Безгә дә үрнәк, илгә дә кадерле
Хәзер заманасы шундый – даруханәләрдән даруларны күпләп сатып алабыз. Якындагы даруханәдә бер мөлаем, сабыр, тыйнак фармацевт кызга игътибар иттем. Кешеләргә карата бик җылы мөнәсәбәтле, кеше хәленә керә белә. Аннан соң мин аны “Татар мәдәнияте үзәге”ндә, татар телен өйрәнү курсларында кабат очратып, якыннан таныштым.
Альбина Гобәйдуллинага 27 яшь. Ижауда 2013 елда медицина көллиятен тәмамлап, Сарапул даруханәләренең берсендә эшли башлый. Булачак ире Рөстәм белән дә нәкъ шушы даруханәдә таныша. Рөстәм дару алырга керә һәм Альбинаны бик ошата. Ошатмаслык та түгел шул! 2014 елда өйләнешәләр, кызлары Ралинәгә 4 яшь. Ни өчен фармацевт һөнәрен сайлавы турында кызыксынам. “Кешеләргә ярдәм итәсем килде” , — ди ул. “Ни өчен татар телен өйрәнергә булдың?” – дип тә сорамый булдыра алмадым. “Ирем Рөстәм татар телендә иркен аралаша, ә миңа авыррак иде аралашуы. Татар теле курслары турында “ВКонтакте” социаль челтәрендә игълан күрдем дә, туган телемне тирәнрәк өйрәнәсем килде. Сентябрь аенда яңадан курслар башлангач, кечкенә кызымны да балалар өчен оештырылган татар теле курсларына йөртәчәкмен. Дәресләргә килгәч милләттәшләрем белән рәхәтләнеп аралашу миңа бик ошый”, — ди Альбина.
Ул кечкенәдән спорт белән дус. Ирекле көрәш белән шөгыльләнә, спорт мастеры кандидаты. Төрле шәһәрләрдә ярышларда катнашкан: Чабаксар, Мәскәү, Пермь, Кемерево, Мамадышта беренче урын яулый. Осталыгына шаккатарсың! Ире белән төрле шәһәрләр буенча сәяхәт итәргә яраталар икән. Күптән түгел фатирдан үз йортларына күчкәннәр. Әнә шулай, барысына да өлгереп яшиләр икән, сөбханаАллаһ!
Альбина тәртипле, яхшы тәрбия алган, шуңа күрә матур тормыш та кора алган. Милләттебезгә, шәһәребезгә аларның күркәм гаиләләре, Альбина кебек яшьләр бик кирәк!
Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.