Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Бары тик алга!
28.12.2016

Бары тик алга!

“Иман” татар яшьләре берлеге өчен бу ел нәтиҗәле булды. Милләтебезне, телебезне саклау бурычын алга сөреп, бик күп эшләр башкарылды, чаралар үткәрелде.
“Әти, әни һәм бала” дип аталган гаилә кичәсендә без үзебезнең әти-әниләргә оешмабызның нинди эшләр башкарганын аңлаттык. Алар безнең милли юнәлештә киң кырлы эш алып баруыбызны күреп, горурланып утырдылар. Бу безнең өчен икеләтә бәхет булды.
“Татар кызы” конкурсының да дәрәҗәсе елдан-ел арта. Декабрь аенда яз айларында узачак конкурсның сайлап алу турын үткәрдек. Башка елларга караганда гаризаларның күбрәк булуы безне сөендерде. Быел 28 кыз арасыннан 12не сайлап алдык. “Татар кызы — 2017” конкурсының да яхшы үтәчәгенә ышанабыз.
Быелның яңалыгы дип, Воткинскидагы “Иман” татар яшьләре белән берлектә беренче тапкыр “Ислам дине нигезләре” буенча лекция оештыруыбызны атар идем. Әлеге лекцияләр аркылы яшьләрне үзебезнең динебез белән таныштырырга, аның чын асылын аңлатырга тырыштык.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясен без ел саен төрле форматта үткәрәбез. Узып баручы елда акция өч көн дәвам итте. Шуның бер көнен 107нче балалар бакчасы нәниләренә багышладык. Төрле уеннар уйнатып, сабыйларга татар телендә мульт­фильм күрсәттек. Шулай ук акция кысаларында “Лифт” шәһәр проектлар штабында “Өч аяклы ат” фильмы күрсәтелде һәм зоопаркта төрле милли уеннар үткәрдек. Әлеге акциягә кушылучылар саны да елдан-ел арта.
Оешмабыздагы татар яшьләре хәйрия эшләрендә дә актив. “Игелек атнасы” быел бер ай дәвам итте. Яңа туган ятим бала­лар йорты сабыйларына кирәк-яраклар белән һәм акчалата да ярдәм иттек.
Чәкчәк бәйрәмендә дә катнашучылар һәм тамашачылар саны арта. Димәк, милләттәшләребез әлеге чара белән кызыксыналар. Киләсе елда да бәйрәмне камилләштерү өстендә эшләячәкбез.
Милли чараларны оештыру, уздыру өчен тәҗрибә, белем кирәк. Алтынга тиң киңәшләрне без Казанда алабыз. “Иман”лылар “Идел” яшьләр үзәге оештырган күп чараларда катнашалар. “Татар яшьләре көннәре”, “Дөньякүләм татар яшьләре форумы”, “Милләттебез хәзинәләре” балалар лагере, “Төрки яшьләр фестивале”, “Яшь татар лидеры мәктәбе” — әлеге чаралар безнең өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы. Аларда катнашып, илһам алып, тәэсирләнеп кайтабыз, яңа милли проектлар өстендә эшли башлыйбыз.
Югарыда санап үтелгәннәр ел дәвамында башкарган эшләрнең иң зурлары гына. Татар яшьләрен “Иман” берлегенә җәлеп итү өчен дә күп хезмәт куябыз. Нәтиҗәләр күренә: быел оешмабызга 20 кеше өстәлде. Аларның күбесе төрле чараларда катнашырга өлгерделәр инде. Оешмабызның эше белән кызыксынып кына калмыйлар, үзләренең дус­ларын, туганнарын да “Иман” берлегенә алып килүчеләр бар.
Киләсе ел да төрле чараларга бай булыр дип көтелә. Удмуртиядә яшәүче балалар өчен “Яшь татар лидеры мәктәбе”н оеш­тырырга уйлыйбыз. Бу эштә безгә “Идел” Яшьләр үзәге ярдәмгә киләчәк. Шулай ук Сарапул шәһәрендә “Иман” берлегенең эшен яңартырга телибез. Димәк, татар теле, милләте, мәдәнияте һәм сәнгате өчен янып-көеп йөрүче яшьләр саны да артачак.
Удмуртиядә милли оешмалар бердәм, тату булып, кулга-кул тотынышып эшли. Киләсе 2017 елда да әлеге бердәмлек югалмасын, уңышларыбыз, җиңүләребез тагы да артсын дип телим. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм!

Гөлфия Әхтәмова,
“Иман” татар яшьләре берлеге рәисе.