Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бала өчен ата-ана җаваплы
28.05.2014

Бала өчен ата-ана җаваплы

Май аенда Удмуртиядә тәрәзәдән егылып төшеп 3 баланың (Ижауның Гагарин урамындагы йортның бишенче катыннан — ике яшьлек бала, Барышников урамындагы йортның җиденче катыннан — өч яшьлек бала, Глазов шәһәрендә икенче каттан — бер яшьлек бала) гомере өзелү тетрәндерә дә, уйландыра да.
Әлеге бәйрәм күңел ачу чараларына гына кайтып калмый, ә ба­лаларның сәламәтлеген, алар­ның һәртөрле хокукларын һәрдаим сакларга кирәклекне дә искәртә.
Әлбәттә, республикабыз­да ба­­лаларның хокукларын һәм ихтыяҗларын яклауның хокукый нигезләре бар. Алар сәламәтлек, мәгариф, спорт һәм социаль программалар аша гамәлгә ашырыла, балаларга өстәмә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре, җәйге лагерьлар саны арта бара.
Мәсәлән, җәйге каникул вакытында республикада 77 меңгә якын бала лагерьларда сәламәтлекләрен ныгыта алачак. Бүгенге көндә 600 көндезге, 19 шәһәр яны сәламәтләндерү, 17 санатор-сәламәтләндерү, 2 стационар палаткалы лагерьлар балаларны кабул итәргә әзер.
Бигрәк тә, күп балалы гаиләләр — игътибар үзәгендә. Аларга республика бюджетыннан торак займнары, бер үк вакытта өч һәм аннан да күбрәк бала туганда торак сатып алу яки торак шартларын яхшырту өчен кире кайтарылып бирелми торган субсидияләр бирелә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә 30%, балалар бакчалары өчен түләүләргә 50% ташлама каралган.
Республикада ятим бала­ларның язмышын хәл итү мәсьәләсенә дә җитди караш сизелә. Ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләр белән опека органнары тыгыз элемтәдә эшлиләр, һәр баланың язмышы белән кызыксынып торалар, гаиләләргә психологлар ярдәм итеп тора. Ижау шәһәрендә эчкечелек аркасында, я түбән социаль хәлдә булуы, я гаиләдә җәберләнү сәбәпле, урамда калган аналарны һәм балаларны сыендыра торган “Җылы йорт” үзәгенең эшчәнлеге игътибарга лаек.
Бер караганда, бар да яхшы кебек. Тик календарьда әлеге дата юкка гына барлыкка килмәгән бит. Балаларны яклау көне дигәч, үзеннән-үзе кемнән якларга, нәрсәдән сак­ларга, дигән сорау туа. Редакция хезмәткәрләре, кайбер газета укучылар белән аралашканда, бу сорауга төрле җаваплар ишетергә туры килде. Мәсәлән, балаларны төрле авырулардан, игътибарсыз, битараф табиблардан, ваемсыз ата-аналарыннан, аларның кансызлыгыннан, җинаятьчелектән, бозыклыкка, фахишәлеккә, эч­ке­челеккә, наркоманиягә тарта торган бәндәләрдән, компьютер уеннарыннан, әхлаксызлыкны, оятсызлыкны күрсәтүче телепрограммалардан, урам йогын­тысыннан, ачлыктан, хәер­челектән, артык байлыктан, эшләмичә баю омтылышыннан сакларга кирәк дигән фикерләр яңгырады.
Әлбәттә, һәбер ата-ана баласының яхшы, тәртипле, сау-сәламәт, җәмгыятькә файдалы булып үсүен тели. Май аенда Удмуртиядә тәрәзәдән егылып төшеп, 3 баланың (Ижауның Гагарин урамындагы йортның бишенче катыннан — ике яшьлек бала, Барышников урамындагы йортның җиденче катыннан — өч яшьлек бала, Глазов шәһәрендә икенче каттан — бер яшьлек бала) гомере өзелү тетрәндерә дә, уйландыра да. Бала хәсрәтеннән дә зур кайгы юк. Әлеге ата-аналарга Ходай Тәгалә сабырлык бирсен дип телисе генә кала. Гаиләгә берәр кайгы килсә, бала белән берәр хәл булса, гадәттә, гаепне читтән эзләү башлана. Ничек кенә булмасын, баланың сәламәтлеге, иминлеге өчен, иң элек, ата-ана җаваплы булуын исебездән чыгармасак иде.

Рәмзия Габбасова.