Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Балезинода тырыш халык яши
7.07.2016

Балезинода тырыш халык яши

Удмуртия Башлыгының Балезинодагы эш көне төрле очрашуларга бай булды. Балезино поселогында Александр Соловьев авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен төзелүче өч торак йорт төзелешенең барышы белән танышты.
Район җитәкчелеге белән әлеге программаның ничек тормышка ашырылуы хакында сөйләште, яңа йорт­ларга күченгән гаиләләр белән аралашты. Соңыннан республика Башлыгы Эркешево авылына юл тотты. Биредә “Кеп” ширкәте 900 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән комплекс төзелә. Терлекләр бәйдә торачак, Алманда җитештерелгән савым җиһазлары урнаштырылачак. Бүгенге көндә 200әр баш сыерга исәпләнгән ике мәйдан кулланылышка тапшырылган. Эшчеләр саны кыскартылу сәбәпле, хезмәт хакы 1,5 мәртәбә арттырылыр дип көтелә. 2017 елга сөт җитештерү күләме елына 7 мең тоннага җиткереләчәк, ягъни 22%ка артачак. Проектның гомуми күләме 100 миллион сум тәшкил итә. Шуның 60 миллион сумы — займ чаралары. Җитештерү тулы егәрлегенә эшли башлагач, 6 елда үз-үзен акларга тиеш.
Эшлекле очрашулар республи­каның иң төньягында урнашкан Сергино авылында дәвам итте. Удмуртия башкаласы, район үзәгеннән читтә булуына һәм начар юлларга карамастан, җирле халык терлекчелектә заманча технологияләр кулланып, уңышлы гына эшлиләр. Биредә 300 башка исәпләнгән сөт-товар фермасы төзелгән. Сыерларны роботлар сава. Тагын 100 башка исәпләнгән ферма төзергә ниятлиләр. Проектның гомуми бәясе 136 миллион сум.
Балезино терлекчеләренең эшчәнлеге белән якыннан танышканнан соң, Александр Соловьев республика өчен аеруча әһәмиятле булган проект — сөт җитештерүне елына миллион тоннага җиткерүгә зур ышаныч тууын белдерде. “Җирле халыкның югарыдан күрсәтмәләр көтеп ятмыйча, зарланмыйча, үз максатларына ирешү өчен тырышып эшләүләре сөендерде”, — дип белдерде Удмуртия Башлыгы.

Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәтенең Матбугат хезмәте яңалыкларына нигезләнеп әзерләнде.