Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Баланнарда — язмыш ачысы
23.07.2015

Баланнарда — язмыш ачысы

Кыш айларын балаларында яшәгәннән соң, авылга кайту белән, Сания әби бакчасы башында үсеп утырган балан куаклары янына ашыга. Яшьлекнең үзедәй шау­лап чәчкә аткан пар баланнар ел саен Сания әбине көтеп алалар, диярсең.

— Ул баланнарны Зөфәр абыегыз урманнан алып кайтып утырт­кан иде. Өч төпнең икесе алынып китте. Шуларны күрсәм, абыегызны күргәндәй булам, — дип сөйли Сания әби. Аны тыңлап утырганда, язмышының баланга тиң ачы булуын аңладым.
1941 елның июнен уналты яше дә тулмаган Сания әби авылдашлары белән колхоз болынында каршылаган. Яшьләрне шунда печән җыярга җибәрә торган булганнар.
“Печән өсте үзе бер Сабантуйга тиң бәйрәм иде безнең чор яшьләре өчен. Иң матур күлмәкләрне шул көнгә әзерләп куя торган идек. Эш өстендә уңганлыкта, җитезлектә ярыштык. Чатырлар корып, куна торып эшләдек шунда. Без укытучы Мөнәвәрә апаң белән ашлар пешерә идек. Шулай итеп, әйбәт кенә эшләп ятканда, ашау-эчү запасларыбыз бетә башлады. Бригадир да килми, ашау да китерүче, хәл дә белүче юк. Бермәлне килделәр… “Балалар, Германия безгә сугыш башлады. Авылга кара кайгы килде, күп ирләрне сугышка алдылар, авылыбыз бушап калды”, — диделәр.
Кайтсак, авыл мәет озаткан күк булган, караңгыланып, котсызланып калган. Безнең өйдән сугышка китүче булмады, анысы. Әти олы яшьтә, энеләрем кечкенә. Ләкин безне дә сугыш еллары китергән сынаулар аямады. Ат кебек җигелеп эшләдек. Кыш җиткәч, Красный Бордан ерак түгел урманга агач кисәргә, тәгәрәтергә җибәрделәр.
Җәйгә чыккач, бер төркем кызларны Красный Бордан югарыга пароход белән эшкә алып киттеләр. Анда безгә тирән чокыр казырга куштылар. Үзле кызыл балчык, таш кебек каткан, көчләребез җитми генә бит. Ике-өч көнләп җәфаландык шулай, өйдән алып килгән сохариларыбыз бетә башлады. Анда безгә исләнгән балыктан сыек шулпа пешереп бирәләр иде. Бөтен ашатулары шул булды. Арабыз­да өлкәнрәк Зәйнәп апа белән киңәшеп качтык. Кама буендагы пристаньга төнлә төштек тә пароходның утыргычлары астына кереп постык. Төне буе кайт­тык шулай, таң беленгәндә үзебезнең пристаньга җиткән идек. Кача-поса пароходтан төштек тә йөгердек басу буйлап. Таң белән борчак басуыннан кузак ашый-ашый кайтканыбыз гомер буе күз алдыннан китми. Кайтып җиткәндә, өйдәгеләр йок­лый иде әле. Ипләп кенә кереп, әнине уяттым. Эш урынын­нан качып кайтканга ул да сөен­мәде, баштан кичкәннәрне сөй­ләп аң­латкач кына тынычланды. Икенче көнне дә, соңрак та безне эзләп килүче булмады. Колхоз эшенә катнашып, җәй узды шулай. Көзгә кергәч кенә, мине милициягә чакырдылар:
— Төрмәгә керәсеңме, эш урыныңа кайтасыңмы, — диде бер абый кырыс кына.
— Эш урыныма кайтам. — дип сүз бирдем. Кемнең төрмәгә керәсе килсен!
