Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Бардада — Тукай бакчасы
11.09.2013

Бардада — Тукай бакчасы

Габдулла Тукайның нә­сел тамырлары Барда белән тоташа. Бу турыда Пермь крае архивында сакланучы документлар да дәлилли. 1816 елгы халык санын алу йомгаклары буенча түбәндәгеләр язылган: “Әмирхан Әмиров, 40 яшьтә. Аның өч баласы: Зәйнелбәшәр, Мөфәшәр һәм Хөббениса. Аның оныклары да Бардада нигез кора, бары Зиннәтулла Әмиров Казан ягына китеп, Өчиледә урнаша. Өйләнә, балалар үстерә. Кызы Мәмдүдә кечкенә Апушны — булачак бөек шагыйрьне таба”.

Күп эзләнүләр нәтиҗәсендә Зиннәтулла хәзрәт Әмиров шәҗәрәсен төзү мөмкин була. Барда район китапханәсендә Г.Тукай музее оештырылды. Шагыйрь нәселенә багышланган китап чыгарылган. Барда районында шагыйрьнең бишенче, алтынчы буын туганнары яшиләр.
Узган ел Бөтенроссия авыл сабан туена бер көн кала Барда поселогы үзәгендә Габдулла Тукайга һәйкәл кую тантанасы булды. Анда район җәмәгатьчелеге белән бергә Татарстаннан килгән язучылар да катнашты. Ә иртәгесен Пермь крае губернаторы, Татарстан Президенты, Бөтендөнья Татар конгрессы рәисе һәм башка мәртәбәле кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Әнә шулай итеп, күптәнге хыялыбыз чынга ашты. Бөек шагыйребезгә һәйкәл куелды, паркка нигез салынды.
Паркны төзекләндерү Барда татарлары һәм башкортларының иҗтимагый үзәге рәисе Сәлим Назинга тапшырылды. Быел парк койма белән бүленеп алынды. Бу исә аны төзекләндерү, бизәү буенча күп эшләр башкарырга мөмкинлек биргән. Биредә Тукай иҗатына багышланган композиция ясалган. Ял итү өчен эскәмияләр куелган. Аларның һәрберсенең дә исеме бар: мәсәлән “Су анасы — тарак”, “Кәҗә белән сарык”, “Күбәләк” һәм башкалар. Һәрбер утыргычка исеменә туры килердәй итеп, тимердән силуэт ясалган. Бу эшне үзешчән тимерче Рафил Мавлютов башкарган.
Сәлим Назин белән очрашып, тагын нинди проектлар әзерләүләре турында кызыксындым. “Тиздән биредә “Шүрәле белән Былтыр” сыны зур урын алачак. Гомумән, планнарыбыз зурдан. Әлеге парк бардалыларның иң яраткан урыны булыр дип ышанабыз”, — диде ул.
Райондашларымның шундый зур эшләр башкаруларына чын күңелдән сөенеп кайттым. Бу игелекле гамәлләрне башкаручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм.

Гадилә Харисова,
Ижау шәһәре.