Башкортстаннан — Удмуртиягә
2020 елдан Президент Владимир Путин “Земство укытучысы” федераль программасын булдырырга тәкъдим итте. Аның кысаларында авылларга һәм кече шәһәрләргә эшкә баручы педагоглар бер тапкыр бирелүче түләүне — 1 миллион сум күләмендә акча ала алачак. Конкурс 2020 елның гыйнварында старт алды һәм май азагына кадәр дәвам итте. Гариза бирүчеләр арасында Удмуртия вәкилләреннән тыш, Татарстан, Башкортстан, Коми Республикасы, Краснодар крае, Свердловск, Киров өлкәләре һәм башка төбәктә яшәүчеләр дә бар иде. Конкурста Удмуртиядән 14 укытучы җиңү яулады. Яңа уку елында алар республиканың авыл мәктәпләренә эшкә күчәчәкләр.
2019 елның 1 сентябренә авыл җирлегендә 192 укытучыга ихтыяҗ булган. Бигрәк тә, рус теле һәм әдәбияты, чит тел, математика, шулай ук башлангыч сыйныф укытучыларына кытлык зур. “Земство укытучысы” программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республикада кадрлар кытлыгы сизелерлек кимиячәк.
Әлеге программа буенча Алнаш районының Барҗы-Ятьчә мәктәбендә математика укытучысы барлыкка киләчәк. Бу урынга конкурста Ирина Филимонова иң күп балл җыйган. Воткинск районының Волково мәктәбендә Екатерина Куршинаны түземсезлек белән көтәләр, ул балаларга инглиз теле укытачак. Л.В. Рыков исемендәге Дебес мәктәбенә тарих укытучысы булып Виктор Шубин барачак. Каракүл, Красногорск һәм Завьялово районының Ягул мәктәбендә, ниһаять, математика укытучылары барлыкка киләчәк. Бу районнарга Наталья Максимова, Любовь Артемьева һәм Ольга Богданова күченәчәк. Кече Пурга гимназиясендә Лариса Камчатова биология укытучысы булып эшләячәк. Алексей Агафонов Можга районына күчәчәк. Ул хезмәт эшчәнлеген Олы Уча мәктәбендә физика укытучысы буларак дәвам итәчәк. Сарапул районы Уральский мәктәбе укучыларына Сергей Ильин инглиз телен укыта башлаячак. Селты районының Копки һәм Можга шәһәренең 5нче мәктәбендә дә чит тел укытучылары барлыкка киләчәк. Биредә Мария Кузнецова һәм Виктория Соловьева эшләячәк. Уваның
2 нче урта мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып Миләүшә Фарукшина эшкә урнаша. Ярның 2 нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларын көтәләр. Конкурс комиссиясе бу вазифага Людмила Касимованы хуплады. Ә Татьяна Рублева Юкамен мәктәбендә физкультура укытучысы эшен дәвам итәчәк.
Мин Уваның 2 нче мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы буларак баручы Миләүшә Риф кызы Фарукшина белән элемтәгә кердем. Аңа: “Әлеге проектта катнашырга нәрсә этәрде? Татарлар бик аз яшәгән удмурт районына эшкә урнашу куркытмыймы?” кебек сорауларымны бирдем.
“Миңа 52 яшь. Башкорт дәүләт университетын тәмамладым. Бик күп еллар Туймазы шәһәрендә эшләдем. 33 ел педагогик стажым бар. Фәнни-гамәли конференцияләрдә укучылар белән катнаша идек, бик күп грамоталарым бар. Әлеге проектта катнашырга матди кыенлыклар этәрде. 2015 елда социаль торак ипотекасы белән ике бүлмәле фатир алган идек. Әле тагын 700 мең сум акча түлисебез бар. Ирем сәламәтлеге какшау нәтиҗәсендә лаеклы ялга чыкты. Интернетта “Земство укытучысы” турында мәгълүматны укыгач, кызыксынып киттем. Миңа бу проектта катнашырга яшем (проектта 55 яшькә кадәр генә катнашырга була) рөхсәт иткәч, тиз генә документлар әзерләп, Ижау шәһәренә юлладым. 200 чакрым ераклыктагы пунктны сайлаганда, конкурс вакытында 10 балл өстәлә. Шуңа күрә Удмуртияне сайладым. Ирем дә минем белән Увага барачак. Безгә тулай торактан ике бүлмә бирәчәкләр.
Туймазы шәһәрендә эшләгән мәктәп белән Уваның 2 нче мәктәбе бик охшашлар. Ике мәктәптә дә укучылар саны 1300-1400 тирәсе, коллектив та зур. Быел беренче сыйныф укучыларын алачакмын. Балалар саны — 25. Биш ел Увада эшләгәннән соң, кабат Туймазы шәһәренә кайтырга ниятлибез. Әмма Ува якларын бик мактыйлар. Үзебез дә барып карадык. Урман эчендә утыруы бик ошады. Санаторийлар бик күп. Бик ошап китсә, калырбыз да әле. Әлбәттә, яңа эш урынында кыенлыклар булыр, әмма без җиңәрбез дип уйлыйм.
Удмуртиянең Мәгариф һәм фән министрлыгында «Земство укытучысы» проектында катнашучылар белән эшләүче Татьяна Леонидовнага бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Бик ачык, бөтен сорауларыма аңлаешлы итеп җавап бирә. Президент Владимир Путинга да бу проектны гамәлгә кертүе өчен бик зур рәхмәт”, – диде Миләүшә Риф кызы. Ул “Яңарыш” газетасы белән элемтәдә торырга, мәктәптәге татар балаларын барлап, татар теле түгәрәген оештырып җибәрергә уйлавын белдерде. Аңа уңышлар телибез.
Рилия Закирова.