Безгә зарланырга оят
22-24 августта Ижау шәһәрендә Халыкара балалар өчен инклюзив иҗади уеннар үтте. Анда 2800 меңнән артык бала катнашты. Араларында милләттәшләребез дә бар иде. Сезне алар белән таныштырабыз.
Фестиваль шәһәребезнең төрле мәйданчыкларында барды. Миңа Удмуртия милли китапханәсендә узган «Нәфис сүз», «Рәсем» номинацияләрендә катнашырга туры килде. Конкурс башланганчы ук китапханә гөрләп тора иде. Катнашучыларны физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар дип әйтергә тел дә әйләнми, алар әниләре янында мәш киләләр, башкалар белән танышалар, аралашалар. «Эх, язмыш, бер гөнаһсыз балаларны ник сыныйсың икән?» – дигән уйларга бирелеп, карашым белән катнашучыларны күзлим. Можгадан Хәким Газизуллинны күреп, аптырап та калдым. Хәким – Габдерәшит хәзрәт Газизуллин белән Әлфия ханымның улы. Ул «Яңарыш» газетасы уздырган бәйгеләрдә, Коръән уку конкурсында катнашып, җиңүләр яулый. Аның сәләтенә, үҗәтлегенә таң калырлык. Әлбәттә, бу – әтисе һәм әнисенең зур тырышлыгы. Бу юлы да ул «Нәфис сүз» номинациясендә катнашты.
«Конкурсларда катнашу балалар өчен бик мөһим. Алар тормышта үзләренең кирәклеген аңлыйлар. Тәҗрибә туплап, мөмкинлекләрен арттыралар. Башкаларга карап, мин дә шулай булдыра алам, дип әйтәләр. Физик яктан нинди генә кимчелекләр булмасын, һәр бала да сәләтле. Балаларга әлеге сәләтләрен арттырырга иң беренче чиратта әти-әниләре ярдәм итәргә тиеш. Мондый чараларда катнашу аларга төрле яктан үсәргә ярдәм итә, балалар үзгәрә. Без 2019 елда Казанда узган Җәлил укуларында катнашып, икенче дәрәҗәдәге лауреат исемен алдык. Шуннан соң Хәким үзенең булдыра алуын аңлады. Тагы да тырышып укый башлады. Шулай ук ул мондый чараларда үзенә дуслар таба», — дип сөйләде Әлфия ханым. Хәким бу юлы да сынатмады. Шигырен сәнгатьле итеп сөйләп, катнашучы дипломына ия булды.
«Рәсем» номинациясе уздырылган бүлмәгән кергәч, таң калдым. Әлеге рәсемнәрнең матурлыгына искитәрлек. Балалар аларны төрле юллар белән ясаган: пумала, губка, төсле карандашлар кулланганнар. Менә кызын коляскага утырткан бер әни жюри әгъзаларына кызып-кызып рәсемнең ничек ясалганын аңлата, кызы турында да сөйләп алырга өлгерә. Ә үзе шундый бәхетле елмая! Бүген аннан да бәхетле әни, аның кызыннан да сәләтле бала дөньяда юк! Шулай булмый ни! Якынрак килеп, аның иҗатына мин дә күз салдым. Искитәрлек! Сау-сәламәт кешенең барсына да шундый сәләт бирелми әле. Рәсемнәрнең авторы – Казаннан Гүзәл Гайнетдинова. Аңа 12 яшь. Кечкенә рәссам — Можга кызы. Аның гаиләсе Казанга берничә ел элек күченгән. Гүзәл үзе утыра алмый, йөрми, сөйләшми. Ләкин Аллаһы Тәгалә аңа ишетү, күрү сәләтен, искиткеч акыл биргән. Гүзәл шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр яза. Күбесе Татарстанның газета-журналларында басыла. Татар, рус, инглиз телләрендә иркен аралаша. «Текстларны ул хәрефләргә бармаклары белән төртеп яза. Психологик темаларга уйланырга, фикер йөртергә ярата. Без аны кечкенә философ дибез. Рәсемнәрне савыт-саба юа торган губка, бөгәрләнгән фольга, таякчыкка төрелгән мамык белән ясый. Гүзәл гомуми белем бирүче мәктәптә гади программа буенча укый. Мәктәптә аны бик яраталар. Сыйныфташлары коляска белән йөрергә ярдәм итәләр. Безнең тормышка зарланып ятарга вакыт юк. Кызыбызга төрле яктан үсәргә ничек тә булса ярдәм итәсебез килә. Конкурста «Нәфис сүз» номинациясенең «Авторлык» бүлегендә дә катнашабыз. Мин Гүзәл язган хикәяне укыячакмын.
Ә кызым язган бер әсәр буенча тиздән мультфильм төшерергә әзерләнәләр. Булачак режиссер шулай ук кечкенәдән сәламәтлеге чикләнгән кыз булачак. Физик яктан чикле булсалар да, мөмкинлекләре чикләнмәгән шул аларның. Ә мондый конкурслар балаларыбызның сәләтләрен үстерергә, аларны төрле яктан ачарга тагы да ныграк ярдәм итә», — дип сөйләде Гүзәлнең әнисе Диләрә ханым.
Бу балаларның үзләренә, аларның әти-әниләренә карагач, «ах» итәсең. Сау-сәламәт килеш тормышка зарланганыңны уйлыйсың да, оят булып китә. Менә кайда ул ихтыяр көче! Ә әти-әнинең баласына карата иксез-чиксез мәхәббәт хисе барлык каршылыкларны, авырлыкларны үтәргә ярдәм итә. Хәкимгә дә, Гүзәлгә дә һәм башка балаларга, аларның ата-аналарына зур-зур уңышлар, җиңүләр, ныклы сәламәтлек телибез!
Эльвира Хузина.