25.12.2019
Бездә – Чыршы бәйрәме
Балалар Чыршы бәйрәмен ел буе сагынып көтеп алалар. Кызганычка каршы, соңгы елларда бу бәйрәм мәктәпләрдә зурлап оештырылмый. Әмма Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе укуда һәм класстан тыш чараларда уңышларга ирешкән балаларны ел саен Халыклар дуслыгы йортына җыеп, зур бәйрәм ясый. Быел тамашаны Казаннан килгән Гөлнара Гайнетдинова җитәкчелегендәге иҗат төркеме куйды. Балалар чыршы тирәсендә төрле уеннар уйнадылар, җырладылар, җитезлекләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Тамашаның тулысынча татар телендә баруы сөендерде. Соңыннан Кыш бабай «Центральная» стоматология салоны директоры Равил Шәрифуллин тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләрне таратты.