Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Батырлар онытылмый
16.07.2020

Батырлар онытылмый

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Удмуртия Республикасы буенча идарәсендә һәлак булганнар истәлегенә мемориаль комплекс ачылды. Гранит плитәләрдә геройларның исемнәре языл-
ган: «Кречет» штурмлау бүлеге командиры, өлкән лейтенант Илфат Закиров һәм штурм бүлеге инструкторы, кече лейтенант Валерий Бахарев”. Хезмәткәрләр 2000 елның 14 мартында Чечен Республикасында хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булалар. Икесе дә үлгәннән соң бүләкләнәләр. Илфат Закировка Россия Герое исеме бирелә, ә Валерий Бахарев «Батырлык ордены» белән бүләкләнә.
Тантанада «Кречет» хезмәткәрләре һәм ветераннары, хокук саклау структуралары вәкилләре катнаштылар. Удмуртия Республикасының махсус билгеләнештәге отрядлары җитәкчеләре — Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Удмуртия Респуб­ликасы буенча идарәсе башлыгы Михаил Арсланов, Удмуртия Республикасы буенча Баш федераль инспектор Сергей Панов, Удмуртия Дәүләт Советының «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе җитәкчесе Елена Дербилова тол калган хатыннарга һәм әниләргә рәхмәтләрен белдерделәр.