәү коралына әверелә бит.
Акциянең икенче өлешендә, чарада катнашучылар, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты буенча әзерләнгән “Тукайча татар кодексы”ннан алган гыйбарәләргә нигезләнеп, чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрләрендә яткан тирән кичерешләрен, изге теләкләрен кәгазь битләренә төшерделәр. 107нче балалар бакчасы тәрбиячеләре үзләренең һөнәрләренә тугры калып, бәхетле балачак, кечкенәдән хезмәт тәрбиясе бирү кебек тәрбияви темаларны ачсалар, шагыйрь Ринат Батталов Габдулла Тукайның “Тәнкыйть — кирәкле шәйдер” әйтеме өстендә эшләде һәм тәнкыйть дөрес, гадел булганда уңай нәтиҗәләргә китерүен үз тәҗрибәсеннән мисаллар белән дәлилләп бирде. Чыннан да, Габдулла Тукай тәнкыйтьчегә зур таләпләр куеп, тәнкыйтьнең асылы, бурычлары, ул өлкәдә эшләүчеләрнең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында дөрес һәм урынлы әйткән. “Җәмәгать фикере белән уйнарга ярамый”, — дип кисәтеп куя бөек шагыйрь. Ибраһим Биектаулы Г.Тукайның: “Безнең милләт үлгән үкме, әллә йоклаган гынамы? Әгәр милләтне йоклаган, дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә вә башка милләтләрнең әллә нинди каты вә йөрәк яргыч тавышлануларына уянырга кирәк иде”, — дигән соравына “Бәргәләнә татар җаны” исемле шигыре белән җавап бирде.
Тукайны көй-җырсыз күз алдына китерүе бик кыен. Үзләре дә җырга-моңга гашыйк Рәзилә Нурисламова һәм Дания Бор­һанова “Ни өчен халык җыр­ларына әһәмият бирергә кирәк?” дигән сорауга җавап яздылар. Һәр елдагыча әниләр темасы бик актуаль булып кала. “Оҗмах — аналарның аяк астында, ул оҗмах капкалары әниләренең кадерен белгән, хөрмәт иткән һәркемгә дә ачык. Әнигә явызлык эшләгән бала оҗмахның исен дә иснәмәс, дигән Мөхәммәт (с.г.в.)”, — дип яза инде дүртенче ел бу чарада катнашучы Гөлисә ханым Зарипова. Милләт турындагы иншаларда укучылар татар булулары белән горурлануларын язалар.
Бөек шагыйребез туган көнне уздырылган бу чара күңелдә бары якты хисләр генә калдыргандыр дигән ышаныч белән, мин акциядә катнашкан барлык милләттәшләремә рәхмәт әйтәм. Милләтебезне милләт итеп, халкыбызны халык итеп саклаган ана телебез өчен горурлану, аның язмышы өчен чын күңелдән кайгырту — һәрберебезнең төп бурычы булсын. Ана телебезнең кадерен белик, аны хөрмәтлик, саклыйк һәм үстерик!

Рәмзия Гыйззәтуллина, Ижау шәһәре.
Муса Җәлил китапханә исемендәге хезмәткәре.