Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Безнең белән калыгыз!
15.08.2013

Безнең белән калыгыз!

Әйләнә дә килә язлар, әйләнә дә килә көзләр дип җырланганча, барлык матбугат чаралары әле кайчан гына 2013 ел өчен, икенче яртыеллык өчен газетага яздыру мәшәкатьләре белән янып яшәгән иде. Инде алда 2014 ел өчен матбугатка язылу кампаниясе тора.

Хәзерге базар мөнәсәбәтләре хөкем сөргән, алдынгы технологияләр киң колач җәйгән заманда матбугат чараларына үз-үзләрен саклап калу, абунәчеләрен югалтмау бик авырдан бирелә. Элек тиражлары 100 меңнән дә артып киткән Татарстан, Удмуртия республика газеталарының абунәчеләре саны хәзер 1-2 дистә меңгә дә тулмый. Күп очракта газеталарның киләчәге юк, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Ләкин ничек кенә булмасын, газета-журналлар, шул исәптән безнең “Яңарыш” та яши, абунәчеләрен югалтмас өчен төрле юллар эзли.

Һәр елны матбугатка язылу кампаниясендә газета-журналларның редакцияләре үз казаннарында үзләре генә кайнасалар, быел югарыдан игътибар булуы бераз өмет уята. 12 августта узган Удмуртия Дәүләт Советы аппарат киңәшмәсендә почта хезмәтенең канәгатьләнерлек булмавы, газеталарның абунәчеләргә вакытында илтеп тапшырылмавы турында сөйләшү булды. Әлеге мәсьәлә 16 августта Удмуртия Дәүләт Советының милли сәясәт, иҗтимагый куркынычсызлык, Дәүләт Советы эшен оештыру һәм регламенты буенча даими комиссия рәисе Энвиль Касимов уздырган киңәшмәдә дә каралды. Җыелышта Дәүләт Советы депутаты, “Россия почтасы”ның Удмуртиядәге бүлеге директоры Юрий Кайгородов, мәдәният, матбугат һәм мәгълүмат министрының беренче урынбасары Сергей Васильев, республика газеталары һәм журналлары редакторлары катнашты. Юрий Кайгородов газеталарның вакытында ияләренә барып җитмәвен почтальоннарның хезмәт хакы түбән булуы һәм, шул сәбәпле, почтальоннарның даими алышынып торуы белән аңлатты. “Авыл җирләрендә кайбер почтальоннар я исереп, я авырып эшкә чыга алмый, ә аны алыштырыр кеше юк. Тиздән бу өлкәдә хезмәт хаклары арту көтелә. Шуннан соң хәл уңай якка үзгәрер дип уйлыйм”, — диде ул. Редакторларның почтальоннарның газетага яздыруны артык эш дип исәпләүләре, бу хәлне үзгәртү юлларын табу турындагы сораулары җавапсыз калды. Юрий Кайгородов матбугатка яздыру кампаниясендә район һәм шәһәр җитәкчеләре дә җаваплылык тойсыннар иде дигән теләген белдерде. Энвиль Касимов Хөкүмәт югарылыгында матбугатка язылу һәм абунәчеләргә тарату проблемасын хәл итүне даими тикшереп торучы эшлекле төркем булдырырга, тиз арада Татарстан һәм Башкортостан Республика газеталарын нәшер итү, финанслау һәм тарату тәҗрибәсен өйрәнеп, тәкъдимнәр әзерләргә һәм ярдәм сорап Президентка мөрәҗәгать итәргә дигән фикерен җиткерде.

Әлбәттә, әлеге сөйләшүләр эзсез югалмас, дип ышанасы килә. Ә нәтиҗәсе ел азагында, язылу кампаниясенә йомгак ясаганда күренер. Тик тиражны кемдер җыеп бирер, алма пеш, авызга төш дип көтеп ятар чак түгел. Шуңа күрә дә “Яңарыш” газетасы редакциясе һәрвакыттагыча үз укучыларын кайгыртуын дәвам итә. Газетага яздыру һәм тарату буенча үз нокталарыбыз быел да эшләүләрен дәвам итәчәк. Рамазан бәйрәме уңаеннан редакциядән, үз нокталарыбыздан барып алу шарты белән ташламалы бәяләрдән язылу оештырдык. Форсаттан файдаланып, Рәшит Ситдыйков, Гөлисә Зарипова, Розалия Хәкимова, Мәхмүт Нуретдинов, Зөһрә Камалиева, Флүрә Гыйльванова тиз арада милләттәшләребезне газетага яздырдылар. Тагын бер шатлыгыбыз бар: изге бәйрәм көнендә Машина төзүчеләр шәһәрчегендә быел беренче тапкыр үз ноктабыз барлыкка килде, аны Тәскирә Сәйфетдинова (Машиностроительләр урамы, 31 йорт, тел. 61-41-65) оештырды. Шушы тирәдә яшәүчеләр Тәскирә апага мөрәҗәгать итеп, газетага языла алалар. Редакция эше дип кенә карамыйча, безгә ярдәмгә алынган һәркемгә, милли басмабызга беренчеләрдән булып язылган 100дән артык милләттәшләребезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Газетага яздыру һәм тарату ноктасын һәркем оештыра ала. Моның өчен кимендә 10 кешене газетага яздырырга кирәк. Болай иткәндә күпкә очсызрак та (елга -220 сум), ә почтадан язылганда — ярты елга 231 сум 36 тиен. Газетага һәркөнне элемтә бүлекләре, “Информпечать” киосклары, редакциянең үз нокталары аша язылырга мөмкин. Үзегезгә уңайлы һәм кулай юлны сайлап алып, безнең белән калырсыз, дип ышанабыз.

Рәмзия Габбасова