Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Бездә дә бар батырлар
24.07.2014

Бездә дә бар батырлар

Соңгы атналарда Ижау шәһәре кинотеатрларында «Иван Поддубный» дип аталган фильм күрсәтелә. Берничә тамашачы тарафыннан бик яхшы бәяләмәләр ишеткәч, ял көннәренең берсендә әлеге фильмны мин дә карадым. Искитәрлек картина! Актерлар да җанлы уйный. Фильмның сюжеты яхшылап уйланылган һәм чынбарлыкны чагылдыра, артык су кушылмаган. Ә Поббудный үзе — бүгенге көн яшьләре өчен үрнәк герой. Әмма язасы килгән фикерем әлеге фильм турында гына түгел. Шулай килеп чыкты ки: узган атнада Иван Поддубныйга бәйле вакыйгалар, әйтерсең үзләре мине эзләп йөрде.

Дүшәмбе көнне эш сәгатемне гадәттәгечә башлап җибәрә алмый утырдым. Чөнки кичен кинотеатрдан алган кичерешләрем әле сүрелергә өлгермәгән иде. “Яңарыш” редакциясенә бик күп тарихи язмалар күтәреп Ижау татарларының күбесенә таныш мәгърифәтче Фәнүс Газизуллин килеп керде. Милләттәшебез Гата Кутузов тарафыннан 1760 елдан алып 1950 елга кадәр Ижау шәһәрендә булган мөһим вакыйгалар теркәп барылган “Ижевская старина” кулъязма-китапны ачып актаруым булды, күзем 1937 ел язмасына төште:
“Ижау циркында узган чемпионатта көч сынашучы һөнәри көрәшчеләр арасында бар дөньяга исеме танылган алты тапкыр дөньякүләм чемпионы, әле бер тапкыр да җиңелмәгән Иван Поддубный да катнашты. Цирк аренасына көрәшергә чыкканда, аның турында әлеге чараның арбитры менә шулай дип игълан итте. Бувакытта аңа 60 яшь иде. Ул инде атлетик тән төзелешле түгел иде. Ул тәмәке тартмый, спиртлы эчемлекләр кулланмый икән. Буе 180 см, тән авырлыгы 120 кг…” дип язылган анда.
Әйе, дөрестән дә, тумышы белән Украинадан булган Иван Поддубный чемпионнарның чемпионы була. Аның көче, корыч холкы турында легендалар чыгаралар. 50 яшендә дә көчле яшь атлетларны җиңел генә егып сала торган була ул.
Әлеге кулъязма-китап белән танышып утырганда, тагын бер милләттәшебез килеп керде. Ул керәшен — Михаил Землянов, шулай ук Поддубный белән бәйле вакыйганы уртаклашырга сугылган. Аның да хатирәләре “Иван Поддубный” фильмын карагач яңарган.
…1957 елда Ленинград шә­һәрендә классик көрәш буенча Иван Поддубный исемендәге турнир уздырыла. Биредә Советлар Союзының барлык республикаларыннан, Владивос­токтан алып Кишиневка кадәр иң көчле иң зур авырлыктагы көрәшчеләр чакыртыла. Алар арасында Ижау шәһәреннән Михаил Землянов та була һәм ул барлык көч сынашучыларны җиңеп, беренче урынны яулый. Ул вакытта аңа 25 яшь була. Михаил Землянов — бар гомерен көрәшкә, яшь спортчылар әзерләүгә багышлаган шәхес. Ул яшьтән үк Иван Поддубныйдан үрнәк алуын, аңа ошарга тырышуы турында әйтте.
«Киномакс» үзәгендә “Иван Поддубный” фильмының премь­ерасын карарга Михаил Землянов та барган. Аны биредә зур кунак буларак каршы алганнар. И. Поддубный исемендәге турнирның җиңү Кубогы иясе белән бергә фотосурәтләргә төшкәннәр. Әлеге фильмны карау өчен иң яхшы залга билет, истәлекле бүләк тапшырганнар. Өлкән спортчы мондый игътибардан бик канәгать калган. Әйе, Гата Кутузов, Михаил Землянов кебек үзенчәлекле, танылган кешеләребезне белергә, хөрмәтләргә кирәк шул. Алар — безнең төбәкнең горурлыгы.

Элмира Нигъмәтҗан.