Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Башкарган эшләребезгә куанабыз
14.09.2012

Башкарган эшләребезгә куанабыз

“Спартак” халык иҗаты йортында ун елдан артык “Бәхет” ансамбле эшләп килә. 40 яшьтән алып 70яшькә кадәрле тынгы белмәүче, үз милләтебезне хөрмәт итүче үзешчәннәребез,  армый-талмый репетицияләргә йөриләр, үз акчаларына сәхнә костюмнары сатып алалар. Тырышлыгыбыз юкка түгел.  Быел Татар иҗтимагый үзәге,  милли-мәдәни автономия  ярдәме белән Удмуртия буенча күп кенә чараларда катнаштык. Ел башында  Камбарка районы авылында  “Төпчекләр”гә  бәйрәмендә катнаштык. Шулай ук “Асылъяр” ансамбле белән берлектә Играда да концерт күрсәттек.  “Пар канатлар” дигән кичәдә 50 елдан артык бергә торучы, парларны зурладык. Милли-мәдәни автономия ярдәме белән Глазовта да концерт куюга ирештек. Әгерҗе районына да чыгарга насыйп булды. 25 августта Кама авылында булып кайттык. Нурулла Хуҗагалиев җитәкчелегендә баянчыларыбыз “Уйнагыз, гармуннар!” дигән чарада катнаштылар. Безне һәркайда да җылы сүз, нурлы йөз белән каршы алдылар.  Зал тутырып килгән тамашачыларның көчле алкышлары бүген дә күңелләребездә саклана.

Шундый зур эшләр башкарган өлкән яшьтәге үзешчән артистларыбыз зур хөрмәткә лаек. Безгә һәрвакыт ярдәм итүче Татар иҗтимагый үзәге, Милли-мәдә-ни автономия җитәкчеләренә, “Спартак” халык иҗаты йорты җитәкчесе Резедә Миркасыймовага, «Халыклар дуслыгы йорты»нда эшләүче Лариса Гайнетдиновага, Алия Абдуллинага,  “Яңарыш” газетасына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Бүгенге көндә “Ач, әбекәй, серле сандыгыңны” дигән әдәби-музыкаль кичәгә әзерлек эшләре бара.  Элеккеге заман киемнәре-гез, истәлекле әйберләрегез булса,  ансамблебезгә алып килсәгез иде. Тарихыбызны бергәләп барлыйк, милләттәшләребез.

Рәсимә Мифтахетдинова, Ижау шәһәре