Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - «Балам баласы балдан татлы»
8.09.2016

«Балам баласы балдан татлы»

Мине дә әбием нәкъ шушы мәкальдәгечә яратып, иркәләп кенә үстерде. Әтинең әнисе — минем бердәнбер әбием. Чөнки икенче әбием каты авырудан бик яшьли дөнья куйган. Ә бабамнар… Берсен — сугыш йоткан, икенчесе, сугыш кырыннан исән кайтса да, яшьли йөрәк өянәгеннән вафат булган. Шуңадыр мин бердәнбер Миңлеминнур әбиемне бик-бик яратып үстем. Бик бәхетле булганмындыр, артык кечкенә вакытларымны хәтерләмим дә. “Канаты астына гына сыендырып тора иде әбиең”, — дип, хәзер дә туганнар гел искә төшереп торалар.
Мәктәптә укымый идем әле:

Чәкчәк пешерсәләр дә,
Килен төшерсәләр дә,
Әбиемә киләләр.
Бер киңәш бир, дияләр,

— дип, шигырь сөйләп йөрдем. Чәкчәк пешерү, гомумән, аш-су остасы булган әбигә ияреп күп йөрдем мин туйларда. И, матур итеп, тырышып, барын да алдан хәстәрләп, затлы итеп әзерләнә торган иде авыл халкы туйларга! Һәм бар йоласына туры китереп үткәрәләр иде. Мичкә ягып, берничә көн төш пешерәләр. Берәр атна алдан, тау чаклы итеп өеп, чәкчәк катырып куялар. Күчтәнәчкә дигәнен, кактан төрле бизәкләр ясап ябыштырып төрәләр. Ә туй табынында бүләк күрсәтү — үзе бер тәрбия чарасы булып хәтердә саклана. Чөнки һәр бүләкне җырлап-биеп кенә түгел, кемнеке икәнен, кайсы яктан, нинди туганнар булуын җентекләп аңлатып бирәләр. Дәү-дәү чәкчәкләрдән һәм башка тәмле күчтәнәчләрдән бер олы өстәл менә-менә ишелер төсле була иде.
Баланы эт тә ярата, бия дә, хикмәт — тәр­биядә, дип, халык борын-борыннан ук тәр­биягә зур игътибар биргән. Ата-ана тәрбиясе алыштыргысыз, бу — бәхәссез. Ә әби-бабай тәрбиясен сеңдереп үсү — бу искиткеч. Аллага шөкер, минем кызым миннән баерак, әби-бабай тәрбиясе күреп үсә.
Дәһшәтле сугыш башланган елны туганнар алар икесе дә. Бүген әти дә, әни дә 75 яшьлек гомер бәйрәмнәренә исән-сау килеп җитеп, туган нигезебездә гөрләтеп яшиләр, Аллага шөкер. Күңелдә бер генә теләк яши: дөньялар имин булсын да, балалар, әти-әни исән-сау гына булсыннар!
Мәктәптә укыган елларда шәһәр балаларын авылга әби-бабай тәрбиясенә озата бит ата-ана. Мин озатмыйм, укытучы булгач, җәйнең күп өлешен бергәләп авылда торырга туры килә. Гомумән, ел дәвамында да гел авыл юлында без. Мин үзем — туган авылыннан аерылып китә алмаган бала, ә кызым — ашкынып авылга әбисе, бабасы янына кайтучы кадерле онык. Кадерле дидем, бу һич кенә дә арттыру түгел. Әти-әнинең ике оныгы үстеләр инде, ә үскәч, мәшәкатьләр күбәя, гел авылда яшәп булмый. Аннан соң безнең нәселдә кызлар сирәк. Күп булсалар да яратырлар иде, чөнки әти-әни бик бала җанлы кешеләр. Бала җанлы дигәннән, олыгайгач, кешенең күңеле бик тиз яраланучан, йомшак була икән. Юк-барга да күңелләре тулып китсә, Алсудан да әйбәт юатучы юк. Юмалап, матур сүзләр әйтеп, күңелләрен үсендереп, тынычландырып тора ул аларны. Ә инде миннән балага шелтә төшсә, әби-бабай дөрес юлны күрсәтә. Шулай бер-беребезне тәрбияләп яшибез.
