Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Безгә бәхет елмайды
15.08.2013

Безгә бәхет елмайды

2008 елда Казанны Бөтендөнья студентларының XXVII Җәйге универсиада башкаласы дип игълан иттеләр. Ул вакытта мин инде “Иман” татар яшьләре берлегенә йөри идем. Ел саен Казанда узучы татар яшьләре көннәрендә, ике елга бер тапкыр уздырыла торган Бөтендөнья татар яшьләре форумында булдым. Башка сәбәпләрне дә исәпкә алсаң, ел саен 2-3 мәртәбә Казанда булырга һәм аның ничек үскәнен, яңарганын һәм көннән-көн матурлана баруын күрергә туры килә иде. Биш ел эчендә Казан аеруча танымаслык булып үзгәрде. Универсиадада, ишетеп белүемчә, 64 спорт корылмасында ярышлар узды. Шуларның 30ы Универсиадага әзерлек барган чорда төзелгән.

Универсиадага бару бәхете “Иман” татар яшьләре берлегеннән 1 егет, 3 кызга елмайды.

“Иман” рәисе Ринат Фәйзуллин бу олы чараның ачылу тантанасында катнашты. Ә 45 мең тамашачы сыйдырышлы, Җир йөзендә тиңнәре булмаган “Казан-Арена” спорт корылмасында үткәрелгән Универсиаданың ябылу тантанасында катнашу Ижау кызлары Ләйсирә Гатауллина, Гөлнара Гыйләҗетдинова һәм миңа насыйп булды. Бу тантанага безне Бөтендөнья татар конгрессы чакырды. 200ләп егет-кыз тагын да очраштык, арада элеккеге танышларыбыз да бар иде. Гомумән алганда, бу өч көн эчендә алган тәэсирләребез язып кына бетерерлек түгел. Ә Универсиада уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы биргән истәлекле бүләкләрне бу көннәрнең матур хатирәсе итеп мәңге сакларбыз. Йомгаклап әйтәсе килгән сүзем шул: безгә ышаныч белдергән “Иман” татар яшьләре берлегенә һәм Казандагы Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәт. Ышанычларыгызны аклап, алдагы көннәрдә дә бергә-бергә эшләү насыйп булсын. “Иман” оешмасының дәрәҗәсен тагын да арттыру юнәлешендә армый-талмый эшләрбез.

Зөлфия Әхмәтова, Ижау шәһәре