Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Башкортларны “Курай” берләштерә
16.10.2019

Башкортларны “Курай” берләштерә

Удмуртиядә кырыкка якын милли-мәдәни оешма эшләп килә. Быел аларга тагын берәү — “Курай” башкорт берләшмәсе өстәлде. Бу — Башкортстан белән элемтәләрне ныгытуда да бер адым. Башкорт оешмалары Чиләбе, Ырымбур, Самара, Саратов өлкәләрендә, Татарстан, Мари Иле республикаларында, җыеп әйткәндә, егерме биштән артык төбәктә эшләп килә. Бездәгесе яңа дию дөрес үк булмас, 2003 елда «Салават» үзәге оешып, 10 елга якын башкорт халкы вәкилләре арасында телне һәм мәдәни традицияләрне саклау өстендә эшләде. Әмма аларның эшчәнлеге әкренләп сүнде, ә 2013 елда ул эшләүдән туктаган иде.

Быел Удмуртиядә гомер кичерүче башкортларны янә берләштерергә Шаһит Ишаев алынды. 8 октябрьдә Халыклар дуслыгы йортында яңадан төзелгән “Курай» башкорт иҗтимагый үзәгенең презентациясе узды.
Очрашу алдыннан Башкортстан Республикасы кунаклары — Бөтендөнья башкорт корылтае вәкилләре — Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге белән таныштылар. Экскурсия барышында алар биредә милли-мәдәни берләшмәләргә тудырылган эш шартларын бәяләделәр. “Курай” оешмасы активистлары үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Бу көнне әлеге очрашуда респуб­лика шәһәрләре һәм районнарыннан делегацияләр дә килгән иде. Бөтендөнья башкорт корылтае Президиумы әгъзасы Гаяз Зарипов һәм Башкортстанның удмурт милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Сәлимҗан Гарифуллин Удмуртиянең милли сәясәт министры Лариса Буранова чыгышларында ике республика арасында элемтә җепләренең нык булуына, ә “Курай” оешмасының аны тагын да ныгытачагына ышаныч белдерделәр.
Бу — республика масштабындагы вакыйга. Яңа оешма турында сөйләү дөрес булмас иде, чөнки Удмуртиядә милләтара мөнәсәбәтләр тарихында башкорт иҗтимагый оешмасының үз тарихы бар инде. Кешеләр тормышындагы кебек үк, кайбер берләшмәләрнең тормышында да активлык аеруча зур, ә кайчагында, кызганычка каршы, эш сүнәргә дә мөмкин. Башкорт оешмасының безнең зур командага — иҗтимагый оешмалар гаиләсенә кушылуына бик шатмын. Башкортстанда көчле удмурт үзәге бар. Озак еллар аны актив һәм берләштерүче оешма буларак үрнәк итеп куялар. Хәзер бездә дә шундый көчле оешма булдыру мөмкинлеге барлыкка килә», — дип ассызыклады Лариса Буранова.
Башкортстан Корылтае вәкилләре яңа оешмага башкорт кабиләләре тарихы буенча китаплар сериясен тапшырдылар, ә удмурт якташлыгы активистлары үз эшчәнлекләре нәтиҗәләре белән уртаклаштылар.
Очрашуның тантаналы өлеше Башкортстанның «Курай» иҗтимагый үзәге җитәкчесе Шаһит Ишаев чыгышы белән тәмамланды, ул оешманың максатларын бәян итте, Удмуртиядә башкорт берләшмәсен торгызу эшенең барышы һәм инде үзләре катнашырга өлгергән проектлар белән таныштырды. Алар рәтендә август ахырында Ижауда ачылган Халыклар дуслыгы бакчасында тематик этно-мәйданчык та бар.
Республикада башкортлар саны — 2002 елгы җанисәп буенча 4320 кеше, шуларның 90 процентка якыны шәһәрләрдә яши. “Тик активлар аз”, — дип уфтана яңа лидер. Башкортстан ярдәм кулы сузарга әзер. Оешманы тәкъдим итү тантанасына Бөтендөнья башкорт корыл­тае вәкилләре килде. Гаяз Зарипов әңгәмәдә болай диде: “Монда, беренче чиратта, рухи ярдәм кирәк. Аннары, кулдан килгәнчә, милли костюмнар, музыка кораллары, китап-әсбаплар җибәреп торырбыз. Регионнарга барып, башкорт җыр-биюләре, милли ашлары буенча остаханәләр үткәреп, балаларны, олыларны өйрәтеп кайтуны планлаштырабыз.” Өйрәнергә теләүчеләр бар — очрашуга милли мохиткә сусаган милләттәшләр килгән. Алар башкорт дәүләт филармониясе артистлары чыгышын тын да алмый тыңладылар. Тик барысы да диярлек өлкән буын. Шаһит Ишаев оешманы тәкъдим итү тантанасыннан соң яшьләр дә кушылыр дигән өметтә. “Безнең оешмага креатив идеяләр белән дә килсеннәр, кемне нинди милли мәсьәлә борчый, килсеннәр — бөтен яктан ярдәм итәргә тырышырбыз,” — ди ул. Яңа оешма җитәкчесе якын киләчәктә башкорт теле курслары ачуны, гореф-гадәтләрне яңартуны максат итеп куя. Бу уңайдан башка милли оешмалар тәҗрибәсенә таяна ала ул. Мәсәлән, татар, яһүд оешмалары грантлар ота, яшьләрне дә актив тарта. “Курай” оешмасы якын киләчәктә татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич истәлегенә багышланган әдәби кичә уздыруны планлаштыра.

Фәнзилә Салихова.