Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Безнекеләр булдырдылар!
9.03.2017

Безнекеләр булдырдылар!

Ижауда милли-мәдәни оешмалар арасында футбол буенча IX Республика чемпионаты узды. Татарлар данын һәр елдагыча “Иман” татар яшьләре берлеге командасы яклады. Егетләр бу юлы да сынатмады. Алар III урынга лаек булдылар. Спортчыларга “Иман” яшьләре берлеге активистлары, “Татар кызы — 2017” конкурсында катнашучы кызлар көч биреп торды. “Егетләребезнең беркайчан да беренче өчлектән төшеп калганнары юк. Бу юлы да уеннан алган барлык хис-тойгыларны әйтеп бетерерлек түгел. Шундый көчле, уңган татар егетләре булганга без сөенәбез. Без — булдырабыз!” — дип, үз рәхмәтләрен җиткерделәр җанатарлар.