Безнең Зәки бабай алтын куллы кеше. Нәрсәгә тотынса да, җиренә җиткереп эшләп чыга. Аның җиткергән корылмалары бик төзек, төгәл, чиста килеп чыга. Машинага хәтле җыйган шофер бит ул. Гомере буе барлык туганнарны, безне юлда йөртә, кем генә ярдәм сорап килсә дә, һич иренми, рульгә утыра да чыгып китә. Бер дә тик тора белми шул. Һәр башланган эшне төгәлли белү, пычрак эшне дә чиста итеп башкарып булу, гомумән, эш ярату турында сөйләшкәндә, мисалларны эзләп ерак бармыйбыз, бабай — үрнәк. Безнең әти күп сөйләшми, кирәген, урынын белеп кенә әйтә. Ә менә Алсу белән алар сөйләшеп туя алмыйлар, бик дуслар. Бабайның оныгына булган барлык яратуы һәр сүзеннән, карашыннан бөркелеп тора. Моңа ничек сөенмисең инде, ул бит минем баламның йөрәгенә яктылык, җылылык, кайгыртучанлык орлыгы сала. Тәрбиядә иң асыл сыйфатлар шушы түгелме?!
Ә Рәмзия әби безнең олы җанлы кеше. Мин моны ни өчен шулай әйтәмме? Чөнки безнең әни битараф була белми, гомере буе авылдашлары гаме белән, кешеләрне кайгыртып яшәде һәм яши. Бүгенге заманда күп гаиләләрдә ата улны, ана кызны белми. Аралашу, ярдәмләшү, бер-береңнең хәлен белү кебек сыйфатлар кими. Бу яктан әби безгә үрнәк. Алсуны ияртеп, әни дусларына, хезмәттәшенә, туганнарга хәл белергә йөри. Кечкенәдән үк шулай, гел ияртеп чыгып китә иде оныгын. Үзем дә әби белән кунактан-кунакка йөреп үскәнгәме, бик риза мин бу гамәлгә. Телефонда уйнап зиһенен томалап утырганчы, әби белән җитәкләшеп йөрсен. Хәл белешү, табын корып гөрләшеп чәй эчү, кул эшләре эшләп кич утыру — барысы да элеккеге матур гадәтләр. Күпмедер күләмдә авылда саклана әле алар. Белеп, күреп үссен бала, кешеләрне танып белү — тормышны яратырга өйрәтә. Әби тәрбиясе гел күренеп тора ул. Өйдә дә Алсу: “Әби дә шулай әйтә”, — дип, нәрсәнедер җөпләп яки төзәтеп куя. Аннан соң безнең әни юк-бар уйлап, уйдырмаларга ышанып яшәми. Ул бик сабыр, тыйнак, тугры һәм туры сүзле кеше. Бу күркәм сыйфатларын гамәлләре аша да, акыллы итеп сүз белән аңлатып та оныгына күчерә. Менә шул рәвешле, күренмәс җепләр белән тоташып, әби-бабайның шәхси үрнәге бала күңеленә сеңеп бара.
Һөнәрле булып ул үссен, холыклы булып кыз үссен, дигән мәкаль безнең бабай белән әби гаиләсенә бик туры килә. Алда әйткәнемчә, әти — бик тырыш, һөнәрле ул. Әни күркәм холыклы кыз булып үскән, чөнки аны да әбисе кадерләп кенә үстергән. Бәхет эзләп туган авылларыннан ерак та китмәгән алар. 75 нче көзләрен туган авыллары Кадыбашта каршылаулары — һәммәбез өчен зур сөенеч. Шуңа күрә үзләрен ашатып, эчертеп үстергән җиргә берегеп, авыл хезмәтеннән тәм, авыл тормышыннан ямь табып яшиләр. Балаларында, оныкларында шул җирнең байлыгына, туган авылның матурлыгына мәхәббәт тәрбиялиләр. Шулай була күрсен, Ходай безнең якыннарыбызга озын гомер бирсен!

Фәридә Хафизова, Әгерҗе шәһәре.