Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - «Баянчы» дигән даны бар
27.04.2015

«Баянчы» дигән даны бар

нурулла 1Татар халкы элек — электән җырга, моңга бай булган. Ул үзенең күптөрле хасиятләрен милли уен кораллары аша чагылдырган. Көмеш телле татар гармуннары халыкның тормышында аерым урын алып тора. Гармунчының урыны һәрчак түрдән: йөрәктә дә, туй мәҗлесендә дә, бәйрәмнәрдә дә. Татарларда электән гармунчысыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак өйләре, кичке уеннары берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән. Сугыш вакытында да гармун тарта белүче гармун кадәр генә бәләкәй малай авылда иң кадерле зат булган. Аны әнисеннән ялынып сорап, кышкы кичләрдә, кадерләп, чанага утыртып алып китеп, китереп куйганнар. Иң авыр, иң караңгы көннәр дә халыкны гармуннан аера алмаган.

Бик популяр һәм халык өчен кадерле уен коралына әйләнгән баянга тукталыйк. Без баянны авыл мәҗлесләрендә, кич утыруларда, төрле үзешчән сәнгать концертларында, һөнәри сәхнәдә, конкурсларда күрә алабыз. Баянның мондый популярлыгы аның “бабасы” — гармуннан киләдер күрәсең, чөнки баян, гармун кебек үк, халык уен коралы сафына кертелә. Баян — гармунның бер төре. Бу музыка коралына легендар борынгы рус җырчы — әйтемчесе Баян исемен кушканнар.
Берәр җырчының концертына барсам, беренче чиратта күзем “йолдыз” артында басып торган гармунчы — баянчыларга төшә. “Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның», — дип, тикмәгә генә җырламыйлардыр. Сәхнәдә кулларында гармун, баян сайраткан оста музыкантларга карата әйтелгән сүзләр ул. Гармунчы, баянчы булу өчен аның күреген генә сузу җитми әле. Йөрәгең тулы моң булу кирәк. Җырчылар да үзләренә әнә шундыйларны сайларга тырыша. Ләкин миңа алар пәрдә артында кала кебек, бөтен алкышлар җырчыга багышлана шул. Җырны тагын да моңлырак, көйлерәк итүче нәкъ менә алар бит.
Күптән түгел Ижау шәһәренең нәкъ шундый тыйнак баянчыларының берсе, атказанган мәдәният хезмәткәре Нурулла Гали улы Хуҗагалиев матур юбилеен каршы алды. Нурулла әфәнде — көйләрдән алынган үзенә генә хас өзгеч моңны, сүнгән күңелләрне дә җилкендерерлек дәртне, кайгыларны оныттырырлык шаянлыкны, йөрәкләргә баян, гармуннар гына ирештерә алырлык оптимизм рухын тоя — таба алучы.
Талантлы баянчы тумышлары бе­лән Мөслим районы ягыннан булган Мөхәммәтгали һәм Сәлимә апаның тугыз балалы, ишле гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Унике яшьләрдә әтисе аңа баян алып бирә. Шуннан соң ул баян түгәрәгенә йөри башлый. Мәктәп еллары 20 санлы мәктәптә үтә. Ижау мәдәни — агарту училищесының халык инструментлары бүлеген тәмамлап, армия сафларына алына. Хезмәт иткәндә кырыс Себер якларына эләгә. Ул анда сәнгать җитәкчесе булып эшли. Армиядән кайткач, Казан мәдәният һәм сәнгать институтының халык инструментлары факультетында белем ала.
Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу — Тимерьюлчылар мәдәният сарае. Нурулла Хуҗагалиев һәм “Гүзәл” ансамбле әлеге төшенчәләр аерылгысыз. Гастрольләр гео­графиясе: Чиләбе, Мәскәү, Финляндия… Ансамбльнең ветераннары: Нәйсә Ишметова, Рәшит Халиков, Фәния Мохтарова, Зәкия Исламова һәм бик күпләр. Бүген исә ансамбльне үзләренең матур тавышлары белән Лиза Корбанова, Ләйсирә Копосова, Әһлия Динмөхәммәтова, Рөстәм Егоровлар бизиләр. Бию төркемендә хореограф Ваккас Нуретдинов белән 20 елдан артык бергә эшлиләр. Әлеге ансамбльдә биегән Гөлнара Сәлимова, Әлфия Шәмсетдинова, Салават Хәйдәршиннар бүген “Афәрин” төркемендә бииләр.
“Гүзәл” ансамбленнән үсеп чыккан композитор Әлфия Шиһапованың кызы Аида Казан шәһәре консерваториясендә укыта. Сеңелесенең улы Ирек Гыйлаҗев Казан консерваториясендә укый, “Татарика” оркестрында уйный.
“Төрле гармуннарда уйнап, сәх­нә­дә чыгыш ясавыма, мин Нурулла Хуҗагалиевка рәхмәтлемен, ул мине иң беренче сәхнәгә алып чыгучы кеше. Аның белән Татарстан, Удмуртия, Киров өлкәләрендә гастрольләр дә булдык. Ул һәрвакыт иҗади киңәшләре белән ярдәм итә, мин аннан гармун уйнау серләренә төшендем”, — дип, җылы рәхмәт хисләрен белдерә ветеран гармунчы Фоат Кәримов.
“Без Нурулла Гали улы белән утыз елдан артык бергә эшлибез. Гомумән, сәнгатьтә, тормышта юлны бергә үттек. Мин татарларны бик хөрмәт итәм. Алар тыйнак, үз максатларына баручан, сәләтле. Ул — әлеге сыйфатларга ия шәхес. Тимерьюлчылар мәдәният сараенда, Удмуртиядә татар халкының сәнгатен күтәрүдә аның өлеше зур. Ул безнең мәдәният сараенда татар ансамбленең — баянчысы, җитәкчесе, йөрәге”, — дип, матур фикерләре белән уртаклашты Тимерьюлчылар мәдәният йорты җитәкчесе Владимир Хван.
“Гомерем буе яраткан эшемне башкардым, баянда, курайда, кубызда уйнау минем күңелемне дәвалый. Татар — башкорт артистларының концертларын оештыру, алар белән аралашу, минем өчен — иҗади тәҗрибә. Гаиләмнән дә бик уңдым. Институтта укыганда пионер лагерена практикага җибәрделәр һәм шунда Чирмешән районы кызы белән очраштым, без шул мизгелдән бирле бергә. Ике кызыбыз бар. Аларның һәркайсы бу тормышта үз урынын тапты. Бүген инде оныклар сөябез. Һәр яңа туган көнгә куанып яшибез. Хыялым: милли моңнарыбыз һәр йортта, һәр чарада яңгырасын, җырчылар тере тавышка, тере музыкага гына җырласын, баян-тальяннарның популярлыгы елдан-ел арта барсын иде”, — ди Нурулла Гали улы.
Күкеләр адәм балаларының яшәү елларын санап бетерә алмаган кебек, гармуннар, баяннар да моңнарны уйнап бетерә алмаслардыр. Яшәсеннәр иде гармун, баян! Үткәннәрне хәтерләтеп, күңелләрне дәртләндереп сайрасыннар! Ә инде, милли моңнарны, милли көйләрне саклау, килер буыннарга җиткерү нәкъ менә Нурулла Хуҗагалиев кебек баянга мөкиббән киткән кешеләр кулында!

Рәфилә Рәсүлева.