Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Батырлар килә — бирегез мәйдан!
24.06.2015

Батырлар килә — бирегез мәйдан!


Ата-бабаларыбыз күрсәткән юлдан тайпылмыйча, милләтебезнең язылмаган законнарына таянып яшәү — үзенең җимешләрен мулдан бирә. Сарапулда быелгы Сабантуй батыры Кәримовлар гаиләсе белән күрешеп сөйләшкәч, мин әнә шундый фикергә килдем. Шәһәребездә матур, тәртипле татар гаиләләре күп булуына күңел сөенә. Милләттәшләремнең кул кушырып утырмыйча, төрле яктан тырыш, булдыклы, хезмәт сөючән булуларына шатланам. Шуңа күрә аларның тормышлары да әйбәт, табыннары да һәрвакыт мул. Бу яшәеш калыбы түкми-чәчми буыннан-буынга тапшырылып килә.

Шәһәребездә милли тәрбия чәчәк аткан елларда 16 ел мәктәп директоры булып Гөлсинә Садыйкова эшләде. Биредә һәр ел саен барлык шартын туры китереп, балалар Сабан туе үткәрелде. Әхмәтгата мулла, урыны җәннәттә булсын, азан әйтеп бәйрәмне башлаганнар, бәрәнгә хәтле булган! Малайлар шунда беренче тапкыр бил алышканнар. Рамазан аенда мәктәп ашханәсендә, депутатлар ярдәме белән, авыз да ачтырганнар. Татар телен, мәдәниятен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе эшләгән (укытучысы Флария Вәгыйзова). Нәкъ менә шундый милли мөхиттә, шушы мәктәптә бертуган абыйлы — энеле Кәримовлар белем алганнар. Көрәш җене дә аларга шунда кагыла. Егетләрнең спортны яратуларына мәктәптә эшләп килгән көрәш секциясе дә (җитәкчесе Владимир Радыгин) зур роль уйнагандыр. Соңыннан алар шәһәребезнең “Богатырь” спортзалында штанга, дзюдо, армспорт, көрәш буенча шөгыльләнүләрен дәвам иткәннәр.
Тимурга — 30 яшь, ә Ринатка- 25 яшь. Иң элек алар үзләрен республикабызда дәрәҗәсе киң таралган, авыл спорт уеннарында сынап карыйлар. Ул уеннарда алты ел рәттән призлы урыннар аларныкы була. Бер кочак грамота һәм бихисап медалльләр моның дәлиле. Мәсәлән, 2011-2013 елда үткәрелгән Авыл спорт уеннарында көрәш буенча Тимур 110 кг авырлыкта беренче урынны ала. 2013 елда Воткинск Сабан туенда икенче батыр булып кала. Армспорт буеча Удмуртия чемпионатында өченче урын ала. Агымдагы елда Әгерҗе Сабан туенда 100 кг авырлыктан артык категориядә икенче батыр булып кала.
Энесе Ринат Әгерҗе Сабан туенда, 85 кг авырлыкта, икенче урынны яулый. Шулай ук Әгерҗе районы авылларында беренче урыннарны ала. Ул 2014 елда узган Удмуртия Республикасы авыл спорт уеннарында дзюдо буенча беренче урын ала. 2015 елда май аенда Завьяловода үткәрелгән ярышта 95 кг авырлыкта армспорт буенча республика чемпионы була. 2006, 2008 елларда көрәш буенча Казан шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия ярышларында чемпион титулын яулый. Саный китсәң, бу исемлекне бик озак дәвам итәргә булыр иде, ләкин максатыбыз ул түгел. Бүген без аларны беренче чиратта халкыбызның чын уллары булганнары өчен зурлыйбыз. Ә батыр калу нур өстенә нур өстә дә, икенче планда. Алар икесе дә көләч йөзле, миһербанлы егетләр. Ләкин бер нәрсә дә үзеннән — үзе генә килми шул, күп көч куярга кирәк. Уңышсызлыкка очраганда алар күңелләрен төшермиләр, гел алга атлыйлар.
Әтиләре Фәнил, әниләре Әлфия улларын беркайчан да ачуланмыйча тәрбияләгәннәр. Әниләре һәрчак хәер-фатихасын биреп озата, тәмле милли ризыкларын пешереп каршылый. Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр. Улларына дөрес тәрбия биргәч, әтиләре Фәнилне, әниләре Әлфияне алда бәхетле картлык көтә дип ышанып калабыз. Ата-ана назын тулысы белән алган балалар күбрәк уңышка ирешәләр, үзләренә ышанып, тәвәккәл булып үсәләр. Тимур, Ринат тормышта да үз урыннарын тапканнар. Икесе дә Удмурт дәүләт университетын тәмамлап, радиозаводта инженер булып эшлиләр.
Ринат әле өйләнмәгән. Менә дигән егет! Ринат бер эштән дә тарсынып тормый, кирәк икән печәнен дә чабып алып кайта, абыйсына да өй төзергә булыша. Тимур яшәгән йорт бәхет-шатлык белән тулган. Хатыны Альбина — искиткеч чибәр, өе чис­та, ашарына пешерелгән. Ә иң мөһиме — каенанасын бик хөрмәт итә. Бигрәк тә аның шул сыйфаты йөрәгемә май булып ятты. 4 яшьлек кызлары — Карина үсеп килә. Альбина белән Тимур институтта укыганда танышканнар. Икесе дә радиозаводта эшлиләр. Кәримовлар тыйнак, “Мин булдырам”, — дип күкрәк кагучылардан түгел. Тәртипле гаилә.
Безгә алга таба да бертуган Кәримовлар өчен сөенергә, горурланырга язсын.

Асия Әхмәдиева,
Сарапул шәһәре.