Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


24.06.2015

Бала хакы

Юрганга карап аяк сузаргамы?
«Куян баласын тапкан, куяр урын тапмаган» дигән әйтемне кем уйлап тапты икән? Декрет ялыннан соң эшкә чыгарга теләп, балаларын бакчага урнаштыра алмыйча каңгырып йөргән аналармы, әллә беренче сыйныфка улын яки кызын укырга бирүчеләрме? Әлбәттә, элегрәк тә балага кагылышлы мәсьәләләр булмыйча тормаган, хатын-кызлар балаларын табу белән гаиләдәге өлкән кешеләргә калдырып басуга киткән. Калдырыр кешеләре булмаганнар сабыйларын хәтта үзләре белән эшкә алып чыккан. Мәктәпләрдә балалар барысы да бер дәрәҗәдә укыган.
Хәзер башка заман… Яшәү шартлары күпкә яхшырган, көйләнгән, әмма мәсьәләләре дә катлаулы. Бүген ата-аналар алдында башка мәшәкатьләр. Ярый ла балаңны балалар бакчасына, кайда да булса башка җиргә урнаштыру өчен урын юклык проблемасы гына торса, икенче нәрсә борчый — тигезсезлек! Бай ата-аналар балаларына һәр җирдә дә затлы, “элиталы” урыннар әзерләп торалар. Ул балалар бакчасыннан, мәктәпләрдән генә дә түгел, балалар табу йортыннан ук башлана. Бала карыннан ук “вип” клиентка әйләнеп, элиталы номерларга күчә, һәм гомер буена шулай дәвам итә.
Әйе, матди мөмкинлекләр барсын да хәл итә. Иң яхшы җиһазландырган балалар бакчасына яшәү урыны белән беркетелгән балалар түгел, шәһәр буенча танышлары яр­дәмендә, ә күпчелек балалар бакчасына зур керем керткән, ремонт ясарга булышкан ата-аналарның балалары урнаша. Андый бакчаларда тәртип тә, чис­талык та, мөмкинлекләр дә яхшырак. Югыйсә, алар дәүләт карамагындагы, бар балаларга да бер үк тигезлектә карарга тиешле учреждениеләр. Күп кенә ата-ана: “Бакча кайда да бакча инде ул”, — дип, үзен юатып, кайда юллама бирсәләр, шуңа (әле юлламалы булу да бик җиңел түгел) сөенеп бетә алмый. Юрганыңа карап аягыңны сузу хәерлерәк булыр, диләр. Кемдер үз мәнфәгатьләрен яклап бик күп ишекләрне шакып, үз теләгенә ирешә.
Бакчалар ачылуы, төзек­лән­дерелүе, кулланылышка тапшырылуы турында җитәкчеләр үз чыгышларында һәрдаим сөйләп торсалар да, урыннар җитмәү бүгенгә кадәр актуаль мәсьәләләрдән булып кала бирә. Балалы йортта бакчага урнаштыру проблемасы шундый еш сөйләнелә күрәсең, балалар үзләре дә әлеге кыенлыкларны белеп үсә. Шулай беркөнне редакциябезгә оныгын ияртеп, бер хәбәрчебез килеп керде. Әле яңа гына өч яшен тутырган баланың “Зууур үскәнсең икән инде. Балалар бакчасына йөрисеңме?”- дип соравыма, авыр сулап: “Юк, путёвка бирмиләр”, — дип җавап кайтаруы мине бик гаҗәпләндергән иде. Хәтта бала да шуны белгәч!

Мәктәпләр күп, кайсын сайларга?
Соңгы айларын балалар бакчасына йөрүче кызым авыз эченнән генә мәктәп турында бер шигырь сөйләп йөри. Татар теленә сүзмә-сүз тәрҗемә итсәң, менә шундыйрак мәгънәдә бу шигырь:
Безнең Ижауда мәктәпләр күп төрле:

Инглиз, спорт,
музыка юнәлешле…
Бар якыны, бик тә ерагы
Ничек сайларга
кайсы кирәген?

