Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Баллы бәйрәм
22.08.2014

Баллы бәйрәм

16 августта “Лудорвай” архитектура-этнография музей-тыюлыгында унынчы тапкыр “Баллы спас” бәйрәме узды. Удмуртиянең төрле шәһәр, районнарыннан, шулай ук Башкортостаннан килгән умартачылар үзләренең продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Рәт-рәт булып тезелеп киткән сәүдә нокталарында балның күплегеннән күзләр йөгереште. Биредә урман, чәчәк, иң күбе юкә балы тәкъдим ителде. Һәр сатучы үзенең продукциясен мактарга, ни өчен нәкъ менә аныкын алырга кирәклеген исбатларга тырышты. Бәяләре барысыныкы да бер төрле: 3 литр бал — 1000 сум. Милләттәшебез, Пирогово авылында гомер итүче умартачы Фәридә Хуҗаәхмәтова: “Баллы Спаста берничә ел катнашам. Бик күңелле монда. Сатып алучы балны кабып карап, үзенә ошаганын сайлый. Күбрәк карабодай балы сорыйлар. Тик бездә андый бал юк. Көндәшлек зур булса да, сынатмыйбыз. Сатуга чәкчәк тә куйган идем, милли ризыгыбызны бик тиз алып бетерделәр”, — дип, үз фикерләре белән уртаклашты. Сәүдә нокталарын берничә тапкыр урап үтсәм дә, Татар­станнан килгән умартачыларны күрмәгәч, бераз кәефем төште. Алар киләсе елда бу бәйрәмнән читтә калмаслар, дип ышанам.
Сәүдә гөрләгән вакытта сәхнәдә Удмуртия, Пермь һәм Киров өлкәләреннән килгән фольклор ансамбльләр чыгыш ясады. Ә сәхнәнең салам белән бизәлүе бәйрәмгә аеруча ямь өстәде.
“Баллы Спас”та Англиядән килгән кунаклар да бар иде. “Россиянең төрле шәһәрләрендә булдык. Ә менә Удмуртиядә беренче тапкыр. Монда безгә бик ошый, шундый күңелле бәйрәмдә катнаша алуыбызга сөенәбез. Без бал, чәкчәктән авыз иттек, бик тәмле”, — дип, үз кичерешләре белән уртаклашты Анжелла ханым.
Спас православие динендәгеләрнең бәйрәме булса да, биредә төрле милләт вәкилләре катнаша. Һәр елдагыча үзе­безнекеләр дә читтә калмаган иде. “Бәхет” фольклор ансамбле кунакларга милли ризыгыбыз — чәкчәк һәм кайнар чәй тәкъдим иттеләр, татарча биеп, җырлап халкыбыз мәдәнияте белән таныштырдылар. Бәйрәм ахырында төрле милләт вәкилләре бергәләп түгәрәк уенга бастылар.

Эльвира Хуҗина.