Бала бозау түгел
Нәрсә булса, юлда була: кем беләндер очрашасың, сөйләшәсең, хәтта серләреңне дә сөйлисең, чөнки бу кеше белән син, урыс әйтмешли, вряд ли, күрешерсең. Электричкада бу юлы кырык биш-илле яшьләрдәге ханым һәм янында дүрт-биш яшьлек кыз бала юлдашларым булды. Оныгымы, үз баласымы икәнен аңлый алмагач, сорап куйдым:
— Оныгыгызмы?
— Юк, кызым, дөресрәге, тәрбиягә алган.
— Үзегезнең балалар юкмыни?
— Бар, нишләп булмасын. Зурлар инде.
Каршымда утырган ханымга хөрмәтем артты. Кием-салымына, килеш-килбәтенә карасаң, бик байга да охшамаган. Әмма ятим сабыйны сыендырырлык көч тапкан үзендә. Ул арада ханым дәвам итте:
— Фермада сыер сава идем, колхозлар бетк әч, эш калмады. Пенсиягә дә иртә әле, ә яшәргә кирәк. Балаларны да башлы-күзле итәсе бар. Ә балалар йортыннан бала алсаң, акчасын түлиләр. Күп булмаса да, колхоздагы хезмәт хакыннан артыграк. Бездә бик күпләр алды. Икене-өчне алучылар да бар, әнә бер фермер бишне алды хәтта. Кредитлары хәтсез. Үзенеке икәү иде. Автобус та бирделәр үзенә. Мин дә тагын берәрне алырмын дигән идем дә, ялгызыма кыенрак булыр дидем, ирем үлгәнгә ике ел. Унсигез яшенә кадәр карармын әле.
— Ә аннан соң?
— Аннан соң теләсә нишләсен, мин унсигезгә кадәр генә дип алдым.
Ханымның шул сүзләреннән соң күңелемдә каршылыклы хисләр туды: хөрмәтем дә бетте, сөйләшү дәртем дә сүнде. Йокымсыраганга сабышып, тып-тыныч кына кулындагы курчагы белән мәш килгән сабыйны күзәтеп, үз уйларыма чумдым. Әйе, уйласаң, уйларлык нәрсәләр бар шул. Ничектер бер чиктән икенчесенә ташланырга ярата хөкүмәтебез. Әллә түрәләргә шулай җайлы. Балалар бакчаларын башта бетерделәр, ә хәзер, мактана-мактана, яңаларын төзиләр. Авылларда мәктәпләр төзеделәр, яптылар, бәлки, киләчәктә тагын төзи-ача башларлар. Инде килеп, балалар йортларындагы балаларны төрлечә тарата башладылар. Элегрәк бит баласыз гаиләләр дә бик кыенлык белән генә ала иделәр баланы тәрбиягә. Ә хәзер, чагыштыруым өчен гафу итегез, беткән колхозның фермасыннан бозау өләшкән кебек өләшәләр сабыйларны. Бәхәсләшергә җыенмыйм, үз балалары кебек тәрбияләүчеләре дә күптер, бу ханым кебекләр дә аз түгелдер. Газетада да шундыйрак бер язманы укып, бик нәфрәтләнгән идем. Урам буйлап кага-суга алып барган ике баланы яклап сүз каткан апага әни кеше балаларның үзенеке булмавын, ә бары үз балаларын укыту өчен алган кредитны түләргә акчалары булмаганга гына балалар йортыннан алуларын әйткән. Ә хәзер үз балалары укып бетергән, чит балаларның кирәге юк. Һәм еш кына балаларны кире балалар йортына кайтарып бирергә дә күп сорамыйлар. Телевизордан да еш кына тәрбиягә алынган сабыйларның кыйналып-сугылып яшәүләрен, хәтта кансыз әти-әниләрнең баланы үтереп ташлап, югалды дип эзләтүләрен, ә соңыннан җинаятьләренең ачылуын да күрсәтәләр…
Каршымда утырган сабый курчагына нәрсәдер аңлата, сөйли. Ханымга да берничә тапкыр эндәшеп карады, йокымсырап барган ана әллә ишетмәде, әллә ишетмәмешкә салышты. Бала да артык борчымады. Күрәсең, ул моңа ияләшкән. Кесәсеннән сохари кисәге алды да ипләп кенә кимерергә кереште.
Розалия Кәримова,
Яңа Авыл.