Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - «Башваткыч» тапшыруын карамадым әле
13.10.2016

«Башваткыч» тапшыруын карамадым әле

Әлеге язманы язарга моннан бер атна элек әллә ничә тапкыр кабатланган, үзебез катнашкан “Баш­ваткыч” тапшыруы этәрде. Инде бер атна редакциядә телефон тынмый. Иң беренче Әнисә апа Закирова шалтыратып, “Зинһар, әлеге уенда катнашучыларга,“Татарстан — Яңа Гасыр” каналы хезмәткәрләренә шундый матур тапшыру ясаганнары өчен зур рәхмәтләремне җиткерегез әле», — диде. Редакциягә килгән һәрбер кеше: “Кызлар, матур уйнадыгыз, Удмуртия Республикасын таныттыгыз!” — дип, рәхмәт әйтеп китәләр. Кайберләре килеп капшап: “Син бигрәк ябык икәнсең, телевизорда таза күренәсең ич”, — диләр. Кайсылары (болары бигрәк тә үземнең туган авылдан): “Нигә безгә сәлам әйтмәдең?” — дип шелтәләп тә ала. Әлеге тапшыруга чакыру алгач, мин дә югалып калдым. Телевизор аша башкаларны карап утырганда: “Әйт инде, шуны да белмисеңмени?” — дип утыруы рәхәт, “Ә үзең барып, ни күрсәтерсең икән?” — дип уйладым. Чынлыкта исә, уйнаганда белгәнне дә әйтеп булмый икән ул. Ләкин “Башваткыч” тапшыруы режиссеры Миләүшә Гарипова алдан ук тынычландырып куйды. “Кызлар, хикмәт уенда түгел, безгә сезнең милләт өчен куйган хезмәтегез, Удмуртия Республикасы татарлары тормышы белән таныштыруыгыз кирәк, борчылмагыз”, — диде. Гомумән, “Татарстан — Яңа Гасыр” каналы режиссерлары, операторларына зур рәхмәт! Алар үз эшләренең осталары. Алып баручы Зөлфәт Зиннуров уен барышында көч биреп торды. Барырга әзерләнгәндә үк мин Фәнзилә Салихованың җиңүенә шикләнмәдем. Һәрвакыт кадр артында гына тавышы ишетелеп торган, Удмуртия Республикасын иңләп-буйлап йөреп чыккан журналистны әле күпләрнең телевизордан күргәне булмагандыр! Уенда ул чыннан да үзенең талантлы журналист булуын тагын бер кат раслады. Ә Мәрьям Арсланова — үзе бер кызыклы шәхес. Юкамен районына гына хас булган сөйләм теле белән, шат күңелле, җор теллелеге белән шаккатырды ул.
Эфирга тапшыру 45 минутлык булып чыга. Ә чынлыкта исә тапшыруны 4 сәгатькә якын төшерәләр. Безнең тамашачылар арасында бүгенге көндә “Татар­стан — Яңа Гасыр каналы”нда эшләүче, “Минем Удмуртия” каналында канат ныгыткан якташларыбыз Ландыш Хөсәенова, Ирек Гыйләҗев, “Бәхет”, “Асылъяр” җыр һәм бию ансамблендә шөгыльләнгән, бүгенге көндә Казан шәһәренең Нәҗип Җиһанов исемендәге консерваториядә белем алучы Руслан Вәлиев, Казан шәһәрендә яшәүче газетабызның хәбәрчесе Надия Вәлиева, һәрвакыт үзенең язмалары белән безне сөендереп торучы Альбина Гайнуллина гаиләсе, композитор Әлфия Шиһапова, туганнарыбыз, дусларыбыз бар иде.
Тапшыруны караганда безнең өчен җан атып утырган тамашачыларга, шоферыбыз Наил Мөхәммәтдиновка, җырчы Рөстәм Егоровка, “Татарстан — Яңа Гасыр” каналы җитәкчеләренә, хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Әлеге тапшыруда катнашырга ярдәм иткән өчен Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе, “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасовага зур рәхмәтебезне белдерәм. Чөнки милләт файдасына нинди генә фикер яки берәр чара үткәрергә тәкъдим итсәң дә, ул һәрвакыт күтәреп ала, ярдәм итә. Әнә шулай кулга-кул тотынып, Удмуртиядә яшәүче татар миллләте өчен янып яшәргә язсын.
P.S. Үзем «Башваткыч» тапшыруын карамадым әле, йөрәк җитми…

Рәфилә Рәсүлева.