Балигъ булу нидән гыйбарәт?
«Яңарыш» газетасының 32нче санында дөнья күргән «Йокылар качты инде» дип исемләнгән язмасында Зөһрә Камалиева төннәрен яшүсмерләрнең тавышланып йөрүе, егетләрнең сугышулары, сүгенүләре, җыелышып аракы эчүләре, кызларның кычкырып көлүләре бик еш кабатлануы, төн йокысы бирмәве хакында яза. «Аларның әти-әниләре ни карый икән соң?» — дип борчыла автор.
Әйе, яшүсмерлек чоры иң катлаулы, кискен үзгәреш кичергән, хәлиткеч вакыт. Шушы, бер карасаң мизгел генә булып тоелган чорда зур тормышка аяк басучы яшүсмернең нинди юнәлеш алачагы аның үзеннән һәм ата-аналары биргән тәрбиядән тора да инде. Нәкъ шушы вакытта күп кенә яшьләр эчү-тарту белән мавыга башлый, начар төркемнәргә иярә. Кемнәрдер әти-әниләре күз алдында булып, күпчелек өйдә утырсалар да, тормышка әзерлексез, эшкә өйрәнеп үсмәүләре аркасында, мөстәкыйль тормышка аяк баскач югалып кала… Кыскасы, 14 яшь тулып, кулларына паспорт алу гына яшь кешенең балигъ булуын, тормышта мөстәкыйль рәвештә атлап барырга әзер булуын аңлатмый шул әле. Шуны истә тотып, удмурт яшьләр оешмалары 16 яшьтән алып 19 яшькә кадәрле кызлар-егетләрнең балигъ булуларының әзерлек дәрәҗәсен сынап карау максатыннан «Эру», ягъни «Балигъ булу» дигән чара оештырдылар. Мин аның удмурт телендә узачагына һәм чакрымнар ераклыгына карамастан, чара булачак урынга юл тоттым. Теманың актуальлеге җәлеп итте мине.
Әлеге көч сынашу Грахово районының Югары Игра дип исемләнгән бик төзек, хуҗалыклары районда беренчелекне алып торган авылда узды. Бирегә бу көнне республикабызның 11 районыннан яшьләр командалары җыелган иде. Алар үз телләрен, гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен, милли халык ашларын әзерли белү, моннан тыш, заман таләп иткән эш-һөнәрләр буенча да көч сынашты. Кичәнең темасы гына түгел, оештыру тәртибе дә үзенчәлекле булып чыкты. Авыл эчендә бер-берсеннән аралары ерак булган 12 урында станцияләр булдырылган. Яшьләр шушы 12 тукталышның һәрберсен җитез генә йөгереп үтеп, тукталыш саен бер бирем үтәргә тиеш иде.
Әлеге чара авыл мәдәният йорты бинасында җыр-бию, командаларның бер-берсен сәламләү, үзләре белән таныштыру һәм әзерләп алып килгән милли ризыкларын тәкъдим итү белән башланып китте. Аннары алар һәр команда җитәкчесенең кулларына тапшырылган карта буенча станцияләрне узарга юнәлде. Командалар башкарырга тиешле биремнәр дә гади түгел. Әйтик, бер бирем автомобильнең тәгәрмәчен алыштырып кую булса, икенчесе матур итеп өстәл әзерләү, аны зәвыклы итеп бизәү, чүкеч белән бүрәнәгә 5 тапкыр сугуда озын кадакны кагып бетерү… Мәктәп бинасында урнашкан станциядә яшьләрнең компьютерны ни дәрәҗәдә белүләре тикшерелде. Мисал өчен, текстны колонкаларга бүлү, таблицалар сызу… Ә алдагы станциядә юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы биремнәрне чишәргә кирәк иде. Монысында егетләрнең генә түгел, кызларның да автомобиль йөртү кагыйдәләрен су урынына эчүе гаҗәпләндерде. Авылда очраклы гына удмурт туена да эләгергә туры килде. Туй мәҗлесендә тузан туздырып биюләрен күреп, удмурт милләтенең бик дәртле халык булуына тагын бер инандым.
Жюри әгъзалары бәйгегә нәтиҗә ясаганчы җыр-биюләр дәвам итте. Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, сәхнәдәге чыгышлар саф удмурт телендә барса да, бер дә удмуртча аңламыйм дип ямансуларга туры килмәде миңа, чөнки җырларның барсы диярлек таныш: «Бөрлегәнем», «Их, сез матур кызлар», «Газиз дусларым», «Агыйделнең камышы», «Талы бөгелеп тора» кебек татар көйләре яңгырап, бары тик сүзләре генә удмурт телендә иде.
Көч сынашуда Якшур-Бодьядан килгән команда җиңү яулады. Хәер, әлеге чара һәркем өчен бик әһәмиятле булгандыр дип уйлыйм. Чөнки янымда утырган удмурт милләтеннән булган тамашачы тәрҗемә итүләрдән дә, үзем төшенү буенча да, кичәнең башыннан азагына кадәр сүз тормышка әзерлек, әхлакый нормалар хакында баруын аңладым. Чараны оештыручы «Шунды» удмурт яшьләр оешмасының Грахово районындагы бүлекчәсе, Грахово «Меркурий» яшьләр үзәгенең мондый кичә оештыруларына «Афәрин!» диясе генә кала. Биредә катнашкан 15әр кешедән торган 11 командадагы яшьләрнең һәммәсенең күңеленә балигъ булуның эчеп, тәртип бозып, төнлә йөрүдән түгел, эшкә өйрәнеп үсүдән гыйбарәт булуына төшендерә алса да ни кадәрле әһәмияткә ия бит бу кичә!
Элмира Нигъмәтҗан