Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Балачак дустым Галиаскәр
14.09.2012

Балачак дустым Галиаскәр

Красный Бор авылының даны элек-электән еракларга таралган. Колач җитмәслек нарат, юкә агачларына оялаган кыргый бал кортларының балы җиргә тамып торган урманнары, күптөрле җәнлекләре, җиләк-җимешле аланлыклары, базары белән тирә-як татарларны, русларны, мариларны үзенә тарткан. Риваятьләргә караганда, бу урында әүвәл Агыйдел һәм Чулман елгалары бурлаклары очрашканнар. Алар арасында күпләре татар милләтеннән булган. Искиткеч саф һавалы куе урманда кыргый бал кортларының ояларын табып, бал эчеп исерешкәннәр. Шуңа күрә авылны башта Пьяный Бор дип атаганнар.

Дөнья – куласа… Чулман суы туктаусыз аккан кебек җирдәге тормыш та туктаусыз дәвам итә, үзгәреп тора. Красный Борга күптәннән барасым килә иде инде. Ни дисәм дә, бу төбәк минем дә, Бөек Тукай әйтмешли, “Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем”. Ниһаять, кызларым белән Красный Борда – Чулман елгасының биек ярында басып торабыз. Биеклектән күренгән киңлекләр, иксез-чиксез Чулман суы, елганың икенче ягындагы бүленеп калган утрауларда үсеп утырган яшеллек – искиткеч матур манзара. Күлләр, куаклыклар, болыннар күк читендәге зәңгәр офыкка барып тоташа. Артта, тау башында – яңа Красный Бор. Авыллар таркалганда да биредә яңа байларның таш пулатлары калкып чыккан, аның йөзе үзгәргән. Бүген биредә ике меңгә якын кеше яши икән. Түбәндә, су буенда – элеккеге район үзәге булып гөрләп торган Красный Бор. Ташландык хәлдәге, чүп үлән каплаган урамнарны күреп, кайда нәрсә булганын да белеп булмый. Өлкән яшьтәге бер апа безнең аптырап торганны күреп булса кирәк, яныбызга килеп сүз башлады:“Менә бу йорт элеккеге райком бинасы, икенчесе – банк”. Мин исә: “Менә монда күпер иде, монда базар урыны, китапханә, ә менә монда Перевозная урамы”, — дип тезеп китәм. Хәтеремне туплап, бу урамда Зәки абый белән мин үзем фатирда торган 22нче Лиза апа Мездрина йорты урынын эзлим. Шушы урамда, биек тау итәгендә, 6нчы йортта иң якын дустым Галиаскәр Шәрифуллин яшәде. Аның белән булган хатирәләр, дус­лык маҗаралары һич тә күңелемнән китми. Бу урыннарга карап, бер-бер артлы хәтер дәфтәрем битләре ачыла. Балачактагы дус­лар гомер буе хәтердә саклана икән ул. Галиаскәр белән безнең уйларның берлеге, йөрәкләрнең якынлыгы юлларыбызны гомергә дә аермас кебек иде. Әмма заман җилләре, язмыш канатларының талпынуы безнең хисләрдән дә көчлерәк булып чыктылар шул. Галиаскәр дустымны югалттым мин. Югалттым дип әйтү бик дөрес булмас, мин балачак дустымның укудагы, хезмәтендәге  зур казанышлары турында ишетеп, укып, аның белән горурланып яшәдем. Дустымны очрату теләге бер мәлгә дә уемнан чыкмады. Ул көнне күңелем белән көттем…

Галиаскәр яшьли әнисез калды, шул сәбәпле күп вакыт кешедә яшәргә мәҗбүр булды. Характеры белән төпле, ихтыяр көче, рухи ныклык, тырышлык, сабырлык, җаваплылык  кебек асыл сыйфатларга ия иде ул. Үз сүзеннән чигенмәс малай Казанга китеп, югары белем алды, хезмәтендә зур уңышларга иреште, халыкка бик күп игелекле эшләр эшләде.

Язмам башында әйтүемчә, балачак дус­тым белән бер очрашып сөйләшү теләге мине бервакытта да ташламады. Ниһаять, 60 елдан соң, без очраштык. Ижауга килеп, үзенең Казанда басылып чыккан “Заман сулышы” дигән китабын бүләк итте ул миңа. “Яңарыш” редакциясендә булган бу очрашу вакытында Галиаскәрнең элеккечә күңел киңлегенә, акыллылыгына, тирән белемле булуына сокландым. Ә инде китапны укыгач, дустым белән горурлык хисе тагы да артты.

Китап 36 биттән тора һәм төрле елларда төшкән фотосурәтләр белән баетылган. Тышлыкның беренче битендә авторның Әгерҗедә драматург Таҗи Гыйззәт музеен ачу тантанасында чыгыш ясаганда төшкән фотосурәт урын алган. Китаптан өзек укыгач, Галиаскәр Шәрифуллинның тормыш юлын берникадәр күз алдына китерерсез, аңа самимилек, эчкерсезлек-риясызлыкны белдерә торган сыйфатлар хас булуын белерсез дип уйлыйм, хөрмәтле газета укучылар.

Әхәт Фаррахов, Ижау шәһәре