Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - «Балачак планетасы»нда кунакта
29.09.2016

«Балачак планетасы»нда кунакта

Сарапул шәһәренең 20нче “Балачак планетасы” исемле балалар бакчасының ачылганына әле өч кенә ел. Шулай да инде мактанырлык эшләре бар. Агымдагы елда шәһәр буенча ишек алдын төзекләндерү, бизәү конкурсында 1нче урын яулаганнар, Сарапул шәһәрендәге утыз ике балалар бакчасы арасында методик рейтингта 14нче урынга чыкканнар.

Балалар бакчасының капкасын ачып керү белән әкият дөньясына эләгәсең. Әллә көннең матурлыгы тәэсир итте, урман буена урнашкан әлеге бакча, Ижау шәһәренең татар бистәсендә урнашкан балалар бакчалары белән чагыштырганда, иң матуры булып күренде.
Тәрбияче хезмәте элек-элек­тән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Балалар бакчасында эшләү өчен аларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы, төпле белемле булырга кирәк. Моннан 2000 еллар элек үк Сократ та: «Һәрбер кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез», — дигән. Күңел җылысын, ярату хисен балаларга бирүче, кояш кебек елмаючы тәрбияче белән таныштым мин биредә.
Гөлназ Касыймова тумышы белән Әгерҗе районы Аккуҗа авылыннан. Тәбәрле авылында мәктәп, Минзәлә педагогика училищесын, Алабугада югары уку йортын тәмамлаган. Чаллы, Ижау шәһәрләрендә татар теле дәресләре укыткан. Ул чакларда хезмәт хакы аз булу сәбәпле, сәүдә юнәлешенә кереп киткән. Ләкин менә балаларны яратуы алар янына кире кайтырга мәҗбүр иткән. Ничек яратмасын, ул үзе өч бала әнисе! “Балаларны бик яратам мин. Кайчакта минем төркемдәге балаларга чит кеше кисәтү ясаса, үземнең балаларга тигән кебек була”, — ди ул.
— Тәрбияче үзенең балаларын нинди ысул белән тәрбияли соң?
— Әлбәттә, бабайлар ысулы белән инде. Иптәшем рус милләтеннән, гомер буе төзәтү колониясендә эшләп, бүгенге көндә мәктәптә кадетлар классында тәрбияче булып эшли. Шуңа күрә безнең гаиләдә — хәрби-патриотик тәрбия. Олы улыбыз армия сафында хезмәт итә. Ике кызыбыз бар. Иптәшем рус милләтеннән булса да, балаларым татарча беләләр. Ике динне дә хөрмәт итәбез. Иптәшемнең балаларга еш әйтә торган сүзе бар: “Һәрнәрсәне мин кайтып кергәч, гаҗәпләнерлек итеп эшлә! Ничек итеп? Анысы синең иректә”.
— Бүгенге заманда өч бала табарга курыкмагансыз?
— Өченче баламны мин дөнья­быз җитешкәч таптым. Аллага шөкер, бик матур яшибез.
Күреп торам, төркемегездә татар балалары күп.
— Безнең балалар бакчасындагы ун төркемдә дә татар балалары күп. Бакчада татар төркеме җыйсак, ата-аналар да, безнең җитәкчелек тә каршы килмәячәк. Шуңа күрә безгә бу юнәлештә татар оешмаларының ярдәме кирәк.
Бакчаның өлкән тәрбиячесе Лариса Редькина белән әңгәмәдә “Тәрбияче нинди булырга тиеш?” дигән сорауга җавап эзләдек. Ул: “Җиңел түгел, чөнки бүген тәрбияче хезмәтен башкару — даими иҗади эзләнүдә булу дигән сүз, ә моңа беркайда да өйрәтмиләр, ул тәҗрибә белән, эшли-эшли килә. Гөлназ Тәфкил кызы нәкъ менә шундый тәрбияче. Ул әлеге төркемне кабул итеп алганда, анда тәртип мәсьәләсе аксый иде. Ләкин ул балаларга якынаю юлын тапты, икенче әниләренә әйләнде. Безнең бакчадагы тәрбиячеләр — төрле яшьтәге кешеләр. Без яңа стандартлар буенча эшлибез. Хәзерге заман тәрбиячесе беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Балаларга дәресне утырып кына биреп булмый. Тәрбияче алар белән уйнарга да, кирәк булса — үрмәләргә дә, ничек тә кызыксындырырга тиеш. Аларның профессиональлеге шунда күренә инде. Шуңа күрә эшкә яшьләр аз килә”, — диде.
Биредәге балалар бакчасында безнең штаттан тыш хәбәрчебез Асия Әхмәдиева да тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Нәниләрнең өмет тулы күзләре, алар артыннан һәр сүзне кат-кат кабатлап өйрәнергә тырышулары, апа дип торулары милләттәшләребезне чын-чынлап тәрбияче һөнәренә гашыйк иткәндер. Иң мөһиме: алар бала күңелендә кечкенәдән үк милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияли. Ә шундый тәрбиячеләр булганда, безнең киләчәк өметле һәм тагы да яңа дәрт, көч өстәп торыр.