Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Бала хәсрәтеннән сакланыйк!
31.05.2017

Бала хәсрәтеннән сакланыйк!

Бүгенге көндә сабыйларыбызны нәрсәдән якларга соң? Яман кешеләрдән, бозык юлдан, эчкече әти-әниләрдән… Кызганычка каршы, бу исемлеккә балаларның гомерен өзүче “Үлем” төркеме дә (группа смерти) килеп өстәлде. Әти-әниләргә: “Балам өйдә, компьютер артында утыра”, — дип, һич кенә дә тынычланырга ярамый. Белгечләр әйтүенчә, социаль челтәрдәге “Үлем” төркемнәре яхшы гаиләдә үскән балаларны да ярты ел эчендә үз-үзләренә кул салырлык дәрәҗәгә китерә алалар икән. 2016 елны Россия буенча 720 яшүсмер үз-үзләренә кул салса, Удмуртиядә 15 яшүсмер үз теләкләре белән якты дөньядан киткәннәр. Әлеге замана эпидемиясеннән балаларны ничек сакларга? Бу сорауга җавапны “Яшүсмер” шәһәр профилактика үзәге белгече Фирая Нияз кызы Газизова белән эзләдек.

Кармакка тиз эләгәләр

“Балаларны кечкенә вакытта чит кешеләргә ишек ачмаска, алар белән сөйләшмәскә өйрәтә идек. Хәзер дә мәктәпләрдә яшүсмерләр белән аралашканда, әти-әниләргә лекцияләр укыганда, социаль челтәрдә таныш булмаган кешеләрне дусларга өстәмәскә, алар белән аралашмаска өйрәтәм. Үзегез турында барлык белешмәне, телефон номерларын куймагыз, димен. Әлеге төркемнәр балаларның күңел халәтен тоеп: “Сиңа күңелсезме? Сөйгәнең ташладымы? Якыннарың аңламыймы? Без сиңа ярдәм итәбез”, — диләр. Борчу-серләрен әти-әнисенә, якыннарына сөйли алмаган үсмер бу “кармак”ка бик җиңел эләгә. Төннәр буе компьютер артында утырган балаларның аңнарын томалау җиңел. Бу төркемнәр «Разбуди меня в 4.20» дигән сылтамалар (ссылка) куялар.
Яшүсмерләр генә түгел, башлангыч сыйныф укучыларын да “аулыйлар” алар. «Комсомольская правда» газетасында бер ананың зарын укыдым. Ул болай дип язган: ”Сигез яшьлек кызым зиһенен үстерсен өчен планшеттан онлайн-уен куйдым. Анда ал төстәге Пони сикереп бара һәм балаларга төрле биремнәр бирә. Мин ул биремнәрнең бала өчен куркыныч булуы турында уйлап та карамадым. Пони: “Ты же хочешь, чтобы Пони тебя любил? Тогда не говори маме, у нас должны быть с тобой свои секреты”, — дигәч, аптырап киттем. Уенның соңгы биреме болай булды: “А ты можешь сама залезть на подоконник?» Мин планшеттан бу уенны тиз генә җуеп ташладым. Шулай да мин хәзер балам өчен куркам. Интернет уеннар балага нинди куркыныч янаганын аңладым”, — дип яза”.

Кем гаепле?

“Бала туган проблемасы, борчыган мәсьәләсе белән һәрвакыт әти-әнисе янына килергә тиеш. Тик балалар әти-әниләренә серләрен сөйләмиләр. Нигә? Кечкенә чакта балалар әти-әниләре янына йөгерәләр, аның белән сөйләшәселәре килә. Ә безнең аларны тыңлап торырга вакытыбыз юк. Безгә кызыклы булмагач, бала акрынлап сүнә. Ә кайбер әти-әниләр: «Нигә син тузга язмаган әйберләр сөйлисең?» — дип, баланың авызын ябып куялар. Балаларыбыз үсә төшкәч, хатабызны аңлыйбыз, тик инде вакыт узган була. Кайбер әти-әниләр кыйммәтле телефоннар, башка әйберләр сатып алып, үзләренең яратуларын күрсәтәселәре килә. Тик акчага гына корылган ярату ике арада җылы мөнәсәбәт тудыра алмый”.

Яшәү мәгънәсен ничек аңлатырга?

“Мәктәпләрдә укучылар белән әңгәмәләр вакытында аларга еш кына мин: «Нәрсә ул бәхет?» — дигән сорауны бирәм. Укучылар нәрсә дип әйтергә дә белмичә тынып калалар. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә бу сорауга җавапны тиз генә кайтармыйлар. Чөнки без яшәгәндә, бу хакта уйланып карамыйбыз. Шуңа күрә мин укучылар белән сөйләшкәндә төп тема итеп, «Тормыш кыйммәтләрен формалаштыру» темасын алырга тырышам. Без укучыларга наркотик­лар, тормышның бик күңелсез яклары турында сөйлибез. Ә аның матурлыгы, яшәү мәгънәсе турында сөйләргә онытабыз. Ата-аналарга балаларыгыз белән бергәләп табигатькә чыгыгыз, концертка барыгыз, кинотеатрларга йөрегез, дип киңәш бирәсем килә.
Баланың киләчәге, аның сайлаячак һөнәре турында да сөйләшегез. Шушы көннәрдә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы бер кыз белән аралашырга туры килде. Ул кая барырга да белми. Мәктәптә калыргамы, әллә берәр һөнәр сайлап, техникумга китәргәме? Бала үзенең мөмкинлекләрен белеп бетермәскә мөмкин. Әти-әни үзенең баласын яхшырак белә. Шуңа күрә ата-ана баласы һөнәр сайлаганда, һичшиксез, ярдәмгә килергә тиеш.
Ленин районында балигъ булмаган балалар бүлегендә эшләгәндә шундый очрак булды: бишенче сыйныф укучысы әнисе кинога җибәрмәгән өчен үпкәләп, язу калдырып, үз-үзенә кул салган. Без моңа шаккаттык. «Яхшы гаиләдә тәрбияләнгән, яхшы укыган, барлык чараларда актив катнашкан бала ничек инде шундый адымны ясаган? Тикшерә башлагач, әтисе белән әнисенең аерылу алдында торуларын белдем. Гаиләдәге ызгышларны, әти-әнинең аерылуын балалар авыр кичерәләр. Балалар бәхетле булсын өчен әти-әниләрнең тату булулары да бик мөһим”.

Беркем дә кайгы минем өемнең капкасын какмас, дип әйтә алмый. Бала хәсрәте килмәсен өчен күбрәк бала­ларыбыз белән булыйк! Белгечләр киңәшенә колак салыйк.

Рилия Закирова.