Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - БДИ илендә үзгәрешләр
31.03.2012

БДИ илендә үзгәрешләр

Узган сайлауларда президентлыкка кандидатларның кайберләре авызыннан: «Бу Бердәм дәүләт имтиханын юкка чыгарырга кирәк», — дигән сүзләр яңгыраса да, бүгенге көнне аларның фикерләре чынга ашудан бик ерак. Киресенчә, быелгы уку елында БДИ тапшыру тагын да катлаулырак булачак. Рособрнадзор мәгълүматына таянсак, 2012нче елда бу өлкәдә яңа тенденция барлыкка килә: тестларны дөрес итеп тамгалау урынына, тирәнтен җавап бирергә кирәк булачак. Ә тарих, җәмгыять белеме, әдәбият, биология, география, информатика фәннәре буенча андый тестларның саны бермә-бер кимиячәк.

Федераль Педагогик тикшерүләр институты директоры Андрей Ершов әйтүе буенча, тарих фәнен бирүчеләр алдында җитди кыенлык туа, чөнки алар тарихи шәхес турында инша язачаклар. Укучыларга төрле дәверләрдә яшәгән һәм эшләгән тарихи шәхесләр темасы тәкъдим ителәчәк. РФ фән һәм мәгариф министрлыгы бу хакта быел гына сүз кузгалтса да, мин үзем тарихи шәхесләрнең тормыш юлын укучыларга өйрәтүне гамәлгә 15 ел элек керттем. Мондый бирем, минем уйлавымча, бик кулай ул. Ләкин аны язар өчен күп белергә кирәк. Хәзерге вакытта миңа студентларга гына түгел, мәктәптә дә дәрес бирергә туры килә. Укучыларның тарихны бөтенләй белмәвенә исем-акылым китә. Укучыларның җавапларын бергә җыеп, фельетон язарга була: «Явыз Иван XIX гасырда яшәгән, Василий Блаженный соборын үз куллары белән салган», «Петр I Рюриковлар династиясе вәкиле, XVI гасырда Балтик диңгезенә чыккан», «Николай I террорист үтергән»…

Тарих фәнен яхшы белә дип саналган укучылар да бу өлкәдә бик сай йөзә.

Мин бүген өстәмә белем алу системасында тарих буенча имтихан бирергә җыенучылар белән эшлим. Алар да тарихи шәхесләрне бутап бетерәләр, тулы, эчтәлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Бу ни өчен шулай соң? Минемчә, моның сәбәбе тарих дәреслекләренең сай эчтәлекле булуында. XX гасыр ахырында 76 дәреслек чыкты, шуларның 7сен апробацияләүдә авторлар мөрәҗәгате буенча мин дә катнаштым. Кацва, Юрганов, Зырянов, Загладин, Сорока-Цюпа, Левандовский, Щетинов кебек тарихчыларның ул елларда дәреслекләрен төрле нәшриятләр бастырдылар. Акча артыннан куу нәтиҗәсендә, аларда санап бетерә алмаслык хаталар табылды. Күрәсең, я корректорлар бөтенләй булмаган, яисә игътибар җитмәгән. Әңгәмә вакытында бу галимнәргә хаталарны күрсәткәч, алар таң калдылар, чөнки тарихчы хаталары түгел бит бу җитешсезлекләр. Мәсәлән, Зыряновның «Россия тарихы»дәреслегендә мин үзем 92 хата таптым. Аларның 41е- тарихи хата, калганы сүз хатасы. Иван III урынына Иван II, Александр I урынына Александр II һ.б.

Яхшы дип табылган Загладин дәреслегендә дә тарихи шәхесләргә зур урын бирелмәгән. Шулай булгач, укытучылар алдында бүген зур бурыч килеп баса: махсус алгоритмнарга таянып, тарихи, фәнни шәхесләрне өйрәнү. Бу эш системага кергәч, укучыларга да бик ошый, белем дә тирәнәя.

Җәмгыять белеменә килгәндә, анда тагын да катлаулырак. Монда «Дөрес җавап тап» дип исемләнгән тестлар бөтенләй урынлы түгел, чөнки сәяси, икътисади өлкәдә төрле җавап дөрес булырга мөмкин бит. Аннан кешенең фикерен исәпкә алуны бу тестлар күрсәтә алмый. Монда исә үз фикереңне дәлилли белү, мисаллар китерү таләп ителә. Шуңа күрә быелгы биремнәрдә фактларны системага китерү, сәбәпләрен табу, төрле мәгълүмат чыганакларыннан файдалану ысулларын белүгә юнәлдерелгән, тарихи вакыйгаларга һәм күренешләргә бәя бирү, үз позицияңне яклау кебек нечкәлекләргә игътибар ителә.

Башка фәннәр буенча да үзгәрешләр булачак. Информатика буенча БДИның беренче өлешендә тестларның саны 18дән 13кә кадәр кыскартылган, катлауландырылган. Икенче өлешендә биремнәр элек 10 булса, хәзер 15 булачак. Математика, физика, химия, биология кебек катлаулы фәннәрдә дә мәсьәлә чишүгә өстенлек биреләчәк. Шулай ук алган теоретик биремнәрне практикада, ягъни тормышта куллануга юнәлдерелгән биремнәр булачак.

Әйтергә кирәк, быелгы БДИның күрсәткечләре түбәнрәк булуы ихтимал, чөнки безнең укучыларның күбесе теорияне гамәлдә куллана белми. БДИдагы мондый үзгәрешләр файдага гына булыр дип ышанам. Кытайда, бездәге кебек, БДИ башта гел тест биреп кенә үткәрелгән иде, ә мондый биремнәргә инде ул 10 ел элек күчте. Аларда күрсәткечләр югары.

Шуны да әйтеп үтәсе килә: югары уку йортына кергәндә хәзер БДИ нәтиҗәләрен күрсәткән кәгазь, таныклык, кирәкми. (РФ Фән һәм мәгариф министрлыгының 21.10.2009 ел, 442нче карары буенча), чөнки имтихан нәтиҗәләрен абитуриентлар язган гариза нигезендә бердәм федераль мәгълүмат системасыннан карап тикшерәчәкләр. Бу да бик яхшы адым, чөнки сертификат сатып алуга юл ябыла. Шуңа өстәп, мәктәпләрдә дә коррупцияне җиңү өчен ысуллар эзләп тапсалар, тагын да нәтиҗәлерәк булыр иде.

Гөлфидә Мәрданова, Педагогика фәннәре кандидаты