Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Безнекеләр — форумда
23.11.2016

Безнекеләр — форумда

15-18 ноябрь көннәрендә Казанда “Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы” дип исемләнгән яшьләрнең белемнәрен үстерү форумы узды. Форум “Идел” яшьләр үзәгендә үтте. Форумда Татарстаннан, илебезнең 8 регионыннан һәм дөньяның 13 иленнән килгән, 35 төрле милләттән булган 180 делегат катнашты. Форумда катнашу өчен милли тематикага багышланган видеоролик төшерергә кирәк иде. Әлеге видеоларның нәтиҗәсе буенча сайланып алынган делегатлар эссе яздылар.

Катнашучылар 4 юнәлеш буенча эшләү өчен 12 кешедән торган 10 төркемгә бүленделәр: iстория-квест, массакүләм мәгълүмат чараларының компетенциясе үзәге, “Пара план” һәм «Кибер» сакчылары.

Мин “ істория-квест” юнәлеше буенча эшләдем. Безгә квестлар язу буенча теория өлешен тәкъдим иттеләр. Башта без аларда үзебез катнаштык, аннан соң инде үзебез язып карадык. Хәзер минем кулымда әзер квест бар, аны ижауда тормышка ашырырга уйлыйбыз.

Дүрт көн эчендә  Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, яшьләр һәм спорт эшләре буенча минситр урынбасары Рөстәм Гарифуллин һәм башка бик күп  дәрәҗәле кешеләр белән танышырга, аралашырга мөмкинлек булды.

Форумның төп максаты:  халыклар дуслыгы иде! Һәркемнең төрле милләт вәкилләре белән танышу, аларның традицияләрен, мәдәниятен өйрәнү мөмкинлеге бар иде. Минем өчен иң мөһиме – Татарстан буенча гына түгел һәм бөтен дөнья күләмендә яңа танышларым барлыкка килде.

Барлык катнашучыларны. Форумның ахырында иң актив яшьләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Алар арасында мин дә бар идем.

Казаннан бик күп эш планнары, проектлар белән кайттым.

Гөлфия Әхтәмова,

“Иман” татар яшьләре берлеге рәисе, Ижау шәһәре.

*Квест – реаль тормышта барган уеннар.