Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Барыбызны да уртак бурычлар бәйли
28.12.2016

Барыбызны да уртак бурычлар бәйли

Рөстәм Сөләйманов, Сарапул шәһәре: “Шәһәребездә татар яшьләре күп. Тик аларны бергә туплаучы оешма да, әйдәп барырдай лидерыбыз да юк. Киләсе елда шәһәребездә “Иман” берлегенең эшен яңартырга уйлыйбыз. Ижауда татар телендә бәйрәм-кичәләр күп уздырыла, ә Сарапулда юк диярлек. Шуңа күрә яшьләрне кызыксындырырдай милли чаралар үткәрү күз алдында тотыла. Әтәч елы безгә бу эшләрдә уңышлар гына алып килер дип ышанабыз”.

 

Алинә Измайлова, Воткинск шәһәре: “Безнең шәһәребездә “Иман” яшьләре берлегенең бүлеге эшли. Аз булсак та, командабыз тату һәм көчле. Ел саен Сабантуй һәм “Дуслык” фес­тивале кебек чараларны уздыруга өлеш кертәбез. Быел бездә Халыклар дуслыгы йорты ачылды, үзебезнең җыелу, сөйләшү, серләшү урыны барлыкка килде. Киләсе елда оешмабызга татар яшьләре тагы да күбрәк килсен иде, дип теләп калабыз”.

Алсу Нуриева, Можга шәһәре: “Шәһәребездә «Иман» оешмасы эшли. Тик берлеккә йөрүче яшьләр бик аз. Шуңа күрә яшьләр оешмасы быел бары тик бер генә чара – Сабантуй уздыруда гына катнашты. Без нәни тамашачылар арасында төрле уеннар үткәрдек. Тик яңгыр яву сәбәпле, аларның кайберләрен уздырудан баш тартырга туры килде. Ләкин яшьләр аптырап калмадылар. Тамашачының күңелен күтәрер өчен, коеп яуган яңгырдан да курыкмыйча, милли биюләр башкарып, халыкны таң калдырдылар. Әлбәттә, милли оешмабызга татар яшьләре күбрәк килсен иде”.

%d1%8e%d0%ba%d0%b0%d0%bc%d0%b5%d0%bd

Мәрьям Арасланова, Юкамен районы: “Починка, Тегермән, Засеково, Шәфи, Палагай авылларында яшьләр күп. Ел башында бергәләп план төзибез. Сабантуй, Нәүрүз, Авыл бәйрәме, Көзге бал, районара конкурсларда яшьләр бик теләп һәм актив катнашалар. Глазов, Балезино һәм Красногорск районнарындагы татар яшьләре белән бик тыгыз элемтәдә торабыз. Рәис Абашев, Рамил һәм Алисә Балтачевалар, Айдар Абашев, Екатерина Абашева, Гөлсинә Арасланова, Алисә Таушева, Лена Җантирәкова, Илсинә Арасланова кебек яшьләребез милли эшләрдә аеруча актив катнашалар. Яңа елда тагы да күбрәк милли чаралар уздырырбыз дип уйлыйбыз.”