Вербовщик безне Кировның олы, куе урманына алып килде. Шунда абзарга ошатып озын итеп җиткерелгән ангарларга кертеп яптылар. Эчендә ике катлы караватлар тезеп куелган иде. Урманда әле кар эремәгән. Безгә матрас тышы бирделәр дә трактор арбасы белән китереп аударган саламны тутырырга куштылар. Шул матрасларга киенгән киемнәрне салмыйча кереп ята идек. Дер-дер калтырап үткәрә идек төннәрне. Берсендә шулай эшкә барганда, нәчәлник контор баскычына басып чакырып алды да:
— Сөенечле хәбәр әйтәм! Бүгеннән сугыш басылды! Без җиңү яуладык! — диде. Әй сөенгән булабыз. Ура кычкырган булабыз, биибез, җырлыйбыз!
— Хәзер сезне өйләрегезгә кайтарабыз. Бүгеннән монда военнопленныйларны эшләтәбез, — дигәч, шатлыгыбызның чиге булмады.. Ул сүзләрдән соң соң май да үтте, җәй дә үтте, без декабрьгә кадәр эшләдек әле.
Җәй көне бурап, барак төзеделәр, безне тиз генә шул баракка күчерделәр. Анда бер бүлмәгә өч-дүрт кеше урнаштырдылар. Өй кебек уңайлы булды шул. Ашаулар рәтләнде, ипине бер килога арттырдылар, шикәр бирә башладылар. Якшәмбе көннәре ял бирделәр. Шулай итеп без сигез айдан артык Киров урманында сазлыкта поездларга ягулык әзерләдек. Кулыбызга бер документ та бирмәделәр, акча да түләмәделәр. Дүрт метр яхшы ситсы, аз-маз бүләк, күчтәнәчләр бирделәр. Ул инде немецларның күлмәкләре булган, ахры, яңа әйберләр түгел иде.
Кайтуыма әни авырый, урын өстендә ята. Кировта булганда ук тамагыннан ризык үтми дигән хәбәр белән хат алган идем. Кайткач, гел янында булырмын, бер кая да китмәм кебек иде. Сәхрәнең Вахитов исемендәге колхоз рәисе мине счетоводлар курсына укырга җибәрергә тәкъдим иткән. Әнинең бөтен теләге мине белемле итү иде. Авыру әнине калдырып, Минзәләгә укырга киттем. Апрель азагында, авыл­га кайтканда, боз киткән, су ташыган иде. Паромга утыру өчен өр-яңа бияләемне саттым. Красный Борда туганнар бар иде. Шуларга ник кергәнмендер, кермәсәм дә булгандыр. Төш вакыты, өстәл көйләделәр, миңа чәй салдылар. Чынаягыма чәй бүлгәндә, Мөнәвәрә апа: “Әниең дә үлеп китте шул”, — димәсенме?! Чәемне капландырып, чыктым да йөгердем. Юл буе елый-елый кайттым. Өйгә үкереп кайтып керсәм, чыннан да әни юк. Әтием авыр сулап карап куйды да: “Җибәргән иде әле. Син тагын кузгаттың”, — дип елап җибәрде”.
Сания әби туган ягында колхоз бухгалтериясендә счетовод булып эшләп калган. 1954 елны Зөфәр абый белән кавышып гаилә корып җибәргәннәр. Өч бала үстергәннәр. Шаршады авылында төпләнгәннәр. Зөфәр абый тракторда эшләгән. 1979 елны урман утыртыр өчен тау башын сукалаганда, тракторы капланып, унике сәгать яткан Зөфәр абый. Кичке сәгать унда гына тапканнар үзен, пилорамага алып кайтканда исән булган әле, ләкин гомерен саклап кала алмаганнар.
Июльдә Сания әбигә туксан яшь тула. Күпме сынаулар, авырлыклар кичергән гомер. Кечкенә генә буйлы булса да, корыч холыклы, олы йөрәкле булып калганлыгы хөрмәткә лаек. Юбилярга исәнлек, холкына тиң саулык, балалар, онык­лар бәхете телим. Алга таба да җылы җәйләргә чыккан саен, туган, гомер иткән авылына кайтып, баланнары белән кабат-кабат күрешеп, серләшергә насыйп булсын.

Альбина Гайнуллина,
Казан шәһәре.