Балачак илендә яшәүче Гүзәл
Спортта, сәхнәдә, аерым һөнәрләр буенча шактый уңышлар казанган татар кызлары һәм егетләре күп республикабызда. Ә менә иҗат өлкәсендә танылган, кулына каләм алып шигырьләр, хикәяләр язучы яшьләр бик аз. Шундый талантлы яшьләрнең берсе — Гүзәл Максимова.
Ул — газетабызның даими авторы, бихисап шигырьләр, җырлар, хикәяләр авторы Гөлфия Исхакованың кызы. 11 майда Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Гүзәлнең “Әни көлә” (“Мама смеется”) дип аталган балалар өчен өченче китабы дөнья күрү уңаеннан иҗади кичә узды. Шагыйрәне котларга журналистлар, язучылар, әдәби берләшмә әгъзалары җыелды. Кичәне Гөлфия Исхакова алып барды.
“Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова Гүзәл белән редакциянең күптәннән хезмәттәшлек итүе хакында әйтте. Аны китабы дөнья күрү уңаеннан тәбрикләп, иҗади уңышлар теләде. Әлеге изге теләкләргә Удмуртиянең “Ак калфак” татар хатын-кызлары берлеге рәисе Алия Абдуллина да кушылды.
Воткинск шәһәренең әдәби берләшмә җитәкчесе Галина Микрюкова Гүзәлнең китабына бәяләмә биреп: “Гүзәл дөньяга балалар күзлегеннән карый белә. Мондый сәләт барлык язучыда да юк. Аның шигырьләрен балалар аңлыйлар, яраталар”, — диде.
Ижау социаль педагогия көллияте укытучысы Вәсилә Хәкимова “Без, татар телен өйрәнүче студентлар, Гүзәлнең рус һәм татар телләрендәге шигырьләрен укып, ике китабын янәшә куеп җентекләп өйрәндек. Китап тышлыгындагы яшь әни һәм аның ике сабые төшерелгән рәсемне Гүзәлнең үзенә охшаттык. Китап сыйфатлы кәгазьгә басылган, шигырьләре бик эчтәлекле, рәсемнәре дә матур. Мондый китап балалар белән эшләүче һәр укытучыга һәм тәрбиячегә табыш”, — диде.
Удмуртия Язучылар берлегенең рус секциясен җитәкләүче Наталья Сурнина да Гүзәл Максимованың иҗатына югары бәя бирде. Шулай ук ул балалар әдәбиятын үстерүгә һәм саклауга зур игътибар бирергә кирәклеген, ә Гүзәлнең моңа үзеннән зур өлеш кертүен ассызыклады.
Әлеге яңа китапны тәкъдим итү кичәсендә татар теле укытучысы Фәридә Кашапова җитәкчелегендә 10нчы мәктәп укучылары һәм Вәсилә Хәкимова җитәкчелегендә 65нче мәктәп укучылары да катнаштылар. Алар Гүзәлнең татар һәм рус телендәге шигырьләрен яттан сөйләделәр. Гүзәл Исхакова балаларга һәм кичәдә катнашучыларга үзенең табадан яңа гына төшкән китабын бүләк итте, чараны оештырырга ярдәм иткән, бирегә килгән барлык катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Чара иҗади мохиттә түгәрәк өстәл янында күмәкләп чәй эчү белән тәмамланды.
Элмира Нигъмәтҗан.