Безнекеләр – дөньякүләм чемпионатта
200 укучы Казанга дөньякүләм һөнәри осталык чемпионатына юл алды.
22-27 август көннәрендә Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 («Ворлдскиллс») дөньякүләм чемпионаты узачак. Чемпионатка барлыгы 85 мең мәктәп һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары җыелыр дип көтелә. Удмуртиядән әлеге чемпионатка 200 укучы китте. Алар — «Яшь профессионаллар (WorldSkills Россия)» хәрәкәте чемпионатлары, башка олимпиадалар һәм башка һөнәри осталык конкурслары җиңүчеләре, призерлары.
“Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча уза торган дөнья чемпионаты – эшче профессияләрнең дөньякүләм конкурсы. Анда 25 яшькәчә булган яшь белгечләр иң яхшы исемен яулау өчен ярышалар. «Ворлдскиллс»ның максаты – профессиональ белем алуны таныту һәм эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру.
Дөньякүләм WorldSkills Kazan чемпионаты вакытында Татарстан башкаласында илледән артык мәдәни һәм күңел ачу чарасы узачак.
Тагын шунысын да әйтеп узарга кирәк: Ижауда “Мәгариф” милли проекты кысаларында тизләтелгән һөнәри әзерлек үзәге булдырылачак. Әлеге үзәктә иң перспективалы һөнәрләр һәм компетенцияләр буенча дөнья стандартлары һәм шул исәптән «WorldSkills» стандартлары буенча һөнәри белем бирү 2021 елда башланачак.