Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Безгә кем ярдәм итәр?
31.05.2012

Безгә кем ярдәм итәр?

«Яңарыш» газетасының 11 май санында Фәнис Арслановның «Акча бирәләр, диләр» мәкаләсен укыдым. Безнең Үтәгән авылыннан бер гаиләдән 4 ир-егет сугышка киткән: Мулламөхәммәт, Хәйдәр, Әхәт, Мирсәет Нәҗметдиновлар – берсе дә әйләнеп кайтмады. Әнием: «Берсе булса да кайтсын иде», — дип елый иде. Әткәй 1941 елда сугышка киткән (миңа ул вакытта 3 яшь була). Әнкәй тракторчы булып эшләгән, авыр эштән II группа инвалидлыкка калды һәм озак яши алмады: бакыйлыкка күчте. Кул арасына керә башлаганчы мине әбием карады. Ул Исәнбайдан килеп йөри иде.

Миңа 12 яшь тулгач, әнкәйнең Красноярскида яшәгән энесе мине үз янына алды. Аның хатыны мине үз кызыдай каршы алды.

Ир-атлар сугыштан аз кайтты, әтиләре булган балаларга бик кызыга идем.

16 яшемдә Сарапулга килдем, кожкомбинатка эшкә кердем. Шуннан бирле Сарапулда яшим. Бүген миңа 74 яшь. Ирем, мине ялгыз калдырып, 2004 елда мәңгелек йортка күчте. Өй түбәсеннән яңгыр суы үтә, йортның фундаменты тарала, булышучы беркемем дә юк. Хәзер бит үз теләкләре буенча чит илләргә ял итәргә, күңел ачарга барып, ниндидер фаҗигадә һәлак булганнарның гаиләләренә  компенсация рәвешендә акчалар бирәләр. Безнең әтиләр: «Ватан саклыйбыз», — дип фронтка китеп, яу кырларында ятып калдылар. Аларның гаиләләренә дә ярдәм кирәк, бу хакта уйлаучы бар микән?

Флүрә Шакирова, Сарапул шәһәре