Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Барысы да алда әле…
13.08.2014

Барысы да алда әле…

 1-5 август көннәрендә Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Биредә Татарстаннан, Россиянең 60 төбәгеннән, 25 чит илләрдән килгән 600дән артык татар яшьләре  катнашты. Уртага куеп сөйләшәсе мәсьәләләр, бергәләп җавап эзлисе сораулар, уртак проблемалар һәм шатлыклар — яшьләрнең әйтер сүзләре күп иде. Әлеге чарада Удмуртиядән 17 вәкил катнашты (өчесе Воткинск, калганнары Ижау шәһәреннән). “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзасы Гөлнара Шәяхмәтова форумның  көндәлеге белән таныштыра.

 Ижаудан иртәнге сәгать 4.00 сәгатьтә кузгалдык. Без Татарстанга барабыз!!! Алдагы 4 көн яңа тәэсирләргә, дусларга, аралашуга бай булачак.

Аллага шөкер, төш вакытын да исән-имин  Казанга да килеп җиттек. Бөтендөнья татар конгрессында теркәлү узгач, безне яшәү урынына — Универсиада авылына алып киттеләр. Биредәге матурлык һәрберебезне дә таң калдырды. Без 4 урынлы зур бүлмәләрдә яшәдек. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: быел барлык катнашучылар да бер урында яшәгәч, танышырга, аралашырга мөмкинлек булды.

Төшке ашны ашагач, без Кремль һәм Иске татар бистәсе буенча экскурсиягә киттек. Беренче көнебез  үзара танышып, иске дуслар белән очрашып, аралашып, татарча дискотека,  төнге чәй эчүләр белән тәмамланды.

 2 август:

Бүгенге иң мөһим чара — Бөтендөнья татар яшьләре форумының ачылу тантанасы. Һәркем бу мизгелне дулкынланып көтте!  Без иң элек Г. Камал исемендәге театрда узган ТРның халык һөнәрчеләре күргәзмәсе белән таныштык. Биредә ниләр генә юк иде! Һәр эшләнмәне сатып аласы килде.  Соңыннан күнгә (сумка, аяк киемнәре) татар халык бизәкләрен чигү буенча мастер-класс үткәрелде. Әлбәттә, без монда да бик теләп катнаштык һәм күнгә чигү серләренә төшенүебезгә шатландык. Биредә алган хисләр белән форумны ачу тантанасына киттек.

Очрашу барышында киләсе 2 елга Конгресс һәм Форум эшчәнлегенең резолюциясе кабул ителде. Һәр өлкәдән, илнең төрле почмакларыннан килгән делегатлар ел дәвамында башкарылган эшләр турында хисап тоттылар. Бу вакытта татар мәдәниятенең байлыгына сокланып, дөньяның төрле почмагында  яшәгән татарларның  халкыбызны танытканнары өчен  горурланып утырдык. Сабантуй бәйрәмен уздыру  үзе ни тора! Милли бәйрәмебез Канада, Австралия, Төркия һ.б. илләрдә дә үткәрелә бит. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинның “Иман” яшьләр берлеге эшчәнлегенә тукталып, мактау сүзләре әйтүе, берничә тапкыр безнең оешманы башкаларга үрнәк итеп куюы белән дә чиксез горурландык без.

Форум ачылгач, секцияләргә таралыштык. Быел алар 4 төрле тема буенча узды: “Рух”, “Татар теле һәм Интернет”, “Бизнестагы яшьләр”, “Мин татарча сөйләшәм”.  Һәр секция проектлар мәктәбе кебек булды. Биредә үзебез өчен алган мәгълүмат, яңа идеяләр турында күпме сөйләсәң дә аз сыман. Татар яшьләре арасында гаҗәеп талантлы, уңган шәхесләр күп икән! Һәркем үз сүзен әйтергә, үз фикерен якларга, исбатларга тырышты. Биредән һәркем дәртләнеп, яңа сулыш алып кайты дип уйлыйм.

Ә секциядән соң Универсиа­да авылында Австралиядән  Зөлфия Камалова һәм җырчы, Мубай төркеме солисты Илдар Мөбәрәкшин искиткеч матур концерт куйдылар. Икесенең дә башкарулары, көйләре үзенчәлекле булса да, аларны без бик яратып кабул иттек. Зөлфия Камалованың моңлы, көчле тавышы һәркемне әсир итте. Ул “Күбәләгем” һәм “Ай былбылым” җырларын башкарганда, барыбыз да аңа кушылып  җырладык! Әнә шулай хисләргә бирелеп, рәхәтләнеп күңел ачып, татарча аралашып, без иртәнге дүрт җиткәнен дә сизми калдык.

