Барысы да гаиләдән башлана
6нчы апрельдә башкалабызда булып узган Россиякүләм яшь гаиләләр клубы фестивале тәмамланды. Бирегә илебезнең 15 регионыннан яшь гаиләләр җыелган иде. Фестивальнең тантаналы ябу өлешендә Удмуртия Президенты Александр Волков та катнашты.
Өч көн буена барган фестиваль Адыгея, Бурятия республикалары, Киров, Томск, Волгоград, Пермь, Курган, Төмән өлкәләре, Краснодар крае, Ненецк, Ханты-Мансийск, Ямало-Ненецк автономия округлары, Екатеринбург һәм Мәскәүдән килгән яшь гаилә клублары вәкилләренең үзара көч сынашуы, төрле конкурсларда катнашуы һәм гаилә турындагы остаханәләрдә эшләвеннән гыйбарә иде. Психологик остаханәдә яшь парлар: гаиләдә ир һәм хатын-кыз арасында мөнәсәбәтне ничек корырга һәм саклап яшәргә, гаилә бәхете нидән тора, ничек итеп өйдә дус-тату гына ремонт башкарырга – болар һәм тагын күп кенә гаилә мәсьәләренә караган сорауларга җавап эзләделәр.
Фестивальдә Удмуртия республикасы исеменнән Воткинск районыннан «Престиж», Кез районыннан «Надежда», һәм әлеге фестивальдә җиңеп чыккан «Под крышей дома своего» клублары чыгыш ясады.
Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: бу Россиякүләм яшь гаиләләр клубы фестиваленең Удмуртиядә беренче тапкыр гына узуы түгел. Республикабыз 2008 елда да бу фестивальне үз җирлегендә каршы алган иде һәм моның сәбәпләре дә җитәрлек. «Моңа — ди Яшьләр эше буенча министр Владимир Соловьев, – республикабызда яшь гаиләләрне тораклы итү максатын алга куйган «Яшь гаилә» дәүләт программасы эшләп килүе, аның ил күләмендә бердәнбер программа булуы сәбәпче булгандыр. Моннан тыш та биредә яшь гаиләләр уңай шартларда яшәсен өчен мөмкинлекләр шактый зур булуы Удмуртияне яшь гаиләләр өчен тәҗрибә туплау үзәге итеп билгеләүгә этәрде».
Удмуртия Президенты Александр Волков фестивальнең бүләкләү өлешендә катнашучыларны сәламләп: «Мондый фестивальне оештыручылар зур, бәя биреп бетергесез идеологик хезмәт башкара. Чөнки гаиләнең җәмгыятьнең төп ячейкасы булуы һәм дәүләтнең ныклыгы гаиләдән торуы күптән инде исбат ителгән хакыйкать», — дигән сүзләрне әйтте.
Александр Волков фикеренчә, 90нчы еллардан соң Россияне яңарту гаилә институтын ныгыту белән тыгыз бәйләнештә алып барыла. Бу юнәлештә әле дәүләткә һәм җәмгыятькә эшлисе дә эшлисе. Безнең республика бу юнәлештә күпкә алда бара.
90нчы елларда республикада яшьләр сәясәте, демография мәсьәләләре, гаилә һәм балалар тормышы белән шөгыльләнүче дәүләт органнары саклап калынды. Бүгенге көндә дә республика бу юнәлешләрдә ныклы эш алып бара. Удмуртиядә заманча җиһазландырылган, бар шартлары тудырылган перинаталь үзәк төзелүе — моның дәлиле.
«Соңгы 5 ел эчендә балалар бакчаларында 4000 яңа урын булдырылды, ә 2012 елда тагын 2000 урын өстәләчәк», — дип, үсеп килүче буынның да кайгыртудан читтә калмавын искәртеп үтте Президент.
Алда санап үтелгәннәр бар да туучылар санын арттырырга ярдәм итә. Инде дүртенче ел республикабызда туучылар саны арту күзәтелә. Әгәр 1996 елда Удмуртиядә 14 800 бала туган булса, узган ел исә 22 000 сабый дөньяга килгән. Бу елның 1 кварталында да, узган елга караганда, туучылар саны 420гә күбрәк, ә үлүчеләр саны 500 кешегә кимрәк булуы шатландыра.
Әйе, гаиләләр көр күңелле булып, яшәү дәрте белән янганда гына тормыш алга китә, аларның балалар үстерү теләге сүрелми. Бу фестиваль дә яшьләргә гаиләнең кыйммәтен аңлатырга, аның ныклыгы нәрсәгә нигезләнгәнен төшендерергә корылган иде. Фестивальдә катнашкан һәм аны читтән караган һәрбер кеше гаиләсенең ныклыгы хакында уйланмыйча калмагандыр, дип уйлыйм.
Элмира Нигъмәтҗан