Башланды!
18 ноябрьдә Халыклар дуслыгы йортында “Татар кызы-2019” республика конкурсына кастинг узды. Быел 29 кыз, катнашырга теләк белдереп, анкета тутырган.
Оештыручылар, яшь белгечләрдән торган жюри татар сылуларын “энә күзеннән” үткәрде бу юлы. Шулай булырга тиештер дә. Республика конкурсында җиңүче Удмуртия данын Халыкара “Татар кызы — 2019” конкурсында якларга тиеш бит!
Кызлар үзләре белән таныштыргач, алдан әзерләп килгән иҗади номерларын күрсәтергә тиешләр иде. Кемдер җырлады, кемдер сәнгатьле сөйләү осталыгын күрсәтте, биюдә дә сынатмадылар. Үзләренең конкурста катнашырга лаеклы икәннәрен исбатлау өчен жюри сорауларына да җавап бирергә туры килде. Сораулар бераз төртмәле дә, кызыклы да булдылар. “Мин конкурс турында күптән белә идем инде, ел саен аны карап бардым. Быел үзем дә катнашырга булдым. Бу яңа дуслар табу, яңа мөмкинлекләр ачу, үз-үзеңне сынау, күрсәтү мөмкинлеге бирә торган конкурс”, — диде кастингка килгән Наилә Сәлимова.
Катнашырга барлыгы 29 кыз теләк белдерсә дә, финалга бары тик унысы гына сайланды. Алар белән ныклы эш башланды инде. Кызларны төрле остаханәләр, фотосессияләр, интеллектуаль биремнәр, татар теле буенча дәресләр һәм башка бик күп төрле кызыклы чараларга бай булган тормыш көтә. Уңышлар телибез!