Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Батырлар онытылырга тиеш түгел!
22.12.2016

Батырлар онытылырга тиеш түгел!

9 декабрьдә Ватан каһарманнары көне билгеләп үтелә. Илебез тарихында исемнәре алтын хәрефләр белән язылган каһарманнар аз түгел. Советлар Союзында гына да 12 776 кешегә Герой исеме бирелгән. Бөек Ватан сугышында үз гомерләрен аямыйча, Ватаныбыз өчен тормышларын фида кылганнар бихисап. Әлеге сугышта Удмуртиядә туып-үскән 103 кеше Советлар Союзы Герое дигән зур исемгә лаек булган. Алар арасында милләттәшләребез дә бар. Аларның батырлыклары хакында милли басмабызда язарга, яшь буынга чын батырлык үрнәкләрен күрсәтергә тырышабыз.
Кече Пурга районының Әбделмән авылы егете Закир Шәех улы Солтанов — шундый каһарманнарның берсе. Сугышка ул үз теләге белән 1942 елның ноябрендә китә. Бу вакытта аңа нибары 19 яшь була. Берничә мәртәбә яралана, орден-медальләр белән бүләкләнә. Закир Солтанов 1945 елның гыйнварында Варшаваның төньягында — Висла елгасы буендагы яуда зур батырлык күрсәтә. СССРның Югары Советы Президиумының карары нигезендә 1945 елның 24 мартында милләттәшебезгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Каһарманны бүген дә онытмыйлар. 9 декабрьдә Кече Пургада 1нче санлы мәктәптә Закир Солтанов хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырдылар. Шушы көннән башлап, әлеге уку йорты милләттәшебезнең исемен йөртәчәк.
Сугыш тәмамлангач, күп кенә фронтовиклар кебек үк Закир Шәех улы Удмуртия Эчке эшләр министрлыгында эшли башлый. 12 ел гомерен ул җинаятькә каршы көрәшкә, гражданнар куркынычсызлыгын саклауга багышлый, Свердлау һәм Түбән Новгород өлкәләрендә Эчке эшләр органнарында хезмәт куя. Гомеренең соңгы көннәре Украинаның Херсон шәһәрендә үтә, шунда җирләнә.
Мемориаль такта ачуга багышланган тантанада Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге, укытучылар һәм укучылар, милләттәшебезнең туганнары да катнашты.“Ул Берлинга кадәр барып җиткән. Рейхстагта имзасы да бар. Әле дә хәтерлим: 1946 елның ямьле җәй аенда (ул чакта без Калинин урамында яши идек) әнием солдатларны күреп алды да, тизрәк алар янына йөгерде. Ә мин әле кечкенә идем, куркуымнан үксеп-үксеп еладым. Аннан соң Әбделмәнгә әбиебез янына кайттык. Авыл халкы аны зурлап каршы алды. Урамда зур-зур өстәлләрдә табын әзерләделәр, рәхәтләнеп бәйрәм иттек. Зәки абыем да, Салих абыем да бик матурлар — озын төз гәүдәле, зәңгәр күзле бөркет кебек егетләр иде. 1952 елга кадәр Зәки абый Ижауның мотозаводында эшләде, соңыннан Түбән Новгородта Эчке эшләр министр­лыгына эшкә җибәрделәр. Шунда тормыш иптәше Вера Федоровна белән танышып, гаилә кордылар һәм озак тормыйча, тормыш иптәшенең туган ягына Украинага күченеп киттеләр. Артык тыйнак кеше иде Зәки абый. Херсонда заводта эшләгәндә күпләр аның Советлар Союзы Герое икәнен белмәгәннәр дә. Үзе йорт салып чыкты. Әмма туган якларны бик сагынып яшәде. Җиреннән аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган үлгәнче елар, дигән халык мәкале бик тә туры килә иде аңа. Сирәк булса да, Әгерҗегә безгә кунакка кайткалый иделәр. Соңгы мәртәбә 1982 елның җәендә Сабантуйга кайтты ул”, — дип, хатирәләре белән уртаклашты Дамира Минһаҗ кызы Королева. Ул абыйсы турындагы истәлекләрне күз карасыдай кадерләп саклый.
“Яңарыш” газетасы редакциясе узган ел шәһәр хакимиятенә башкалабызда төзелеп килүче яңа урамнарның берсенә Советлар Союзы Герое Закир Солтанов исемен бирик, дигән тәкъдим белән чыккан иде. Тик җитәкчелек әлеге тәкъдимебезне хупламады, “… постановление нигезендә башкала урамнарына Ижауда яшәп, тырыш хезмәт үрнәге күрсәткән яисә башка батырлык кылган кешеләр исеме генә бирелә ала. Закир Солтановның тормышы Ижау белән бәйләнмәгән”, — дигән җавап алдык.
Белешмәләр буенча, каһарман милләттәшебез сугышка кадәр (1940 елдан башлап, фронт­ка киткәнче) Ижау машина төзелеше заводында слесарь булып эшләгән.Туган ягына әйләнеп кайткач та, хезмәт юлын Ижау заводында дәвам иткән. «Ижмаш» заводы диварындагы мемориаль тактада да аның исеме мәңгеләштерелгән.
Ижаудагы урамнар Апрельская, Еловая, Жасминовая, Трубецкая 1, Трубецкая 2 кебек башка бик күп төрле сәер исемнәр йөртә. Нәрсә хөрмәтенә бирелгәндер алар, төгәл әйтеп тә булмый. Тик менә Бөек Ватан сугышында илебез иреге һәм киләчәге өчен җаннарын да кызганмаган, соңыннан хәрәбә хәлендәге илебезне аякка бастыруга, тәртип урнаштыруга үзләреннән лаеклы өлеш керткән, намуслы хезмәт күрсәткән каһарманнарның исемнәрен урамнарга бирү өчен ниндидер карарга нигезләнергә туры килә. Шәһәр җитәкчелеге фикере буенча, андыйлар Ижауга бернинди файда китермәгән, Кече Пургада Закир Солтановны беләләр, хәтерлиләр, шул җиткән булып чыга. Ә менә Ижауда яшәүче яшь буын, укучылар каһарман Закир Солтановның батырлыгы турында ничек, кайдан белерләр микән?! Елдан-ел кадерле ветераннарыбыз сафы сирәгәя бара, берничә елдан дәһшәтле Бөек Ватан сугышының шаһитлары бөтенләй дә калмаячак бит, алар турында бары китаплардан укып, кинолардан карап кына беләчәк киләчәк буын. Хәтер юыла, югала барган куркыныч чорда яшибез. Кешелек тарихында сабак булырлык канкойгыч сугышлар бихисап булган (әле дә тыныч түгел Җир шары!). Шул хаталарны кабатламас өчен яшь буынга (чит ил кинофильмнарындагы супергеройларны түгел) чын, гади һәм кешелекле каһарманнарны күрсәтергә кирәк. Ижаудагы урамнарның берсе Закир Солтанов исеме белән аталса, шәһәр халкында кызыксыну, Удмуртия җирлегендә туып-үскән каһарман белән горурлану хисе уяныр иде.

Альбина Шәйхетдинова.