Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Бахруз Гумбатов: «Эш сүздән дә мөһимрәк!»
29.08.2019

Бахруз Гумбатов: «Эш сүздән дә мөһимрәк!»

Бахруз Али улы Гумбатовны Ижау шәһәренең “Иман нуры” мәчетенә йөрүче милләттәшләрем белмичә калмас. Мәчеткә һәм «Союзный» округында яшәүче халыкка даими ярдәм кулы суза ул. Дини бәйрәмнәр уңаеннан ифтар мәҗлесләре оештырырга ярдәм итә. Әлеге районда балалар бакчаларына, мәктәпләргә дә, территорияләрне төзекләндерүгә дә матди ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе Бахруз Али улы. Күптән түгел, “Иман нуры” мәчетендә Корбан гаетенә баргач, Бахруз әфәнде белән танышып, аралашып, аның эшчәнлеге, уй-максатлары белән якыннан таныштым.

 

– Бахруз әфәнде, сез тумышыгыз белән кайсы яклардан?

– Мин Грузиянең Ормашен дигән авылында укытучы гаиләсендә тудым. Әтием һәм өч абыем авыл мәктәбендә укыттылар. Авылда укытучы — хөрмәтле, абруйлы һөнәр иясе. Мәктәбебезнең абыем тырышлыгы белән төзелүе, гаиләбезгә ихтирамны яулагандыр. Мин бу ихтирамны тоеп үстем һәм бу абруйга тап төшермәү җаваплылыгын, кайда гына булсам да, онытмаска тырышам. Мәхмүд исемле бер абыем — Әзербайҗан академиясендә биология фәннәре академигы.
Мәктәптә укыганда бар малайлар кебек үк спорт белән шөгыльләнеп, чыныгып үстем. Сер түгел: авылда җаның теләгән юнәлеш буенча шөгыльләнергә әллә ни мөмкинлекләр юк. Мәктәптә “5”ле билгеләренә генә укып, 8нче сыйныфны тәмамладым. Кулыма танык­лык алганда, бар фәннәрдән дә “5”ле билгеләре, ә әтием укыткан химия фәненнән генә бер “4”ле чыкты. Күпме генә төзәтергә тырышсам да, “Синең химия буенча “5”лелек белемең юк”, — дип “4”ле куйды ул. Баку шәһәрендә урта мәктәпне тәмамладым. Теләгем — укуымны дәвам итеп, дәүләт хезмәте юнәлеше буенча китәргә иде. Бу хыялым чынга ашмыйча калды, теләгән факультетка укырга керә алмадым.
– Ижау якларына нинди җилләр китерде?
– Бирегә килгән көнемне әле дә яхшы хәтерлим. 1997 елның 17 июнь көне иде ул. Әлбәттә, ялгызым килеп чыкмадым бу якларга. Ижауда икетуган абыем яши иде. Фәрһад исемле абыем 1982 елда ук Ижауга килеп, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Ижау механика заводында эшләгән чорларында, депутат вазифаларын да үтәгән.
– Сез дә Удмуртиягә һөнәр үзләштерергә килдегезме?
– Әйе. Абыйларым минем килүемә бик сөенде. “Укып, дип­лом ал да, безнең эшне дәвам итәрсең”, — диделәр. Юридик факультетка укырга кердем. Уку белән беррәттән эшләдем дә. Абыйларым — Якшур Бодья трактында урнашкан «У лося» рестораны хуҗалары. Элек бу урын законсыз чүплек, ташландык җир иде. Аны чистартып, җыештырып, абыйларым шушы рес­торанны ачып җибәрде. Баштарак анда гадирәк эшләр башкардым. Әкренләп тәҗрибә туп­лап, катлау­лырак мәсьәләләрне хәл итә башладым. Универститетта алган белемем дә бик ярдәм итте миңа. Ә 2005 елда ныклап идарә эшенә тотындым. Мин — аларның эшен дәвам иттерүче.
– Туган ягыгыз сагындырмыймы?
– Сагынган чаклар булгандыр инде. Хәзер Ижауга шундый күнектем. Ижау шәһәре, гомумән, Удмуртия икенче туган җиремә әверелде. Биредә — гаиләм, яратып башкарган эшем, дусларым, танышлар. Әзербайҗанга отпуск вакытында кайтам. Анда туганнарым бик күп. Алар белән очрашып, бераз торганнан соң, Ижауны сагына башлыйм. Телим икән Кезга, Вавожга, Алнаш яки Шарканга барам – бар җирдә дә колач җәеп каршы алалар. Биредә мин үземне Әзербайҗандагыга караганда иркенрәк, ышанычлырак тоям. Балаларым да монда туды. Кызым, ике улым бар. Ижауда бәхетемне таптым, тамыр җәйдем дияргә кирәк.
— Эшкуарлык эше дә, халык белән эшләү дә җиңел түгел. Гаиләгез белән бергә булырга вакыт каламы?

