Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


17.10.2019

Башкортстаным

Җәйнең иң матур көнендә балаларым туган ягыма — Башкортстанга алып кайттылар. Татар-башкорт язучысы Мәҗит Гафури безнең районда туган. Аның хөрмәтенә районыбыз Гафури районы дип атала. Сәфәребез бик тә уң, матур булды. Кама, Буй елгалары аша чыккач, юлларның яхшылыгы күңелгә май булып ятты. Бу Башкортстандагы матур күренешнең беренчесе булды. Туганнар бик җылы, ихластан кабул иттеләр. Район үзәге Красноусольскида энекәшем Мансур, киленем Светланаларга килеп төштек. Алар үзләренең хуҗалыклары белән яшиләр, бакчада бөтен яшелчә-җимешләр үсә. Анда көннәр генә түгел, төннәр дә җылы, табигать шундый матур икән. Элек анда яшәгәндә моңа игътибар итмәгәнмен.
Район үзәгеннән 3 чакрымда гына Красноусольск санаторие урнашкан. Анда шифалы суларның берничә төре чишмә булып ага: берсе тозлы, берсе глициринлы, тагын әллә ниндиләре бар. Юлламасыз барган кешеләргә дә бөтен уңайлыклар тудырылган: машиналар куярга урыннар ясалган, кафелар эшли, сатулар оештырылган. Тирә-якта чисталык, матурлык. Тозлы суын савытлар белән алып коеналар, ләм буйыйлар, агымсуда юыналар. Анда 3 бассейн ясалган. Сулары төрле составта. Һәрберсенең нинди чирдән дәвалаганы, нинди авыруларга ярамаганлыгын язып куйганнар. Шушы нигъмәтләр бөтенесе дә бушлай. Икенче матур күренеш шушы булды. Шәхсән үзем тәмәке төпчекләре дә, айкалып-чайкалып йөргән кешеләрне дә күрмәдем. Туганнарым шифалы күлне дә, чишмәләрне күрсәттеләр. Андагы гүзәллекне язып, аңлатып бетерерлек түгел.
Авылыма кайттык. Юллар төзек, асфальт белән түшәлгән. Туганнар ныклы тормыш белән яшиләр. Авылым чишмәләргә бай. Башкортстан — нефтьчеләр иле ул. Бер милләтпәрвәр егет акчалата ярдәм иткән, ә рәссам егет чишмә янына әкияти дөньяны бик матур итеп сурәтләп эшләп куйган. Чишмәләрнең һәрберсенә улак­лар куелган. Икенче чишмәне ясар өчен халыктан акча җыялар иде. Мин дә үземнән өлеш керттем. Тау­ларга мендем. Монда алган хис-кичерешләремне сүзләр белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Тирән сулыш алып: “Э-һе–һей”, — дип кычкырып, сагышларымны тараттым. “…Кай җирләргә барып яшәсәм дә, Урал сине сагынып елармын”, — дип, йөрәгемә җыелган сагынуларымны түктем, имәннәрне кочаклаганнан соң, изге догаларымны кылдым.
Салават, Өфе калаларында яшәгән туганнарда кунак булдык. Хатын-кызларның матур итеп күлмәктән, итәктән йөрүләренә сокландым. Чалбар кигәннәре бик сирәк күренде. Башкортстаннан йөрәккә көч-дәрт туплап, һәрберсенә хәерле сәламәтлекләр теләп, Ижауга юл тоттык.

Рәмзия Солтанова, Ижау шәһәре.