Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


14.06.2017

Безнекеләр

18 июнь — Медицина хезмәткәрләре көне
Теләк теләгәндә, яшьләргә, беренче чиратта, саф мәхәббәт теләсәк, өлкәннәргә — саулык-сәламәтлек. Чынлап та, сәламәтлекнең кадерен өлкәнәйгәч ныграк аңлыйсың.
Район хастаханәсенең терапия бүлеге кызлары дус, бердәм коллектив булып эшли. Һәммәсенең эш стажы дистә еллар белән исәпләнә. Менә бәбкәләрен үз янына җыйган каз кебек һәрберсенең тынычлыгын, иминлеген кайгыртучы өлкән шәфкать туташы Әлфия Мөстәкыймова. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, дусты Эльза Рабик кызы белән Алабуга медицина көллиятенә шәфкать туташлары булырга хыялланып чыгып китә алар. Шуннан соң күпме сулар аккан да, күпме гомер үткән? Әз түгел икән: иңгә-иң куеп сәламәтлек сагында хезмәт итеп, 30 ел узган. Ул вакытта нинди җаваплы һөнәр сайлауларын аңлап та бетермәгәннәрдер кызлар, ә менә эшли-эшли, авфрлыкларны җиңә-җиңә үз эшләренең остасы булып җиткәч, үз җилкәләренә нинди йөк алуларын һәм аны тартып баруы вакыт-вакыт бик авыр да булганын аңлый алар, ләкин бу һөнәрне сайлауларына һич үкенмиләр.
Терапия бүлегендә эшләүче кызларны мин “үзебезнекеләр” дим. Чөнки монда яртысы диярлек Исәнбай кызлары. Авыргач, Ижау хастаханәсендә дәвалану мөмкинлеген тәкъдим итсәләр дә, мин “үзебезнекеләр” янында калдым. Ләйсирә Шакирова (Шәяхмәтова) — күршемдә үскән кыз. Әти-әнисе кебек үк тырыш, хезмәт сөючән, итагатьле. Ләйсән Разим кызы әнисе Римма апага охшаган, бераз гына горур кыяфәтле, әмма ул һәр минутта һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торучы шәфкатъ туташы.
Елмаю дигәннән, биредә кызлар барысы да елмаеп кына йөри. Гаиләдәге, әйләнә-тирәдәге борчу-мәшәкатьләрен ишекнең тышкы ягында калдырып, елмаеп, үз сменаларына эшкә киләләр. Дарулар гына түгел, нәкъ менә аларның җылы мөнәсәбәте, елмаюлары да авыруларга шифа булуын күптән аңлаганнар бу ак халатлы шәфкать ияләре. Тагын бер “үзебезнеке” калган икән бит әле: Исәнбай килене Рәшидә Борисова. Тумышы белән Кизнердан. 23 ел элек Әгерҗе район хастаханәсенә шәфкать туташы итеп билгеләнгән кыз тормыш иптәшен дә шушында тапты һәм шушында төпләнеп тә калды. Исәнбай кызлары дигәннән, алар турында кемнәндер: ”Эльза Таһировна кызлары алар. Ул урнаштырды аларны”,- дип ишеткән идем. Ни генә булса да, үзе дә бөтен гомерен кешеләрнең сәламәтлеген сак­лауга багышлаган хөрмәтле авылдашым ялгышмагандыр. Бер гаилә булып, бер-берсенең борчу-мәшәкатьләрен, шатлык­ларын бүлешеп яшиләр кызлар. Әгерҗе кызы Рәзилә Латыйпова 25 ел биредә. Тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган ханымга еш кына бүлектә өлкән шәфкать туташы вазифаларын да башкарырга туры килә. Гөлнур Нигъмәтҗанова да менә 25 ел инде Иж-Бәйки белән Әгерҗе арасында. Элеккерәк елларда, машина көтеп, тукталышларда басып торырга туры килгәләсә, хәзер Гөлнур ханымны ире, я уллары китереп куя, бер дә булмаса, руль артына үзе утырырга да күп сорап тормый. Алнаш кызы Лилия Фәиз кызына да биредә эшли башлавына киләсе елга чирек гасыр була. Татар кызларының серләшкәннәрен аңларга теләгәндәй, алар янында серле генә елмаеп, Лариса, Анастасия йөриләр. Соңгысы хастаханәдә сигез генә ел эшләсә дә, өлкән хезмәттәшләре арасында ул да үз эшенең остасы булып бара. Холык-фигыльләре төрле булса да, үз эшләренә бирелгән булулары бербөтен итә ак халатлы шәфкать ияләрен. Кызларны бернәрсә борчый: ни сәбәпледер бүлектә соңгы вакытта табиблар еш алмашына. Алар элекке елларда бергә эшләгән остазлары Ләйсирә Фәиз кызын, Тәнзилә Гозәер кызын сагынып искә алалар. Әле быел гына терапия бүлегенә мөдир итеп билгеләнгән Олеся Сабировага да зур өметләр баг­лый кызлар. Хезмәттәшләренә дә, авыруларга да бик игътибарлы яшь табибә.
Бүлектә чисталык, пөхтәлек, тынычлык хөкем сөрә. Анжела, Айсылу, Гөлчәчәк, Алия, Рау­шания, Әлфия, Халисә — чисталык, пөхтәлек, тынычлык сакчылары. Ә Надежда белән Рита ашханәдә пешкән тәмле ризыкларны үзләренең елмаюлары, җылы сүзләре белән тагын да тәмләндереп, авыруларга өләшәләр.
Ун көн хастаханәдә ятканда, шуны аңладым: адәм баласы өчен сәламәтлектән дә мөһимрәк берни дә юк. Ә синең сәламәтлегеңне кайгыртып торучылар булганда, авырулар җиңеләя сыман. Рәхмәт сезгә!

Розалия Кәримова, Яңа Авыл.