Башкорт кызы Зинфирә
Башкортстаннан һәртөрле талантлар, шул исәптән, әдәбият-сәнгать әһелләре дә бик күп чыккан. Бер уйласаң, гаҗәп тә түгел: бу яклардагы табигатьнең искиткеч гүзәллеге, мәгърур Урал таулары итәгеннән ургылып чыккан саф сулы, шифалы меңнәрчә чишмәләренең кабатланмас аһәңе, биниһая зур вә озын көмеш тасмадай елгаларының төрле төсләргә кереп агышы, сихри балкышы, мөгаен, илаһи җыр булып күңелләргә мәңгелеккә күчәдер. Шуңа күрә Башкортстан җирендә туып-үскән, яшәгән булдыклы затларның кылган күркәм эш-гамәлләре бик күпләрне сокландыра, бер горурлык хисе уята. Зинфирә ханым Мусина тумышы белән Башкортстанның Белорет районы Сәрмән авылыннан. Газета укучыларыбызга, тамашачыларга ул “Бәхет” ансамбле аша таныш.
Башкортстан туган ягым
“Сугыш башланган елда гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгәнмен мин. Әнием табиб, әтием укытучы иде. Гомумән, нәселебездә табиблар, укытучылар күп. Миңа гына белем алырга насыйп булмады. Әнием үзебезнең авылдагы балалар йортында үскән. Ул сугыш елларында НКВД да эшләгән, әтием сугыштан яраланып кайтты. Сугыш чоры балалары кичергән барлык авырлыкларны кичердек без. Ходай ярдәм иткәндер инде, ачлыктан да, ялангачлыктан да котылып, исән калдык. Туганнарыбыз күп, бер-беребезгә карата гадел булып, булганны тигезләп бүлеп яшәдек. Гомергә дус булдык. Туганнар татулыгы бу тормышта иң кыйммәтле байлык дип саныйм мин. Сигез классны тәмамлагач, алга таба укырга мөмкинлек булмады. Укырга йөрер өчен кияргә кием дә юк иде, эшли башладым. Хат ташучы булып та эшләргә туры килде. Язмыш Ишембайга алып килде. Булачак тормыш иптәшем Әскать белән таныштым. Тормыш корып, ике кыз, бер малай үстердек. 35 ел тимер юлда “стрелочник” булып эшләдем. Шулай туры килде, кызларым Ижауга килеп урнашты, алар артыннан улым да китте. Балаларым: “Әни, үзең генә анда яшәмә, Ижауга күчеп кил”, — дип әйттеләр. Бик авырдан ияләштем Ижау шәһәренә. Бер ай торам да Ишембайга кайтып китәм. Мин тимер юлда эшләгәндә, барлык бәйрәмнәрне оештыручы идем. Биергә, концертлар алып барырга ярата идем. Кызым Зәйтүнә “Бәхет” ансамбле барлыгын белеште. Ансамбльгә йөри башлагач кына, сагынуым бераз басылды.
“Бәхет”тә бәхетемне таптым
Без Фоат Кәримов белән Фарсил Махиянов җитәкчелегендәге Тимерьюлчылар мәдәният сараенда оештырылган түгәрәктә шөгыльләнә башладык. Соңрак “Удмуртия” кинотеатрына күчтек. Һәр шимбә көнне җыелып, халкыбызның төрле уеннарын уйнап, җырларын җырлап, биюләрен бии идек. Арендага акча сорый башлагач, “Спартак” халык иҗаты йорты бинасына күчтек. Ул вакытта директор булып эшләгән Резедә Миркасыймова ачык йөз белән каршы алып, үзенең канаты астына алды безне. Арабызда җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары булгач, көчебезне сынап карарга — концерт куярга уйладык. Беренче концертта Миңнехан Мөхәммәтдинов, Флүрә Хәсәнова, Рәхимә Ахунова, Зәмфирә Сәйфетдинова катнашты. Алар инде бүген безнең арада юк. Соңрак ансамбльгә Зәйтүнә Мусина, Элита Захарова, Роза Суфиянова, Гүзәл Хәсәншина, Сайра Кузнецова кушылды. Удмуртия, Татарстан республикалары, Киров өлкәсе, Түбән Новгород шәһәрләре сәхнәләрендә чыгыш ясадык. Фоат Кәримовны Удмуртиядә белмәгән кеше сирәк. Мин аңа бик зур рәхмәтлемен. Ул мине гармунда уйнарга, җырларга өйрәтте. Үзенең гармуннар музее белән барча кешене сокландырды ул. Музейда җырлар, ноталар, китаплар, музыка кораллары — гомер буе бөртекләп җыйган рухи байлыгы. Гомерен җырга-моңга багышлаган шәхесне бүген дә бик сагынабыз. Үземнең ансамбльне җитәкләгән вакытларны сагынып искә алам. Китапханәләрдә, балалар бакчаларында бик күп чыгышлар ясый идек без.
