Барысы да үзебездән тора
Белгечләр: “Коронавирус белән авыручыларның саны пик дәрәҗәсенә җитмәде, ләкин җитәчәк. Аннары бу сан акрынлап кими барачак. Менә шул күтәрелеш чорын уздырып җибәрергә кирәк”, — дип әйтәләр. Әлбәттә, барысы да үзебездән тора. Әгәр дә саклану чараларын бергәләп күрсәк, һәр кеше үзенең, башкаларның сәламәтлегенә җаваплы караса, авыруны аяныч нәтиҗәләрсез үткәреп җибәреп булыр. Моның өчен дәүләт тарафыннан да барлык чаралар күрелә. Төп максат — авыруга таралырга ирек бирмәү. Кулларны ешрак юарга, саклану чараларын күрергә тиешбез.
Әнә шул саклану чаралары күрелмәгәнгә Төньяк Кавказда Дагестан Республикасы коронавирус белән авыручылар саны буенча беренчеләрдән булып бара. Бүгенге көндә 4497 кеше коронавирус белән авырый, үлүчеләр саны — 287. Ни өчен? Бу сорауга Удмуртия Республикасының “Мирас” Дагестан халыклары берләшмәсе җитәкчесе Мөхәммәтгариф Гунашов җавап бирде: “Әле бүгенге көндә дә республикада халыкны үзизоляциядә тотуы авыр, әгәр дә хакимият ниндидер чаралар күрмәсә, бу хәлләрдән соң төбәктә ачлык галәмәте булырга мөмкин. Дагестанда коронавирусның җәелүенә күп сәбәпләр бар. Беренчедән, Дагестанда яшәүчеләрнең 30-40%ы әлеге авыруның куркыныч булуына бик озак ышанмадылар. Шуңа күрә күпләр үзизоляцияне бөтенләй кабул итмәде. Икенчедән, безнең үз гореф-гадәтләребез бар: авыруларның хәлен белергә бару, кеше вафат булгач, халык күп җыелып, аны соңгы юлга озату. Җирләргә 200әр кеше җыелган вакытлар була. Алар яңадан өйләренә кайтып, авыруны өйдәгеләргә йоктыралар. Җомга намазларына җыелуны да тиз генә туктатып булмады. Өченчедән, Кавказда, таулардагы авылларда, Буйнак, Кизляр, Каспийск, Дербент шәһәрләрендә гаиләләр зур, бер хуҗалыкта берничә буын яши. Алар бер өстәл артына җыелалар, ә берничек тә дистанция саклап булмый. Моның чынлап та зур афәт икәнлеген халык авыручыларның, вафат булучыларның саны көннән-көн арта башлагач кына аңлый башлады. Мәсәлән, Тебекмахи авылында бер атна эчендә 12 кеше үлде, югыйсә авылда ел буена да 12 кеше вафат булмый. Күбесе пневмония белән авырый. Моннан тыш Дагестанда маскалар, костюмнар, дарулар җитми. Медицина кадрларына кытлык.
12 майда Махачкала шәһәренең 3нче клиник хасханәсе пневмония белән авыручыларны кабул итә башлады. Хастаханә күбрәк иганәчеләр ярдәме белән эшли. Аның җитәкчелеге кислород концентрантлары җитмәве турында хәбәр итеп, иҗтимагый берләшмәләрдән ярдәм сорады. Без Удмуртия Республикасындагы “Мирас” Дагестан халыклары берләшмәсе үз чиратыбызда Удмуртиядә яшәүче ватандашларыбызга, татарларга, башкортларга мөрәҗәгать иттек. Шул ук көнне хастаханәгә акча илтеп бирдек, ике кислород концентраты бүләк иттек. Минем Дагестан халкына булышкан Удмуртиядә яшәүчеләргә зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Рамазан аенда эшләгән изгелекләрегез үзегезгә куанычлар булып кайтсын. Бер-беребезгә ярдәм итсәк, авыруны җиңеп чыгарбыз дип уйлыйм. Республикада бүгенге көндә паллиатив ярдәм (кешегә тормышының соңгы мизгелләрендә ярдәм итү) үсеш ала. Махачкалада әле күптән түгел генә балалар өчен 15 урынлык паллиатив ярдәм күрсәтү бүлеге ачылды. Шулай ук “Инсан” хәйриячелек фонды да өйдә соңгы көннәрен яшәүче авыруларга ярдәм күрсәтә. Ел азагына тагын ике паллиатив ярдәм күрсәтү үзәге ачылачак. Монысы безнең халыкның гореф-гадәтен күрсәтә. Чөнки без динебез кануннары буенча яшибез, өлкән буынны аеруча хөрмәт итәбез, авыр вакытларда мохтаҗларны онытмыйбыз. Барыбызга да исән-сау булып, традицияләребезгә тугрылык саклап яшәргә насыйп булсын.
Рәфилә Рәсүлева.