— Якыннарым, кадерле кешеләрем өчен вакыт табарга тырышам. Уку вакытында һәркөнне кызымны мәктәптән алам, бу вакытка бернинди эш тә планлаштырмыйм. Ул «5»ле билгеләренә генә укый, горурлыгым минем. Улларым да үсеп килә. Аларны күп нәрсәгә өйрәтәсем килә.
— Сезнең мәчеткә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, тирә-юньне төзекләндерү эшләренә ярдәм итүегез турында бик еш мактап телгә алалар. Кем генә ярдәм сорап килсә дә, мәсьәләне уңай хәл итү юлларын эзлисез. Кайдан барсына да вакыт һәм матди мөмкинлекләр табасыз?
— Кайберәүләр: “Әле монда, әле тегендә ярдәм итәсең, нигә кирәк ул сиңа, башыңа тай типмәгәндер бит!” — дип әйтәләр (елмая). Әлбәттә, хәйрия эше бик күп вакыт сарыф итә, әмма кемнедер сөендерә алу күңелдә зур канәгатьләнү хисе уята. Мине беркем дә мәҗбүри эшләтми бит. Эш бара, мөмкинлек булганда нигә ярдәм итмәскә?!
– Сез ни өчен депутат булырга теләдегез?
– Ижауга күбрәк файда китерәсем килә. Ижау шәһәренә кагылышлы мәсьәләләр миңа да кагыла. Шәһәр яхшырак булсын, башка шәһәрләрдән калышмасын иде. Мисал өчен, безнең Казаннан кайсы ягыбыз ким? Бездә дә нефть, заводлар, эшмәкәрләр бар. Ижау шәһәрен Россиядә иң матур шәһәрләрнең берсе итеп күрәсе килә. «Союзный» округындагы эшне халыкның мәхәббәтен уятырлык итеп оештырасы килә.

– Округ халкын күпчелек ниләр борчый?
– Сайлау кампаниясе вакытында ук мин округның һәр ишегалдында булдым, халык белән очраштым. Очрашу нәтиҗәләре буенча миңа 2000нән артык наказ һәм сайлаучылардан тәкъдимнәр керде. Барлык мөрәҗәгатьләрне анализлап, без иң кискен мәсьәләләрне ачыкладык һәм округ өчен уртак проблемаларны, аерым алганда, һәр йортның проблемаларын беләбез. Нигездә бу – төзекләндерү (мөрәҗәгатьләрнең 55%ы) һәм кварталара юлларның, тротуарларның (21%) торышы. Кешеләрне шулай ук Иҗтимагый куркынычсызлык (10%), балалар өчен өстәмә белем бирү һәм ял (7%), өлкән буынның сәламәтлеге һәм ял мәсьәләләре (7%) борчый.
Округта даими ярдәмчеләрем бар. Кирәк икән, мин үзем дә, командам да ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшлибез. Биредә яшәүчеләр, йорт­лар буенча өлкәннәр, активистлар белән очрашабыз, район һәм шәһәр хакимияте, коммерцияле булмаган оешмалар һәм бизнес вәкилләре белән очрашулар уздырабыз.

