Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Башкортстаннан моңлы җырчылар гына чыга!
23.12.2016

Башкортстаннан моңлы җырчылар гына чыга!

1199

 Башкортстанның Аскын районы егете, популяр җырчы Марат Шәйбәковның Ижауда тәүге тапкыр концерты үтте. Концерт башланганчы залдагы тамашачының фикеренә колак салдым. Күбесе әлеге җырчы белән таныш түгел. Шулай булуга карамастан, алар: “Башкортстаннан начар җырчы килмәс, башкортлар булдыра алар!” — дип сөйләшеп утырдылар. Чынлыкта да, үзенең моңлы, матур тавышы, мәгънәле җырлары, гадилеге, тамашачыга якын булуы белән яулап алды ул күңелне.

  • Марат, сез безнең Ижау тамашачысы өчен яңа җырчы. Үзегез, гаиләгез белән таныштырып китегез әле. Иҗатка, моңга мәхәббәт каян килгән сезгә?
  • Мин кечкенәдән үк баян уйнарга өйрәндем. Апа-абыйларым да уйный. Карт әтиебез бик оста уйнаган. Аннан күчкән моңдыр инде. Бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итәм. Аллага шөкер, улым да баянда уйнарга өйрәнә. Ике яшь ярымлык кызым бар. Ул инде хәзер үк артист! Гастрольләр белән күп йөрибез. Соңгы вакытта Себер якларында еш булабыз. Татарстанда да танылып киләм инде. Менә сезнең якларга да килеп чыктык.
  • Сез иҗатыгызны  Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Әхмәтова белән башлап җибәргәнсез. Әлеге иҗади дуслык бүгенге көндә дә дәвам итәме?
  • Әнвәр һәм Гүзәл белән иҗади дуслык “Ихлас” җыр театрында башланды. Шул төркемдә бергәләп чыгышлар ясадык. Аңа кадәр без Гүзәл белән Ризван Хәкимовларда эшләдек, соңрак үз төркемебезне оештырырга булдык. Бүгенге көндә дә аралашып яшибез, дуслык җепләрен өзмибез.
  • Репертуарыгызда моңлы җырлар күп. Ничектер һәрберсе сезгә кагылган кебек тоела…
  • Мин моңсу, сузынкы җырларны бик яратып башкарам. Тамашачы күңеленә керерлек итеп, җырның мәгънәсен үзем аша үткәреп җырлыйм. Шул чакта тән буйлап каз тәннәре йөгерсә, димәк, җиренә җиткереп башкарам, үзем дә канәгать булам.
  • Җырларыгыз мәгънәле, сыйфатлы, тамашачы күңеленә үтеп керердәй. Ничек сайлап аласыз?
  • Җыр сайлау бик җиңелдән бирелми, чөнки аның  сүзләре дә, көе дә туры килеп, күңелгә ятарга тиеш. Шулай булмаса, аны башкарып булмый. Күп эзләнергә туры килә, чөнки килделе-киттеле жырларга акча әрәм итәсе килми, аннан кала аранжировка ясату да кыйммәт хәзер.
  • Сәнгать өлкәсеннән кала башка эшләр белән шөгыльләсезме?
  • Ел буе концертлар белән гастрольдә, шулай ук бәйрәмнәр дә оештырабыз. Башка шөгылем юк, җырларга көйләр язам. Мин инде хәзер сәнгать юлыннан читкә тайпылмам дип уйлыйм!
  • Тиздән Яңа ел, Ижау тамашачысына әйтер теләкләрегез?
  • Барлык тамашачыларга туасы Яңа ел бары тик яхшы яңалыклар гына алып килсен, концертымны җылы кабул иткәнегез өчен зур рәхмәт. Безнең иҗат төркеме Ижау тамашачысын яратты. Сездә моңны, сәнгатьне аңлый белә торган халык яши икән.
  • Марат, сезне яңа җырларыгыз белән киләсе концерт сезонында да көтеп калабыз. Иҗади уңышлар сезгә!

                                                                                               Рәфилә Рәсүлева.