Мәктәпләр хәзер
институт күк алар,
Иң гыйлемлеләрне
сайлап алалар.
Алалар да өстәл артына
утырталар,
11 ел буе баш күтәртми
укыталар…

Әйе, мәктәпләр күп. Алар төрле юнәлештә. Чит телләр, икътисад, физика, математика, гуманитар фәнәрне тирән үзләштерү буенча эш алып барулары белән аерылып торалар, гомуми белем бирүче мәктәпләр дә җитәрлек.
Шуңадыр, да ата-аналарның балаларын беренче сыйныфка бирү алдыннан тынычлыгы югала да инде. Тиешле мәктәпкә бирәмме мин баламны? Яңа балалар төркеменә өйрәнерме? Эш урынымнан ничек китеп, мәктәптән баланы алырмын? Мәктәп программасын үзләштерә алырмы? Укытучысы нинди булыр? Борчулар күп төрле.
Хәер, күп кенә балалар әти-әни, әби-бабай кочагыннан түгел, балалар бакчасына йөреп, коллективта үзләрен азмы-күпме тотарга, төрле биремнәр эшләргә өйрәнеп, шомарып бара. Алай гына да түгел, ата-аналар сабыйларын 2-3 яшьтән төрле түләүле түгәрәкләргә йөртеп, укырга-язарга, санарга өйрәтәләр. Нәтиҗәдә, күп балалар укырга кергәнче, башлангыч сыйныф программасын үзләштерәләр. Элек баланы укырга өйрәтеп бару, киресенчә, кирәксез, файдасыз дип саный, иделәр укытучылар. 29нчы лицейда мәктәпкә әзерлек курсларында укытучы: “Әлбәттә, безгә килгәнче бала укый белергә тиеш, дип таләп итә алмыйбыз. Әмма бүгенге заман үзе моны таләп итә. Балаларның күпчелеге минутына 50дән артык сүз уку, кушу-алу мисалларын үзләштереп мәктәпкә килә. Мондый балалар янында берничә бала хәрефләрне кушып укый белми икән, ул беренче көннән үк башкалардан артта кала”, — ди. Әлеге лицей йортыбызга терәлеп тора. Шуңа күрә ата-аналардан ишетеп, күреп тә лицей яңалыклары белән танышып торам. Башка елларны да курсларга язылырга теләүчеләр күп, чират зур булганын ишеткән идем. Быел исә ата-аналар бирегә язылу өчен тәүлек ярым чират торды. Чиратларын саклап калу өчен төнлә дә кизү торды алар. Бу чиратны ата-ана үзләре барлыкка китерә бит. Зур акчалар түләп, таныш-белешләр эзли-эзли абруйлы лицей-гимназияләргә биргәнче, милли юнәлештә эшләүче уку йортларын сайлау яхшырак түгелме? Нәкъ шундый сыйныфларда укыган балалар гына үзләренең гореф-гадәтләрен, йолаларын беләләр. Тамырларын белгән балалар тайгак юлларга кереп китүчән булмыйлар.
Белгечләр баланы укырга биргәндә мәктәпне түгел, укытучыны сайларга кушалар. Менә ни ди алар бу хакта. Башлангыч сыйныфта укучыда укуга караш формалаша. Укытучысы дүрт ел буена балага тәрбияче дә, бар фәннәрдән укытучы да, “сыйныф әнисе” дә булып тора. Укытучының кешелек сыйфатлары матур, күңеле бай, педагогик таланты, тәҗрибәсе булу бик мөһим. Чөнки беренче укытучы бала өчен кумирга әверелә. Укытучы ошыймы, юкмы, тиз арада баладан күрергә булачак…
Мәктәпләрдә лицей, гимна­зияләрдән аермалы буларак, дәресләр төшкә кадәрле, аларда озынайтылган көн төркеме күбесендә көндезге өчкә кадәр генә. Кичкә кадәр эшләүчеләргә баланы мәктәптән алу кыенрак. Әмма бу беренче елны гына, аннары баланы мәктәптән барып алу мәҗбүри түгел. Укудан соң вакытында аны күңеле теләгән тү­гәрәкләргә язарга, яки, белемен арттыру максатыннан, өстәмә дәресләргә йөртергә була. “Иң табышлысы — акчаны зат­лы киемнәргә дә, күңел ачуга да, бизнеска да түгел, балаларның белеменә, һөнәр үзләштерүенә салырга кирәк. Аның җимеше яхшы уңыш бирәчәк”, — дигән иде бер зирәк танышым. Әйе, безнең балаларыбыз — дәвамчыларыбыз, безнең яшәү максаты да — балалар.

Элмира Нигъмәтҗан.