Алда яңа көн көтә!

 3 август:

Йокы туймаса да, узган көн белән бик канәгать идек. Иртәнге аштан соң (биредә бик тәмле ашаттылар) без проектлар мәктәбе эшенә нәтиҗә ясадык һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы бүлекләренә рәисләр сайладык. Шулай ук  зур планнар кертелгән резолюциянең ахыргы документларын  кабул иттек. Бөтендөнья татар яшьләре форумы Координацион Совет рәисе булып Тәбрис Яруллин калды. Аны котлыйбыз! “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Ринат Фәйзуллин Удмуртия белән конгресс арасында элемтә булдыручы итеп сайланды.

Көннең икенче яртысында катнашучылар арасында “Заманча татар гаиләләре. Проблемалар һәм аларны чишү юллары” дигән темага дискуссия үткәрелде. Форумны оештыручылар үзләре дә яшьләрнең тирәнтен фикерләүләренә таң калдылар. Дискуссия барышында  әлеге темадан читләшеп, катнаш гаиләләрдә үзара мөнәсәбәтләр һәм балалар тәрбиясе,  гаиләдә туган телдә аралашу проблемалары турында  да сүз куертылды. Форумда дөньяның төрле поч­макларыннан килгән яшьләр катнашкач, бәхәс тә кызу барды. Чөнки һәр илдә, шәһәрдә үзләренең кагыйдәләре, яшәү рәвеше. Тик ничек кенә булмасын, беркем дә миллилектән тайпылмады, барыбызны да уртак максат — киләчәктә катнаш гаиләләр санын киметеп, үз милләтебезне, туган телебезне саклап калу берләштерә иде. Ә менә чыгыш ясаучылар арасында яңгыраган бер фикер белән күпләр килеште: “Бүгенге яшь гаиләләрнең иң зур проблемасы — ул торак мәсьәләсе. Күп очракта гаиләдәге ызгыш-талаш та нәкъ менә аерым яшәү урыны булмаганга килеп чыга да инде”. Бу сүзләрдән соң залда авыр тынлык урнашты. Күрәсең, әлеге проблема белән  күп гаиләләр очрашадыр.

Дискуссиядән соң безне тагын бер сәяхәт көтә иде. Бу юлы  шәһәр көнен бәйрәм итәргә Арчага киттек. Биредә сәхнә йолдызлары гына түгел, ә алдан әзерләнгән программа буенча, форумда катнашучы кайбер яшьләр дә чыгыш ясадылар. Безне җирле пешекчеләр әзерләгән тәмле сыйлар белән дә кунак иттеләр. Мондагы чисталыкка, матурлыкка исең китәрлек. Шулай ук биредәге төрле милләтләрнең мәдәниятен чагылдырган 4 мәдәният йортында да булдык. Ә бәйрәм тамашасы шулкадәр күңелле иде, хәтта китәсе дә килмәде.

4 АВГУСТ

Бүген безне Болгар шәһәренә сәяхәт көтә! Иртәнге ашны тиз-тиз генә ашаганнан соң, автобусларга ашыктык. Болгар җиренә төшү белән безне иң элек ачык һавада пылау белән сыйладылар. Монда 4 сәгать кенә булсак та, экскурсия кызыклы иде. Без Кол Шәриф мәчетеннән бирегә күчерелгән, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, иң зур басма Коръән китабы, төньяк һәм көньяк мавзолейлар, хан сарае,  Ак мәчет белән таныштык. Биредәге гүзәллек таң калдырды. Тарихыбызны барлап кайту һәркемгә дә ошады. Ә кичтән оештыручылар делегатлар өчен көтелмәгән бүләк — “Корстон” комплексында татарча дискотека оештырганнар иде. Ә ахырда, традиция буенча — төнге чәй эчү!

 5 АВГУСТ

Бүген йоклап тормадык, чөнки электричка иртәнге сәгать 5.00.тә. Форум тиз арада үтеп китсә дә, биредә алган тәэсирләрне, тәҗрибәне, белемне онытырлык түгел. Форумны оештыручыларга, катнашучыларга бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.  Ә без, “Иман”лылар, бергәләп дөнья читенә барырга да әзер. Әле барысы да алда…