Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Батырларны онытмыйк!
17.03.2016

Батырларны онытмыйк!

Узган атнада 16 ел элек батырларча һәлак булган “Кречет” отряды хезмәткәрләре Россия Герое Илфат Закиров һәм Валерий Бахарев истәлегенә үткәрелгән дзюдо буенча турнирда Россиянең төрле почмакларыннан 200дән артык яшь спортчы катнашты.

Яшь көчләрнең осталыкларын танылган театр һәм кино актеры Алексей Огурцов, Удмуртиянең спорт һәм яшьләр сәясәте министры Игорь Краснов, Удмуртия Республикасы буенча Россия Федерациясе Җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсе җи­тәкчесе урынбасары Илдус Фәрдиев, “Кречет” отрядының беренче командиры Вячеслав Кокоткин һәм Россия Герое Илфат Закировның әнисе Ләйсирә Закирова бәяләделәр.
Ел саен 14 мартта Удмуртия Респуб­ликасы буенча Россия Федерациясе Җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсе, ”Кречет” отряды хезмәткәрләре һәлак булган иптәшләрен искә алу көне үткәрәләр. Аларның гаиләләре белән очрашалар, каберләренә баралар.
Турнирда катнашучыларга Алексей Огурцов үз илеңнең тарихын, һәлак булган батырларның исемнәрен белүнең мөһим икәнлеген искәртте. “Күп кенә яшүсмерләр бөек рус полководецларының исемнәрен белмиләр. Ә без бит үзебезнең тамырларыбызны, гаиләбезнең нәсел чылбырларын белергә тиеш. Шуның белән без үзебезнең гаиләбезгә, яшәгән илебезгә хөрмәтебезне белдерәбез”, — диде ул турнирны тантаналы ачу өлешендә.
Илфат Закировның әнисе Ләйсирә ханым улының кечкенәдән үк спортка тартылганы турында сөйләде. “Илфат нәкъ шушы балалар яшендә дзюдо белән шөгыльләнә башлады. Армия сафларына алынганчы ук тренер булып эшли башлады. Бу турнирларны үткәргәнгә бер яктан сөенәм, икенче яктан ул минем күңел яраларын яңарта. Аның рухы белән яшим. Бөтен нәрсә аны хәтерләтә. Бердәнбер улым иде бит. “Кречет” отряды хезмәткәрләренә рәхмәтем зур. Ярдәмнәреннән ташламыйлар, хәлемне белеп торалар”.
Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә ижау­лыларга тиңнәр булмады. 12-14 яшьлек кызлар-егетләр төрле авырлыктагы категорияләрдә алдынгы урыннар алдылар. Яшүсмерләрнең дзюдо белән шөгыльләнгәннәренә сокланып кайттым. Бу бер яктан үзләрендә физик көчне ныгытырга ярдәм итсә, икенче яктан яхшы холык, батырлык хисе тәрбияли.

Рәфилә Рәсүлева.