Ансамбльне Рәсимә Мифтахетдинова җитәкли башлагач, бирегә йөрүчеләр күбәйде, репертуар үзгәрде. Нинди генә милли чара булмасын, ул “Бәхет” ансамбленнән башка үтми иде. Рәсимә белән без концертларда җирле шагыйрьләребезнең иҗатына мөрәҗәгать итеп, аларның шигырьләрен тамашачыга җиткерә идек. Гармунчылар тупладык. Фоат Кәримов, Илдус Хуҗин, Муллаян Баһавиев, Феликс Мансуров, Рафыйк Хөснетдинов — бер ансамбльдә биш гармунчы! “Бәхет”не профессиональ яктан күтәрү, җырларны тиешле дәрәҗәгә җиткереп башкарырга өйрәтү ул — Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Илгизәр Шакировның көче. 2013 елдан ансамбльне Рәфилә Рәсүлева җитәкли башлады. Ул җыр-бию белән рәттән репертуарга сәхнә күренешләре, скетчлар кертте. Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, Таҗи Гыйззәтнең “Чаткылар” спектакленнән өзекләрне тамашачыларыбыз яратып карады. Соңрак ул кечкенә сәхнә күренешләре зур-зур спектакльләргә әйләнде. Ансамбльнең һәр кешесе талантлы. Ветераннар – мин, Рәҗибә Әхмәтвәлиева бүген дә сафта. Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шәфыйка Таҗетдинованың “Бәхет”кә килеп кушылуы үзенә бер дәрәҗә өстәде. Хлүдә Якупова, Саҗидә Аширова, Зиннур Носратуллин, Хәлимә Шәмсиева, Фәгыйлә Шәймәрданова кебек җырчыларыбыз булганга сөенеп туя алмыйм. Ансамбльнең уң кулы булган Венера Гатауллинага барыбыз да зур рәхмәтле. Рәкыя Шәрипова, Люзия Мәрданова, Нурания Газизовалар кайчандыр концертларыбызны үзләренең моңлы тавышлары белән бизәделәр. Һәр концертыбызда яшьләрне, яңа җырчыларны күрсәтергә тырышабыз. Руслан Әхмәтханов, Илшат Мөхәммәтҗанов, Светлана Тимершина, Радик Сәфәров, Әлфия Бикчурина, Инсаф Муллаәхмәтов — нәкъ шундыйлардан. Сабантуй бәйрәмнәре, кунаклар каршы алу, Үзәк мәйданда уза торган бәйрәмнәр — аларның барысында да “Бәхет” ансамбле бик теләп катнаша. Алдагы елларда да сәламәтлек белән иҗат итеп, җыр-моңга уралып яшәргә язсын. Минем “Бәхет” турында бәян итүем Фоат Кәримовка, Рәсимә Мифтахетдинова, Рафис Шәймәрданов, шулай ук арабыздан киткән барлык дусларыбыз рухына дога булып барып ирешсен…” Зинфирә ханым һәрвакыт ачык чырайлы, юмарт, шат күңелле кеше. Шул ук вакытта бик тыйнак та. Үзе турында сөйләргә яртамый. Түбәндәге шигыре белән ул милләтенең чын кызы икәнлеген тулысынча раслый.
Башҡорт ҡыҙы мин!
Димәк, йырлармын
башҡорт көйөн!
Башҡорт рухына, теленә
Тулылыр минең өйөм!
Рәфилә Рәсүлева.