Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Батыр йөрәкле Фәния
31.03.2012

Батыр йөрәкле Фәния

 

Иңнәренә әкрен генә суккалаудан Фәния күзләрен ачты.

«Йә Аллам, төш кенә икән, — дип, җиңел сулап куйды. — Аллага шөкер…»

Каян килеп керде әле төшенә бу куркыныч җанвар? Әйе шул, теге аю бит бу!.. Гомерендә дә онытасы юк Фәниянең ул җәйге иртәне, ерак яшьлектә калган тайга хуҗасы белән очрашу мизгелләрен.

Иртән эшкә барышы иде. Тирә-юнь белән хозурланып, табигать матурлыгына сокланып, кызу-кызу атлаганда күзе сукмакның уң ягына төште. Бернәрсә дә куркыныч турында хәбәр итми иде. Я Алла! Үзеннән бер кул сузымында гына ераклыкта, ике баласы белән үлән чемченеп йөрүче илаһи зур йөнтәс гәүдәле, галәмәт зур башлы, кап-кара күзле аюны күргәч, Фәния бер генә секундка тораташтай катып калды, икенче секундта ук булып алга ыргылды. Тыны кысылып, ярсу чабыш атыдай ыргылып, манма тиргә батып, килеп керде ул эшенә. Бүрәнәгә утырып хәл җыйды, еш-еш сулаудан, куркудан кипкән иреннәрен ялаш­тырып, иптәшләренә куркыныч очрашу турында сөйләде.

Төрле-төрле тайга хатирәләре Фәниянең хәтер капчыгының бер почмагына матурлап төреп салынган, җанына иркенлек, рәхәтлек, сөю һәм сөелү тойгылары булып укмашкан иде.

Әйбәт кеше булып чыкты аның Газизе. «Ярый, карчык, ярар, карчык», — дип кенә торды, гел аныңча гына яшәде. Татар сүзенә, татар җырларына мөкиббән булып, туганнарын бер күрергә зарыгып яшәгән Фәниясен Газиз ике елдан үзенең туган җиренә, Мари Төреккә алып кайтты.

Юкны бар итеп, өйләр салып кергәнче, каралты-кураларны тергезгәнче, балаларны үстереп, укытып, кеше иткәнче байтак көчләр түгелгән, сәламәтлекләр киткән, гомерләр үткән булып чыкты. Кызлары Светлана Йошкар-Олада укып, табиб булды, уңган-тырыш, тәртипле-инсафлы Сергейга кияүгә чыгып, Можга шәһәрендә төпләнделәр. Уллары Илгиз дә апасы торган шәһәрне үз итеп, шунда киткәч, Фәния Газизен балалар яшәгән шәһәргә күчеп китәргә күндерде. Әмма ире газиз хатыны, балалары янында ике бүлмәле иркен фатирда бик аз гына (бары өч ай) яшәп калырга өлгерде. Һай, гомерләр… Аның бар үкенече – Газизенең шушы якты дөньядан иртә китүендә, үзенең аңа берничек тә ярдәм итә алмавында иде. Кеше гомере — бер мизгел, диләр шул. Туды, яшәде, китте… Фәнияне ялгызын гына калдырып мәңгелеккә китте.

Беркемне дә белмәгән, бер танышы да булмаган удмурт шәһәрендә ул чакта бик авыр булды аңа. Татар кешесен күрергә, татар сүзен ишетергә теләп, урамнарга чыгасы килде, әмма җанындагы зур кайгысы аны урамга да чыгармады, кеше дә күрсәтмәде…

Ике ел шундый халәттә яшәде Фәния. Ниһаять, бер көн җитте, җанына тынычлык иңде. Тирә-яктагы кешеләрне күрә, сүзләрен ишетә башлады. Үзе кебек үк уйлаган, сөйләшкән, җырлар җырлаган милләттәшләре белән танышты, бергә-бергә кичәләр, бәйрәмнәр, төрле чаралар оештырып, милләтебез өчен янып йөрүләр, уйланулар, иҗат итүләр чоры башланды…

«Туры сүзле син, Фәния апа, — диләр аңа яшьләр, — ни уйласаң, шуны әйтәсең!» «Дөресе шулай булгач, нишлим, — ди ул, — холкым буенча дөреслекне күзгә карап, туры әйтергә яратам».

Башкалар сизгән матурлыкны күрә белгән нечкә күңелле, күпләр әйтергә дә кыймаган ачы хакыйкатьне, дөреслекне курыкмыйча ярып салучы батыр йөрәкле, тәмле дә, татлы да, үткен дә телле ул Фәния Гыйззәтуллина. Ходай аңа бәхетле-куанычлы, шатлыклы гомерләр бирсен, туганнарының җан җылысыннан аермасын.

Надия Вәлиева, Казан шәһәре