— Шушы эшләр турында җентекләбрәк сөйләп үтсәгез иде?
— Минем депутат эшчәнлегем турында мәгълүмат тулысынча ачык. Рәсми сайтым эшли, анда барлык вакыйгалар яктыртылып барыла.
Үз округымда даими режимда эшләү системасын булдырдым. Җәмәгать кабул итү бүлмәсе көн саен эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ачык. Шәхси кабул итүем һәр пәнҗешәмбе көнне өч сәгать дәвамында узса да, округта яшәүчеләр белән очрашу һәм аларның проблемаларын хәл итү өчен көн саен вакыт табам. 2018 елның сентябрь аеннан 2019 елның июнь аена кадәр кабул итү бүлмәсенә 318 кеше мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, 100дән артык мөрәҗәгать хат һәм электрон поч­та, интернет аша килеп иреште. Барлык мөрәҗәгатьләр дә каралды һәм һәр сайлаучыга җавап бирелде. 352 мөрәҗәгать уңай хәл ителде.
Ветераннар оешмасы бүлекчәләре рәисләре һәм кураторлар минем кабул итү бүлмәсендә даими кунак­лар. Ай саен җыелышлар үткәрәбез, һәм киләсе айга эш планнарын бил­гелибез.
Округта Өлкәннәр көнен бәйрәм итү традициясен яңарттым. Бу уңайдан атна дәвамында округның төрле мәктәпләрендә бәйрәмнәр үткәрелде, аларда 700дән артык ветеран һәм пенсионер булып китте. Программада балалар коллективларының номерлары, шулай ук «Гармония» ветераннар хорының чыгышы булды. Бу ансамбльгә матди яктан һәм оеш­тыру эшләре белән даими булышлык күрсәтеп торам.
Гадәттәгечә, иң актив гражданнар — өлкән буын. Округта да, районда да бер генә чара да алардан башка узмый. Алар яшь гражданнарга патриотик тәрбия бирүдә дә, ишегалларын төзекләндерүдә дә катнашалар.
Сентябрь аеннан башлап округта тагын бер традицияне керттем: 65 яшьтән алып 80 яшькә кадәрле юбилярларны минем исемнән ветераннар оешмалары кураторлары котлый, ә 85 һәм аннан да күбрәк яшь тулучыларга, шулай ук Алтын туйларын билгеләп үтүче парларны шәхсән үзем, өйләренә барып котлыйм.
Өлкән буын өчен Сәламәтлек көннәре уздырыла, барлык теләүчеләр табибларга килеп тикшеренү уза, сәламәтлеккә кагылышлы лекцияләр тыңлый ала.
Өлкәннәргә игътибар болай да җитми. Без аларга күбрәк вакытыбызны бирергә тиеш.
— Үсеп килүче буын, яшьләр белән эшләү — мөһим эш. Бу юнәлеш буенча эшләр ничек бара?
— Яшьләр иҗтимагый бер­ләшмәләре, иҗат коллективлары, талантлы балаларга булышып торам. Хәзер мондый эшне округта башкарам. Әлбәттә, балалар белән эшләү балалар шөгыльләнә торган социаль учреждениеләр ярдәменнән башка мөмкин түгел. Бу – мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт заллары. Округта 10 балалар бакчасы, 7 мәктәп, 3 балалар клубы бар. Һәркайсына төзекләндерү эшләрендә үз акчама, шулай ук сайлаучыларның наказлары реестры хисабына да ярдәм күрсәтелде, җиһазлар сатып алынды.
Республика Әтиләр советы белән берлектә 49нчы мәктәптә спорт мәйданчыгы төзедек. 78нче мәктәптә балалар спортын үстерү өчен хоккей тарт­масы урнаштырылды. Ә октябрь аенда 81нче мәктәптә волейбол, бас­кетбол, мини-футбол, теннис уеннары, тренажерларда шөгыльләнү өчен зур спорт мәйданчыгы ачылачак. Мин әлеге проектның иганәчесе дә.
«Союзный» округында яшәүче күп балалы һәм аз керемле гаиләләр өчен балалар һәм яшүсмерләр бушлай йөри торган төрле көрәш төрләре буенча спорт залы ачылды. Иҗтимагый оешмаларга, балалар һәм өлкәннәр өчен эшләүче спорт клубларына даими матди ярдәм күрсәтәм.

— Әле сез үз округыгыздагы иң яхшы укучы мәктәп балалары өчен махсус стипендия булдыргансыз дип ишеттем.
— Әйе, май аенда ел нәтиҗәләре буенча “Союзный” округының мәктәпләренең иң яхшы укучылары өчен исемле стипендия булдырылды. Һәр мәктәптән 5 укучы сайланып алынды һәм стипендия тапшырылды. Ел саен стипендия тапшыруны матур традициягә әверелдерергә телибез.
— Округны төзекләндерү буенча нинди эшләр алып барыла?
— Йорт яны һәм җәмәгать территорияләрен төзекләндерү буенча округта бик зур эш башкарылды. Союзная урамы, 145нче йорт һәм Калашников проспекты буенча, Самсонов урамы буенча 81нче мәктәп янында җәяүлеләр юлы урнаштыру, йорт ишегалларында балалар мәйданчыкларын коймалау, комлыклар, ишегалларында эскәмияләр урнаштыру, газоннарны төзекләндерү, юлларны капиталь ремонтлау – болар барысы да шәһәребез матур булсын, шәһәр халкының яшәү шартларын яхшырту өчен эшләнә. Шулай ук «Дуслык аллеясы» төзелде һәм төзекләндерелде – Союзная урамындагы чүп-чар өелгән ташландык урыннан балалар һәм пенсионерлар белән ял итү урынына әверелде.
— Сезнең болай күпкырлы эш алып барырга өлгерүегезнең, округ халкының зур хөрмәтен яуларлык уңышлы эшләвегезнең сере нидә?
— Халык белән һәрвакыт бергә булганда, ешрак аралашканда гына аларны аңлыйсың. Сирәк очрашып, матур сүзләр сөйләп кенә кешеләрнең күңелен яулау мөмкин түгел. Минемчә, теләсә кайсы кешене ул башкарган эшләр буенча гына бәялиләр. Шуңа күрә минем тормыш девизы: «Эш сүздән мөһимрәк!» Моннан тыш минем белән бергә эшләүче командамның һәрвакыт таянычын тоеп эшлим. Аларга рәхмәтле мин.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә!

Элмира Нигъмәтҗан.